«Кара сакал»: Совет чорында мулла тамгасы

Традицион татар гаиләләрендә гомер-гомергә дин, гореф-гадәтләрнең кыйммәтлеге һәм мәдәният белән көчле бәйләнеш булган. Балалар, гадәттә, андый гаиләләрдә күп булган, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә, белем, һөнәр һәм киләчәк бирергә тырышканнар. Малайларны мәхәллә мәктәпләренә яки мәдрәсәләргә җибәрергә тырышканнар, гади һөнәргә өйрәткәннәр - корт карау, агач йә басу-кыр эшләренә, кызларны киресенчә өй хуҗалыгын алып барырга, тегәргә һәм бәйләм бәйләргә өйрәткәннәр.

БӘЙЛЕ
2023 Авг 21


 
Традицион татар гаиләләрендә гомер-гомергә дин, гореф-гадәтләрнең кыйммәтлеге һәм мәдәният белән көчле бәйләнеш булган. Балалар, гадәттә, андый гаиләләрдә күп булган, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә, белем, һөнәр һәм киләчәк бирергә тырышканнар. Малайларны мәхәллә мәктәпләренә яки мәдрәсәләргә җибәрергә тырышканнар, гади һөнәргә өйрәткәннәр - корт карау, агач йә басу-кыр эшләренә, кызларны киресенчә өй хуҗалыгын алып барырга, тегәргә һәм бәйләм бәйләргә өйрәткәннәр.
 
Әмма татар гаиләсендә тәрбиянең һәм тормыш алып баруның төп өлешендә һәрвакыт дин булган. Исламның кануннары гаиләләрдә сакланган, догалар һәм Коръән Кәрим уку гыйлеме олылардан яшьләргә кадерләп тапшырылган, хәллерәк татарлар балаларын мәдрәсәгә бирергә тырышканнар.
 
Әмма совет чоры барлыкка килү белән дин юкка чыгар хәлдә калды. Һәр кеше берәр булсада әби-бабайлардан мәчетләрнең манараларын ничек аяусыз рәвештә киселгән, һәм Аллаһ йорты урынында хөкүмәт клуб һәм кинотеатрлар ачканын, үз динең турында кычкырып сөйләргә ярамавын.
 
Уфа губернасының төньяк-көнбатышындагы авылларның берсендәге мәчет имамының тарихы да шул нигездә шактый күрсәтмә булып тора. Ялал Хасипов Ваныш-Алпаутов якларындагы бер татар авылының нәсел мулласы була: аларның нәселендә Ислам диненең гыйлеме һәм кыйммәте буыннан-буынга күчеп килә торган булган. Ялал узган 19-нче гасырның 80-нче елында мулла гаиләсендә унынчы малай булып туган. Шул ун баланың һәрберсе мәдрәсәдә белем алып чыгып төрле төбәк һәм төрле авылларга указ белән таратылганнар.
 
Бирск мәдрәсәсен 1900-нчы еллар башында тәмамлаганнан соң, Оренбург Мәхмүт Диния нәзарәте Указы нигезендә Ялал үзенең туган авылы Варзитамакка бүлү алып, шунда үзенең дини эшчәнлеген алып бара башлый. Авылда мулла намусы, гаделлеге, эшчәнлеге белән атаклы булган. Нинди генә мәсьәлә белән килсәң дә, ул азаккы күлмәгенә хатле биреп ярдәм итәргә тырыша торган дип сөйләгәгәннәр. Яңгырап узган революция һәм Совет хөкүмәте заманы башланганнан соң, динне тыю татар гаиләләренең тормыш нигезләренә бик каты сукты. Үз динен ачыктан-ачык әйтергә ярамаса да, авыл халкы Ялал янына дин сораулары белән бары бер килә торган булганнар. Аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын һәм аның йорты һәрвакыт ачык булганын авылдашлар белгәннәр.
 
Ялал үзенең динле һәм намуслы булуы белән генә түгел, эшчәнлеге белән дә аерылып торган: аның зур йорты, мллары, аты, зүрәтәсеннән мирас булып калган умарталыгы, сөйгән хатыны һәм дүрт баласы булган - Мулланың ачык һәм гадел булуын, аның намуслы яшәвен авылдагы һәр кеше белгән. Ачлык елларында, кайчак, ул үз йортына ярдәм сорап килгән кешегә ипинең азаккы кисәген биргәне дә булган. Ләкин гаделсез хәл үзе аның йортына килде - яңа заман башланыр алдында муллага кулаклыкта гаепләү китергәннәр.
 
Генеалог Ольга Сидоркина сөйли иде: «Рәсми рәвештә кулаклаштыру 1930 елда кертелә. Политбюрода 30 гыйнвардан «Тоташ күмәкләшү районнарында кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында» дигән карар чыгарыла. Әмма чында кулакларны кулга алу бераз алданырак башланып китә. 1918 елда җөмһүрияттә комитетлар оештырыла һәм аларга кулаклардан китерелгән байлыкларны яңадан бүлү эше җитәкчелеге йөкләнә. Әмма бу эш кечкенә хуҗалыкларда һәм тирән төбәкләрдәге караулар сирәк очракларда гына халык алдында һәм гадел юллар белән оештырылган. Башта "кулаклык" ка кертү билгеләре булмаганга күрә, судсыз һәм тикшерүсез теләсә кем яраксыз кешеләрдән үч алырга мөмкин".
 
Ләкин 1929 елда кулакларның берничә галәмәте билгеләнгән, мәсәлән, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм башкаларда яллы хезмәт куллану; крестьян милкендә тегермән тоту, май эшли торган машина, һәм башка төрле механик җиһазлар булу; торакны акчага бирү; сәүдә эшчәнлеге, арадашчылык. Шул ук елны мулла яллы хезмәт куллануда гаепләнә - ул вакытта моны "кол тоту" дип атыйлар.
 
1930-нчы еллар башында Ялал Хасиповның йортына кулаклыкта гаепләү китерелә. Мулла үзе һәм авыл халкы соңрак сөйләгәне буенчаң, суд эшен җирле авыл дәрәҗәсендә генә алып барган: атлар, бөтен мал, җир һәм таш йорты талап алынган. Муллага каршы эш шунда ук ялган иде, авылның картлары арасында да шуны раслый торган шаһитлар табылды. Ләкин гадел хөкем машинасы инде эшен башлап җибәргән: Мулла Ялал Хасиповны сөргенгә җибәрделәр, гаиләсен көз башында өйдән кудылар.
 
Ул көннәрнең бер шаһиты Абзал бабай соңыннан болай дип сөйләгән иде: «Ул чакта бөтен авыл тавыш күтәрде, мулланың гадел яшәвен барысы да белә иде. Ул беркайчан да акча да алмаган, йортын һәм байлыгын да үз хезмәте белән генә җыйган. Муллага каршы сүз әйтер өчен безнең авылдагы юләр Зәйдүккә акча биргәннәр, ул кадый алдында муллада кол буларак эшләдем дип әйтте. Ул чакта Ялал аңа: «Син кешк өчен түгел, үзең өчен дә эшләгәнең булмады», - диде. Ләкин мулланы сөргенгә, хатынын һәм балаларын урамга кудылар. Нәкыя (Ялал хатыны) соңгы ай йөкле булган, бала табу белән аларны шунда ук куып чыгарганнар".
 
Ләкин тиздән сөргеннән качып Ялал туган авылына кайтып җитә. Һәрхәлдә, хатирәне балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына шулай дип сөйләгәннәр, әмма чында аның ничек кайтып җитүен инде беркем дә белми. Авыл халкы мулланы хөкүмәткә бирмәгән һәм яшергән, чөнки бу вакыйгалар чынлыкта ничек булганлыгын һәркем белә - мулланың кулау булмавы төгәл билгеле.
 
Еллардан соң, бу вакыйгаларның нәтиҗәләрен Ялалның балалары гына түгел, оныклары да күргән. Мулланың өч кызы һәм бер улы булып, аларның берсе дә укырга керәлмәгән, чөнки кая гына бармасалар, аталары турындагы хәбәр алардан да алда килеп җиткән.
 
1970 еллар башында уку йортларында керү имтиханнары вакыты башлана. Мулланың бер оныгы Бирск шәһәренең педагогия институтына укырга керергә килгән. Альмира имтиханны язып, үзен уңышлы тапшырганнар исемлегендә табып, тыныч күңел белән авылга кайтып киткән.
 
Әмма ләкин сентябрьдә бу кыз укуга килгәч, аны кире җибәргәннәр: исемен сызып ташлаганнар. Киләсе елга хәл кабатланды. Аның имтиханы бишлегә бирелгәненең шик-шөбһәләр булмаган - имтиханнар нәтиҗәләрен Альмира һәм әтисе күреп кайтканнар, ләкин аның исеме соңрак сызылып ташланган.
 
"Кара сакал алдан килеп җиткән" - диделәр аңа белгән кешеләр һәм укытучылар, бу хәлгә ачыграк җавап алу булмаган. Димәк, мулла зүрәтәсе турында сүз үзеннән дә алдарак килеп җиткән. Соңрак Альмира укырга керә, тик берничә елдан гына - кияүгә чыгып һәм фамилиясын алыштырганнан соң. Бик яхшы укып чыккач, кыз 30 елдан артык туган авылында укытучы булып эшләгән. "Ачуланмыйм, вакыт шундый булган, мөмкин булганча яшәдек", - дип елмаеп кына сөйли ул бүген дә.
 
Мулла Ялал сөрелгәннән соң туган авылына кайта. Һәм 1970 елда, үзенең йөз яшенә ун ел гына җитмичә үлеп китә. Аның һәм гаиләсенең хакына төшкән авырлыкларга карамастан, ул озын һәм бәхетле гомер кичерде. Кызганычка ксршы, авылдагы җимерелгән мәчетне торгызалмаганнар, әмма бу һәм күрше авылларда яшәүчеләр Ислам динен белер һәм фарызларын үтәп барыр өчен һаман да мулла йортына килә торган булганнар. Аның өй урыны әлегә кадәр "Мулланың йорты" дип кенә йөртәләр.
 
 
Айгөл Әхмәдишина


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе