Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Татарстан мөфтиенә ясалган һөҗүмнән һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповның үтерелүеннән соң, иң таралган юрамаларның коммерция эшчәнлеге белән бәйле булды. Мөфтинең хаҗ кылырга теләүчеләр өчен каралган квоталарны үзләштергәне өчен кирәген алды, ә Вәлиулла хәзрәт хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоткан, имеш, дип сөйли башладылар. Мондый төр фикерләргә сез ничек карыйсыз? М.Ш.: Чыннан да соңгы вакытта республиканың Диния нәзарәте һәм “Идел-хаҗ” компаниясе арасында хаҗга квоталар һәм хаҗны оештыру нисбәтеннән бәхәсләр барды. Бу конфликт хакындагы материаллар массакүләм мәгълүмат чараларында да чыкты һәм хаҗ кылырга теләүчеләр арасында да сөйләшү аз булмады. Ә хәләл продукция җитештерүгә рөхсәт алу һәм продукцияне урнаштыруга килгәндә, әлеге мәсьәлә бөтен ил буенча законнар белән җайга салынмаган. Бу проблемаларның бөтен кешегә мәгълүм булуын исәпкә алып, бу җирлектә үтерергә омтылуны күз алдына китерергә дә кыен. Һичшиксез, хокук саклау органнары тарафыннан алып барылган тикшерүләр бу сорауларга җавап бирер. Шул ук вакытта безне идеологик характердагы һәртөрле мотивлар борчый. Вәлиулла хәзрәт Якупов республиканың иң белемле мөселман әһеле иде, аны Татарстаннан читтә дә хөрмәт итәләр иде. Ул китап чыгару белән шөгыльләнде, күп вакытын мәгърифәтчелек эшенә багышлады. Иң мөһиме – бу кеше ахырга кадәр традицион исламны саклау өчен көрәште һәм республикада безнең мөселманнар өчен ят булган радикаль ислам идеяләрен тарату омтылышларына һәрьяклап каршы торды. Мондый омтылышлар берничә ислам илендә белем алып кайткан дин әһелләре тарафыннан читтән тә булды. Мөфти Илдус Фәизов, бу вазыйфага керешкәннең беренче көненнән алып, традицион ислам кыйммәтләрен саклау буенча төгәл сәясәт алып бара башлады. Мәчетләрдә аттестация үткәрелә башлады, аны үтмәгән имамнар эшен алыштырды.
Бу дин тотучыларны безнең өчен традицион булган ислам кыйммәтләреннән аерылып торган идеяләргә җәлеп итәргә омтылучыларның ачуын чыгармый калмаган, билгеле.
Татарстан, Идел буе мөселманнары - хәнәфи мәзһәбендәгеләр. Бездә тамыр җәйгән исламдагы традицияләр иң беренче чиратта республика территориясендә яшәүче башка традицион конфессия һәм башка милләт вәкилләренә карата түземлелек белән характерлана. Һәм республика җитәкчелеге бу кыйммәтләрне югары бәяли.
Әлбәттә, проблема безгә белемле, традицион ислам тарафдарлары булган имамнарның җитешмәве белән дә бәйле. Бу проблема илнең мөселманнар яшәгән башка төбәкләре өчен дә хас. Үзгәртеп коруга кадәр республикада бары тик 23 мәчет эшләп торса, хәзер аларның саны 1400дән артып китә һәм кадрлар җитешмәү сәбәпле, еш кына мәхәллә кешеләренә башлык итеп җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнмәгән кешеләр куела. Кагыйдә буларак, барысы да аздан башлана. Билгеле: дин тотуга кагылышлы теге яки бу бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә берүә дә мәчет манарасыннан ахыр чиккә барып җитәргә чакырмый. Мәсәлән, кайбер имамнар үз-үзеңне ничек тоту, намаз вакытында кулларны кайда кую, Аллаһка ничек мөрәҗәгать итү кагыйдәләрен көчләп тага. Алар мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү мәҗлесләрен кире кага, моның һәм башка гамәлләре белән бездә гасырлар буена дини йолаларны кылу буенча салынган гореф-гадәтләрдән читкә китә. Шунысы игътибарга лаек: боларның барысы да мөселманнарның күпчелеге тарафыннан кире кагыла һәм алар безнең традицияләребезне саклый. Бу планда яшьләр белән катлаулырак, чөнки аларның күпчелеге гыйбадәт кылу нигезләрен яңа үзләштереп кенә килә. Моннан кайбер вакытта бәхәсләр һәм хәтер калдырырлык конфликтлар да килеп чыга. Үз вакытында безгә Яр Чаллыдагы “Йолдыз” мәдрәсәсенең лицензиясен алырга туры килде. Чөнки анда башка илләрдән килгән дини остазлар барлыкка килде, алар дини эшчәнлек белән беррәттән, безнең яшьләрне вербовкалау белән дә шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә кайбер егетләр Чечнядагы һәркемгә мәгълүм кыр командиры Хаттаб лагеренда булып чыкты. Безнең катышудан соң мәдрәсәдән чит илләрдән килгән укытучылар чыгарылды һәм тәртип урнаштырылды. Хакимиятләрнең бу карары дин тотучылар тарафыннан тулысынча хупланды. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, экстремистик фикерле затлар (читтән ярдәмсез түгел) тарафыннан, диверсияләр юлы белән, бәйрәмне өзү омтылышы булды. Әмма болар барысына да безнең хокук саклау органнары тарафыннан үз вакытында чик куелды. Республикада тамыр җәйгән милләтара һәм динара тынычлык билгеле бер көчләргә тынычлык бирми, алар ничек тә булса вәзгыятьне какшатырга, төрле диннәр арасында күрә алмаучанлык һәм дошманлык таратырга тырыша. Безнең традицион исламны сакларга һәм көчәйтергә тырышуыбыз бу көчләргә тынычлык бирми. Моңа каршы тору җиңел түгел, бигрәк тә тышкы дөньяның ачыклыгы шартларында.
Булган хәлләрдән соң республиканың күп кенә мәчетләре чыгышы белән Төньяк Кавказдан булган элек шикле тормыш алып барганнар өчен сыеныр урынга әйләнүе турында күп сөйли башладылар. Бу ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?
М.Ш.: Мин Татарстанда Чечня һәм Дагыстан вәкилләреннән исламның радикаль агым лидерлары сыеныр урын тапты дип әйтмәс идем. Ләкин традицион исламга тәэсир итү омтылышы бар һәм бу омтылышлар соңгы елларда Кавказда гына түгел, ә Идел-Урал төбәгендә дә тагын да сизелә башлады. Илдә соңгы ун елда ислам динен тотучылар саны бермә-бер артты, һәм без үз эшебезне моның нигезендә оештырырга тиеш.
Ике ел элек бездә яңа бәйрәм – Идел буе Болгарстанында дәүләт дине буларак ирекле рәвештә ислам динен кабул итү көне барлыкка килде. Болгарда төзелгән гыйбадәтханәдә дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылды. Агымдагы елда Болгарда мәдрәсә комплексы белән Ак мәчетне ачу әһәмиятле вакыйга булды, анда шәкертләрне укыту һәм имамнарның белемнәрен арттыру оештырылачак. Болгар территориясендә тарихи һәйкәлләр яңартыла, алар Россиядән генә түгел, ә дөньяның башка илләреннән дә елдан-ел тагын да күбрәк туристларны җәлеп итә. Быел 10 июньдә Болгар җыенында якынча 50 мең дин тотучы катнашты. Президент Владимир Путин республикада булган вакыйгаларга төгәл һәм дөрес бәя бирде. Без вәзгыятьнең тотрыксызлануына юл куя алмыйбыз, без уяу булырга һәм кисәтү юнәлешендә эшләргә тиеш.
Димәк, Татарстанда булган хәлләрдән соң фикер сөреше бүтән булганнарны кысу һәм дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә “гайкаларны бору” башланачак дияргә буламы?
М. Ш.: Юк, моның хакта сүз бармый. Әмма уяулылык көчәячәк, дөрес, дин тотучыларның хокукларына кагылу булмаячак. Безнең халыкка традицион ислам ошый һәм алар дин тотуга конституция хокукларын тормышка ашырып, аның кадерен аңлый.
Әмма республика җитәкчелеге безнең өчен традицион булган ислам кыйммәтләре белән кисешмәгән башка идеологияне алга сөрүнең теләсә-нинди адымнарына катгый төстә чик куячак.
Без вәзгыятьне әз генә кулдан ычкындырып, хәнәфи мәзхәбеннән өлешчә генә читкә тайпылуга юк куйсак та, нәтиҗәләре чыннан да, Татарстан өчен генә түгел, Идел буе өчен дә көтелмәгән булырга мөмкин. Без мәсьәләнең бәһасен аңлыйбыз, шуңа күрә радикализмга каршы тору буенча барлык чаралар да кабул ителәчәк, һәм республика бу мәсьәләдә бик катгый позициядә. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та ныклы итеп белдерде. Бу позиция безнең мөселманнар һәм барлык халык тарафыннан да хуплана. Татарстан безнең төп хәзинәбезне – үсеш алучы демократик җәмгыять шартларында татулык һәм тынычлыкны какшатуга юк куймаячак. Гомуми тырышлык нәтиҗәсендә традицион исламны саклауга ирешәчәкбез һәм кемнән генә, нинди генә куркыныч янаса да, без моннан баш тартмаячакбыз. Әмма моны без цивилизацияле төстә алып барачакбыз. Безгә әле туган җиребездә яшисе һәм эшлисе бар.