105! Мең яшә газиз "Татарстан яшьләре”!

"Татарстан яшьләре” газетасында Илдар хәзрәт Баязитов сәхифәсе басыла.  Мәңге яшә газиз "Татарстан яшьләре” газетасы!

БӘЙЛЕ
2025 Авг 20

Татарстан яшьләре” газетасында Илдар хәзрәт Баязитов сәхифәсе. Төп яңалыклар


 

Популяр һәм халыкчан “Татарстан яшьләре” газетасы быел “Ярдәм” мәчете һәм фонды турында күп мәкаләләр бирде. Шул исәптән биредә имам-хатыйбыбыз һәм мөхтәсибебез Илдар хәзрәтн Баязитовның кешелеклелек, әдәп турындагы язмалары аерым сәхифә итеп бирелеп барыла.   

Илдар хәзрәт Баязитов (Баязитов Илдар Рәфкать улы) — мөселман мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, хәйрияче, публицист, Россиядә ислам оешмаларының социаль хезмәтен оештыручы. Вазыйфасы буенча: Казанның «Ярдәм» мәчете имамы; Казанның Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе; «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия вакыфы (фонды) Шурасы Рәисе; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе. 

Бик күп укучылары булган "Татарстан яшьләре" газетасы чыга башлауга быел 105 ел тула. Шул уңайдан, Минзәлә районындагы Әтрәкле авыл китапханәсе газета белән якыннан таныштырды, күргәзмә оештырды. Алар кызыклы фактлар да китергән. Әйтик, "Татарстан яшьләре"н төрле елларда 40 тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсылары иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсылары репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт итүен бүтән эшләрдә дәвам иткән. Газета коллективы гел халыкка хезмәт иткән!  Бүгенге коллектив та шул эше лаеклы дәвам итә. 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе