● Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-Җавап) "Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый алмыйм. Миңа нишләргә?" - дип сорый Казаннан бер кыз.
Бу кызга ирләр азрак булган эш урыны сайларга киңәш итәләр. Иң беренче, шайтанга юлны бетерер өчен, үз алдына кияүгә чыгу максатын куярга кирәк. Чөнки, ир-атлар коллективында эшли икән, барыбер коткы дигән әйбер бар бит, күңелгә керүе бар. Гөнаһка төшмәс өчен гаилә кору турында ныклап уйланырга тиеш.
Ир хатыны булгач, хезмәттәшләренең дә аңа карата фикере башкача була. Мөселман егетенә кияүгә чыга икән, бәлки, бөтенләй эшкә дә чыгармас. Күңеле тыныч түгел, яисә, шәригатькә каршы килми микән дигән шиге бар икән, чыннан да ул нәрсәдән качарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: савапны беләсең килсә - ул гамәлне эшләгәч, кешеләр сөйләсә, кешеләр күрсә дә, күңелеңдә авырлык булмас, ә гөнаһны беләсең килсә - эшләгәндә дә авыр, кешеләр күрер, кешеләр сөйләр дип, күңелеңдә шик булыр, ди. Шуңа күрә бу очракта, иң хәерлесе эшен алыштыру.
Сүз дә юк, җайлы гына эш әзерләп куймаганнар. Әмма, Казанда яшәүчегә эш табарга мөмкинлекләр күбрәк. Без барыбыз да беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләргә, гамәл кылырга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә кыен булса да, Аллаһ Тәгалә үзе юлын ача, җиңеләйтә, чишелә. Бу кыз бала эшен алыштыру җаен карасын.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Автобуста мөселман кызы
Манаралар, айлы манаралар.