
- Әлбир Крганов 1994 елдан башлап Чувашия Республикасы мөфтие вазифасын үтәде. Хәтта 2016 елда Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы итеп билгеләнгәннән соң да, ул Чуашстан мөфтие вазифаларын башкаруын дәвам итте.
Корылтайдагы чыгышында Әлбир Крганов Россия мөселманнары Дини җыены тарафыннан координацияләнә торган федераль социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле рухи һәм административ эшнең җаваплылыгы һәм күләме шактый артуын билгеләп үткән. Шул сәбәпле ул үзен Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие вазифасыннан азат итүләрен сорап чыга.
Чувашиянең яңа мөфтие итеп Ильяс хәзрәт Сафиянов билгеләнде. Моңа кадәр ул Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган. Әлбир хәзрәт Крганов аны исламның традицион юнәлешен дәвам итүче буларак тәкъдим итте һәм бу вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, профессиональ җитәкче буларак танытуын билгеләде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/albir-xazrat-krganov-cuasstan-moftie-vazifasynnan-kitkan-5898201
«Диния нәзарәте үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Бу эшләрне бер кеше гомерендә генә эшләп бетерерлек түгел. Шуңа да аны матур итеп башлап калдырырга тырышабыз.
– Мәскәүдә мөфтият оешуны гайре табигый әйбер дип карарга кирәкми. Инкыйлабка кадәр Русия җирлегендә өч мөфтият эшләп килде. Шуларның иң зурысы Уфада урнашкан Диния нәзарәте иде. Татар-башкортлар яшәгән җирләр, шул исәптән Мәскәү, Петербург кебек олы шәһәрләрдәге мөселман мәхәлләләре дә Уфада урнашкан нәзарәт карамагында булды. Шул ук хәл Советлар заманында да кабатланды. Чынлап әйткәндә, Уфада урнашкан нәзарәт, беренче көннәреннән үк татар-башкорт мөселманнарының, мәхәлләләренең дәүләт белән ике арадагы арадашчысы булды. Дөрес, аны Әби патша мөселманнарны кулда тотар өчен төзегән дип сөйлиләр. Әмма бу берьяклы караш. Чөнки татар дәүләтләре җимерелгәч, татар ике гасыр буена канлы сугыш алып бара. Дистәләгән баш күтәрүләр була. Соңгысы — Батырша восстаниесе. Әби патша шушы хәлдән чыгу юлын, мөселманнар белән дәүләт арасында ниндидер бер институт булырга тиешлеген аңлады. Шуннан соң нәзарәт барлыкка килде. Ягъни ислам дине рус империясе тарафыннан рәсми танылды. Менә шушы чордан соң татар-башкортның дәүләт белән хезмәттәшлек алып барачак мөселманнарны берләштергән органы булды. Әкрен генә милли тормыш мәхәлләләр булып үсеп китте. Татарлар азчылык тәшкил иткән шәһәрләрдә дә татар мәхәлләләре барлыкка килде. Диния нәзарәте әлеге процессны үз кулында тотты. Мәскәүдәге тарихи мәчетләр патша заманында да, совет чорында да Уфа нәзарәтенә бәйле иде. Аларны хәзер хуҗа булып утырган бер генә мөфти дә, имам да дә төзетмәде, ул халкыбызның дәрте, какшамас иманы, дәүләтенең ышанычына ирешеп, тир түгеп, тиенләп сәдакалар җыеп төзелгән Аллаһы йортлары. Әмма гасырлар буе формалашкан, татар-мөселманның бердәнбер институты булган системадан өзеп, яңа идарәләр төзелде. Инде үзләренә «приватизацияләгән» ул мәчетләрне хәзер тарихи һәйкәлләр исемлегеннән чыгарып, үзгәртеп корып яталар. Хәтта ул тарихи мәчетләрне сүтәргә дә ниятләре юк түгел дип ишетәбез. Бу татар тарихы. Мәскәүдәге мәчетләр гомер буе татар мәхәлләсе, татар мәктәпләре, татар тормышы белән бер булды. Ул вакытта Мәскәүдә татардан башка мөселман халкы юк иде. Менә хәзер башкалар да бар. Әмма алар үз мәзһәбләре, үз гадәтләре белән ул мәчетләрдәге халкыбызның рухын үзгәртергә ниятли. Димәк, тарихи татар мәчетләре хәзер татарныкы түгел, ә интернациональ мөселманнарныкы. Ә татарның ике гасырдан артык формалашкан рус-татар, насара-мөселман мөнәсәбәтләрен җайлау механизмын ничек саклап калырга? Миңа калса, Мәскәүдә һәм үзәк төбәктә яңа төзелгән мөфтият шушы юнәлештә эшләр, татар-мөселман традицияләрен ныгытыр, шәһәр шартларында татар мәхәлләсен торгызыр дигән өмет бар һәм шундый максат ҮДН тарафыннан куелды да. Шуңа да милләтләре татар булмаган дин кардәшләребезгә дә ике гасырдан артык матур эшләгән тәҗрибәне күрсәтеп хезмәттәшлек итәбез. Килгәннәр икән көньяктан, гасырлар буе татар-башкорт бу шәһәрдә ничек үзен һәм иманын сатмыйча, башкаларны кимсетмичә сакланып, үсеп килгәнен өйрәнсеннәр. Яңа мөфтиятнең бурычларын шунда күрәм. Ягъни татар тәҗрибәсе нигезендә Мәскәүдә яңа ислам яңарышын башлауда. |