Әлбир Крганов: “Яңа закон проекты мәчет төзүгә каршылыкларны бетерер”

Дәүләт Думасында кешеләрнең дини хисләрен яклау буенча әзерләнгән закон проекты Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзүгә юл ачармы? Бу турыда Русия Үзәк диния нәзарәтенең беренче урынбасары, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие, Русия Иҗтимагый Палатасы әгъзасе Әлбир хәзрәт Крганов Татар-ислам сайтына интервью бирде.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 01
Дәүләт Думасында кешеләрнең дини хисләрен яклау буенча әзерләнгән закон проекты Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзүгә юл ачармы? Бу турыда Русия Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие, Русия Иҗтимагый Палатасы әгъзасе Әлбир хәзрәт Крганов Татар-ислам сайтына интервью бирде.

Әлбир хәзрәт, яңа закон проекты Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзүгә юл ачармы? Чөнки Мәскәү һәм башка кайберт шәһәрләрдә мәчет салуга каршы чыгалар.

Кешеләрнең дини хисләрен яклау буенча әзерләнгән закон проекты Русия шәһәрләрендә мәчетләр һәм чиркәүләр салуга каршы оештырылган провокацияләрне туктатыр дип өметләнәм. Дини кешеләрдән көлү һәм изге урыннарны мыскыл иткән өчен җәзаны кырысландырган закон проекты, шулай ук гыйбадәт йортларын сафка бастырганда килеп туган проблемаларны чишүгә дә юнәлдерелгән.

Мисал өчен соңгы вакытта Мәскәүдә мәчет төзүгә каршы чыктылар.

Әйе, мондый проблема булды – бер төркем халык мәчеткә каршы чыкты. Кешеләрнең бер-берсен аңлап бетермәве, уртак фикергә килә алмавы бик кызганыч. Менә бу закон проекты милли һәм дини каршылык чыгарып, тәртипсезлек ясаучыларны туктату өчен файдалы булачак. Кайбер мөселман регионнарында чиркәү салуга каршы чыксалар, мисал өчен, Мәскәүдә мәчеткә каршы чыктылар.

Әлбир хәзрәт, закон проектын Дәүләт Думасы кабул итсә, аның тормышта файдасы булыр микән?

Миңа калса, закон илдәге тынычлыкны һәм төрле конфессияләрнең конституцион хокукларын тормышка ашыруга, шул исәптән мәчетләр төзүгә ярдәм итәргә тиеш. Чөнки мәчетләр җитешмәү проблемасы бар. Әмма моны хакимияткә генә гаепләргә кирәкми. Беренче чиратта халыкның теләге нык булырга, башка дин кешеләре белән уртак тел таба белергә кирәк. Мондый әйберләрдә сәяси пиар ясарга кирәкми. Бу кыйммәткә төшә ала. Закон 1000 еллык халыклар дуслыгын бозган кешеләрне җавапка тартырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Әлеге закон проекты гыйбадәт йортларын салырга этәргеч бирү өметен әйтәм. Төрле җирләрдә кайбер төркемнәр дини кешеләрнең хисләрен үз максатларында куллана. Шуңа дини кешеләрне закон белән якларга кирәк.

Әлбир хәзрәт, Мәскәү мөфтиятенә мәчет салу өчен җир бирү мәсьәләсе нинди стадиядә?

Без бу турыда Мәскәү башлыгы белән уртак фикергә килдек, аңлаштык. Җир алу өчен документларны җибәрдек. Аллаһның ярдәменә һәм хакимиятнең мөселманнарны аңлавына өмет итәбез.

Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов белән Тимур Сафарметов сөйләште

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе