КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.

Буа үзәгендә бик борыңгы һәм данлыклы мәдрәсәдә яңа бина төзелгән. Анда балалар бакчасы да эшли. Бу хакта Буа үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан һәм иганәчеләр — хәйриячеләр ярдәмендә мәдрәсәнең яңа бинасын таныту уңаеннан ясалган очрашуда хәбәр ителде. Танылышка «Ярдәм — Помощь» Гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев да барды.

БӘЙЛЕ
2023 Фев 20

Мөхтәсибәт тырышкан

1805 елдан бирле Буа мәдрәсәсе комплексы җире саналган урындагы мәдрәсәнең иске бинасы күп еллар район дәүләт учрежденияләре тарафыннан файдаланылган. Мәдрәсә төзлешендә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап йөргән. Ул Казаннан, Ульяннан, Чувашстаннан килгән кунакларга һәм җирле руханиятка, җитәкчеләргә бинанын эчен күрсәтте, эшчәнлек белән таныштырды.

Данлыклы тарих

Буа мәдрәсәсе — Татарстан Республикасының хәзерге көндә гамәлдә булган мөселман уку йортларының иң борынгыларының берсе. Ул 1805 елда ачылган. Быел аңа 218 ел. Элек Буа Сембер губернасына кергән. Мәдрәсә революциягә кадәр «Нурия» исемен йөрткән һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган.

Император университетыннан да өлкән

Һичшиксез, бүген Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасында иң өлкәне. Факт буенча Казан император университетыннан да өлкәнрәк, чөнки мәдрәсә 1805 елда ук, ә университет 1807 елда гына эшли башланган. Мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч, урта һәм югары. 1913 елда биредә 12 мөгаллим 300дән артык шәкерткә белем биргән.

Сарбонна кебек булган

Тау ягында гөрләп торган, татар, чуваш, керәшен, рус, мари, мукшы халкы арасында да шөһрәт казанган мәдрәсә ул. Күпсанлы дини предметлардан тыш, алар физика, алгебра, география, тарих, логика, каллиграфия, гарәп, төрки (татар), фарсы һәм рус телләрен укытканнар. Халкыбыздагы йола буенча, мәдрәсәнең бай китапханәсе була.

Туктап торган

Совет власте урнашкач, 1923 елда мәдрәсә эшчәнлеге туктатыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак, яңа мәдрәсә эшчәнлеге 1997 елның 1 октябрендә генә башланган. Ул үзенең тарихи биналарында урнашкан. 1999-2002 елларда ярым җимерек иске агач мәчет урынында 2 катлы яңа мәдрәсә бинасы төзелә, анда яңа сыйныфлар, тулай торак, ашханә урнашкан.

Әле дә көчле мәдрәсә

Кунаклар шулай ук шәкертләр белән аралашты. Ә алар төрле төбәкләрдән тупланган. Буа мәдрәсәсен тәмамлаучылар аннары белемен арттыра. Ахыр чиктә Буада башланган белемнәрен алар Казанда, Урта Азиядә, хәтта гарәп илләрендә дә укытучы буларак кулланалар. «Хәтта Мәдинә шәһәрендә дә укыталар», — дип горурлана буалылар.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе