Әҗәл килеп җиткәч кенә...

Изге Җомга бәйрәмебез мөбәрәк булсын,хәерле көннәр алып килсен, ин шәә АЛЛААҺ!
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әҗәл килеп җиткәч кенә, я Раббым, тәүбә иттем, үкендем диючеләрнең догалары кабул булмас”

БӘЙЛЕ
2026 Фев 06

 

“Кешенең күлмәге тузган кебек, аның иманы да зәгыйфьләнә, - ди Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек Сәхибә абыстай Ногманова. - Аны яңарту, тәүбә итү - нәкъ тә Рамазан аенда. Бер ел үтеп, кешеләр ниндидер гөнаһлары белән Рамазан аена җитсәләр, аларга Аллаһы Тәгалә гөнаһларыннан арыну, тәүбә итү мөмкинлеге бирә. Гөнаһка баткан кеше үзенең гөнаһларын күрми, гафу итәргә дә ашыкмый. Инде Рамазан аеның санаулы көннәре генә калып бара. Соңга калмыйк тәүбә итәргә”. Әйе, пәйгамбәребез дә: “Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килегез, гөнаһларыгызны кичерүен Аллаһтан сорагыз. Чөнки мин бер көнгә 100 мәртәбә тәүбә итеп, гөнаһларның кичерелүен сорыйм”, - дигән. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әйт минем колларыма, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләреннән өметләрен өзмәсеннәр, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларны да кичерүче һәм гафу итүче.”

Инде шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, Сәхибә абыстай уразасын калдырмаска тырыша. Аның 4 баласы да, оныклары һәм оныкчыклары да намаз әһелләре, ураза тоталар. Ихласлы гамәлләр кыларга тырышуыбыз Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәләребезне күтәрсә дә, гөнаһларыбыздан тәүбә итмәсәк, бауга бәйләп куйган, бер урында йөрүче ишәккә охшап калыр идек, ди Сәхибә абыстай.

Адәм баласы гөнаһка дучар була торган Аллаһның мәхлугы шул. Шуның өчен дә Аллаһ аның тәүбәсен кабул итә. Кеше үкенеч белән, башка эшләмим дип, Аллаһның тәүбә ишеген какса, тәүбә ишекләре ачылыр, ин шәә Аллааһ. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әҗәл килеп җиткәч кенә, я Раббым, тәүбә иттем, үкендем диючеләрнең догалары кабул булмас”. Ә пәйгамбәребез хәдисендә: “Бугазына әҗәл җиткәнче адәм баласының тәүбәсе кабул ителә”, диелгән.

Рамазан ае - пакьләнү, гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну, тәүбә итү ае. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә "Гыймран" сүрәсенең 133 нче аятендә: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз”, - диде. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгырга тиешбез. Үзебезнең күңелебезне, кальбебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.
 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе