«Бөрбаш җирлегенә килгәч, «Ярдәм» дигән малайлар пансионатына керми китү мөмкин түгел, монда килгән һәркемнең күңелендә сораулар туа, пансионат мөгаллиме Альберт Бәзәгетдинов һәр сорауга җавап бирә«, — дип яза «Хезмәт» газетасы.
Бөрбаш мәдәният йортында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында укулар да узды. Чарада ТРның министрлык вәкилләре һәм райондагы авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.