Коръәннең бер хәрефен дә белмәгән кеше җимерелгән өйгә охшый

Тулаем Коръәнне ятлап, аны йөрәгендә саклаган кеше “хафиз” дип атала.

БӘЙЛЕ
2014 Май 07

Тулаем Коръәнне ятлап, аны йөрәгендә саклаган кеше “хафиз” дип атала. Кемдер әйтергә мөмкин, бу һич тә мөмкин эш түгел яисә бик тә авыр гамәл дип. Юк, бу алай түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Дөреслектә, Без сезгә Коръәнне иңдердек һәм Без аны Үзебез саклаячакбыз”,-ди. (“Әл-Хиҗрә”сүрәсе, 9 нчы аять.) Икенче аятьтә болай диелә: “Аллаһ Тәгалә кешегә кулыннан килмәгәнне йөкләми”. (“Сыер” сүрәсе, 286 нчы аять.)

Мәхфузулла Таҗикстаннан. 22 яшьтә. Казанда Коръән укучылар һәм Изге китапны яттан белүчеләрнең (Коръәнхафизлар) республика бәйгесенең 2010, 2012, 2013 елларда җиңүчесе. Шулай ук “Зәйтүнә” II республикакүләм дини мөнәҗәтләр фестивалендә группа белән катнашып, җиңүчеләр арасына керә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръән фәнен укыта. Коръәнхафизлар нинди булырга тиешлеге турында без ишетеп, укып беләбез. Аны ятлап бетереп, үз йөрәгендә ничә еллар буена саклаучы егет белән әңгәмә кордым.

-Кайчан һәм ничек Коръәнне ятлый башладыгыз?

- Балачактан ук ятлый башладым. Инде 2 класста 3 җүз белә идем. Әмма дә ләкин Коръән ятлау белән шөгыльләнермен дип уйламаган идем. Ул вакытта мин остазга йөреп, әхлак, гакыйда фәннәрен өйрәнә идем. Бервакыт минем укытучым авырып китте. Мин шул вакытта Коръән белән җитди шөгыльләнә башладым.

- Кемнеңдер тәкъдиме яисә үзеңнең теләк белән тотындың бу зур эшкә?

- Кемнедер мәҗбүриләп Коръән ятлаталар икән, ул хафиз булып җитешмәячәк. Мин үзем шундый мисаллар беләм, физик көч кулланганда балалар Коръәнхафиз булып чыкмадылар. Яхшы нәтиҗә, үзең яхшылап тырышканда, көч куйганда гына булачак. Бәләкәй балаларга уку вакытында үзеңнең йомшаклыгыңны күрсәтмәскә кирәк, алар бу вакытта тырышлыкларын югалтырга мөмкинләр. 15 яшьтән узганнар инде үз көчләрен куеп, тырышырга тиешләр.
Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә Коръәнне аңларга һәм аны өйрәнергә мөмкинчелек бирми. Бөтен кешедә җиңел генә хафиз була алса, Коръәнгә хөрмәт калмас иде. Хафиз булу өчен бик күп имтиханнарны үтәргә кирәк. Шул сынауларны үтсәң генә Аллаһ сиңа Коръәнне бирә. Гөнаһ гамәлләр күбрәк кылган саен, Коръән истә калмый. Чөнки күпләрнең башлары дөнья мәшәкатьләре белән тулган.
-Коръәнне махсус алым белән өйрәндегезме?
- Әлбәттә, төрле ысуллар бар. Кемдер бер битне бик күп тапкыр укый (100-300 мәртәбә), ә мин берешәр аятьләп өйрәнү белән ятладым. Минемчә, болай ятлау җиңелрәк. Иртә белән ятлап, кич белән кабатласаң, ятлаганың озаграк истә тора. Ятладың да, калдырдың түгел, ә һәрдаим кабатлап тору ләзем.

-Ашауга килсәк, нинди ризыкларга өстенлек бирергә?

-Иртә белән сөт эчәргә тәкъдим итәр идем. Күп итеп ашау сәгать уннарга башны йоклау халәтенә китерә. Шуннан соң баш ялкаулана. Ә төшке ашта туклыклы ризыклар ашау бик мәслихәт. Чөнки өйлә намазы укыла, аннан соң ял итеп аласың. Кичкә шулай ук яхшылап ашарга рөхсәт ителә. Шунысы бар: Коръән ятлаганда кешенең карыны тиз ача. Әмма бу зыянлы түгел. Коръән кешегә дару кебек тәэсир итә.

- Хафиз булганнан соң, көнгә ничә җүз кабатлау кирәк?

- Иң кимендә бер җүз кабатлау кирәк. Кабатлау өчен яхшы вакытлардан булып иртә һәм кич санала. Коръән өчен аерым бер вакыт кирәк түгел үзе, аны һәрвакыт кабатлау, ачып тору кирәк. 24 сәгать кешегә болай гына бирелмәгән.

- Коръән ятлаудан тыш, хафизлар ниләр белән шөгыльләнә?

- Әлбәттә, алар гадәти кешеләр кебек, төрле эш белән шөгыльләнәләр. Спорт, ял итү дисеңме. Шунысы мөһим, Пәйгамбәребезнең сөннәтен яхшылап үтәү аларның тормышында зур урын алып торырга тиеш. Иртәнге, кичке догаларны уку, әхлак кагыйдәләрен үтәү кебек. Никадәр сөннәт гамәлләрне күбрәк үтисең, шулкадәр хәтерләү сәләте яхшыра. Ә кирәкмәгән сүзләр сөйләү, гамәлләр кылу хәтерне начарайта. Шуңа күрә Коръәнне ятлау да авырлаша.

- Коръән ятлауга музыка күпме зыян китерә?

-Коръән ятлаучыга музыка тыңлау катгый тыела. Ә мөнәҗәт, нашидлар тыңлау рөхсәт ителә. Әлбәттә, алар Аллаһны, Пәйгамбәребезне искә төшерегә сәбәп булсалар.

- Үзегез башка хафизлар белән аралашасызмы соң?

-Әйе. Без укыганда 40 шәкерт идек. Студентлар Россиядән, Үзбәкстан, Ингушетиядән дә бар иде. Бергәләп укыган урында яшәдек, ашадык дигәндәй. Таҗикстанда булды ул хәл.

- Сезнең өчен бу фани дөнья нәрсә ул?

- Коръәнне ятлаганчы бу дөньяны мин, гомумән, башкача күрә, аңлый идем. Аннан соң, минем өчен дөнья башка төсмер алды. Һәрвакыт Аллаһны үзең яныңда тоясың, Аның рәхмәте син кайда гына булсаң да ирешеп тора. Башка илләргә китсәң дә күңелең тыныч.

- Нәрсә әйтер идегез Коръәнне ятлап та, Аллаһ кануннары буенча яшәмәүчеләргә?

- Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә Коръәнхафизлар күп. Аллаһ кануннары буенча яшәмәүчеләр, димәк, алар бу дөнья өчен, кеше күрсен дип тырышканнар. Бу зур нигъмәт - Аллаһтан. Аның әркәннәрен үтәмәүчеләр, әлбәттә, Аллаһ каршында Кыямәт көнендә җавап бирәчәкләр.

- Хәдис шәрифтә: “Җәннәткә беренче керүче кеше - ул Коръәнхафиз, тәмугка беренче керүче дә - Коръәнхафиз”,-дип әйтелә.

-Ният зур урын уйный. Әгәр дә дөрес ният куелмаган булса, кеше Мәккәгә барып, Коръән ятлап кайтса, Казанга кайткач онытачак. Шундыйлар да бар, Коръәнне укыганда тегендә-монда йөреп укыйлар, бу зур тәртипсезлек һәм хөрмәтсезлекне күрсәтә. Коръәннән бер генә хәреф уку да, изге гамәл булып тора бит. Әгәр кеше авырлыклар белән укый икән, укуын дәвам итсен. Чөнки аңа хафизлардан да күбрәк савап язылачак, иншә Аллаһ. Шундый хәдис бар: “Коръәннең бер генә хәрефе дә булмаган кеше җимерелгән өйгә тиң”, диелә анда. Әт-Тирмизидән килә бу хәдис.

- Синең матур итеп нашидлар җырлавыңны да беләбез. “Зәйтүнә” II республикакүләм дини мөнәҗәтләр фестивалендә төркемегез белән катнашып, җиңү дә яуладыгыз. Ничек уйлыйсыз, кирәкме мондый ярышлар үткәрү?

- Синең җырлавыңны халык көткәндә, әгәр дә җырларыңда Аллаһ юлыннан атлар өчен этәргеч булса, бик яхшы гамәл. Шулай ук исламга мәхәббәт уятулары мөһим. Ә җиңү, урыннар алу өчен ярышу мөселман өчен мөһим булырга тиеш түгел. Җиңү –ул Аллаһ каршында булырга тиеш.

- Нашидлар яздыру юнәлеше буенча эш ничек алып барыла?

- Башта Коръән яздырырбыз дигән ният булды. Продюсер риза булыр микән дип уйладык. Әлхәмдүлилләһ, башкарып чыктык бу эшне. Дискны сатуда табарга була. Ул дини уку йортларында укучылар өчен дәреслек ролен уйный. Кабат кызык өчен генә музыкасыз бер нашид яздырып карадым. Менә шулай нашидлар яздыру башланып китте. Тиздән нашидлар белән диск тә әзер булачак.

-Концертлар планлаштырыламы?

- Әлбәттә, ниятләр бар. 2015 елда Аллаһ теләсә, төркемебез белән чыгышларыбыз башланачак. Төркемдә - дүрт кеше. Продюсерыбыз белән клиплар әзерлибез (Марат Мухин). Мөселман туйларында чыгыш ясарга һәрдаим чакырып торалар. Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә булабыз.

- Җылы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә һәр өлкәдә зур уңышлар теләп калабыз!

Әңгәмәдәш - Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе