Тәрәзәмнән мәчет күренеп тора,
Манарасы аның яшел фәсле.
Түбәсенә кунган алтын ае
Чакырып тора үзенә картны – яшьне.
Һәркөн иртән шул мәчеткә карыйм,
Аумаганмы, димен, манарасы.
Тыныч кына ятып буламыни –
Гел болганып торгач заманасы.
Тәгәрәде күпме манаралар
Чалма чалган башлар белән җиргә.
Урак белән чүкеч ясап куйдык,
Айны кушып тәре белән бергә.
Берләштердек шулай, укмаштырдык.
Динне, телне, гореф – гадәтләрне.
Озыннарны Урак урып торды,
Чүкеп торды Чүкеч шәбрәкләрне.
Сезне кискән саен, манаралар,
Үзебез дә гел кыскара бардык.
Манаралар белән киселә - киселә
Бөеклеген җуйды безнең халык.
Манаралар, айлы манаралар,
Заман йөзен күрсәтүче көзге.
Сезне кисеп – сезне аудармыйлар,
Сезне кисеп – аударалар безне.
Показать список оценивших

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.