Мөселман журналистикасы турында берничә сүз бар иде: Интернет челтәрендә яңа ислам сайтлары, интернет-тв, газеталар, телеканал тапшырулары барлыкка килә яки элә. Юлбашчы булып челтәрләр килә.
Мөселман журналистикасы хакында күп ишетергә туры килә. Ләкин бу әле бик аңлашылып бетми. Яңа сыйфатлы мәгълүматларга мохтаҗлык көн саен түгел, ә сәгать саен арта. Шуңа күрә, РИУ журналистика бүлеген ачты. Чыннан да, бик яхшы ният, чөнки Россия өммәтенә белгечләр җитми. Ләкин кемнәр турында сөйләргә соң? Мөселман журналистлары турындамы, журналист мөселманнар хакындамы? Рәттән барыйк әле. Әгәр дә без мөселман журналистикасы турында сүз алып барсак, монда күп эшләрне башкарырга кирәклеге ачыклана. Монда объектлы-предметлы өлкә, эш методлары барлыкка кибергә тиеш. Иң зур актуальлек шундамы икән? Минемчә, юк. Дөрес яктан башламыйбыз. Башта күп кенә мөселман белгечләрен барлыкка китерергә кирәк. Аннары гына без журналистиканың яңа тармагы турында сүз алып бара алабыз. Әлегә иртәрәк әле. Тагын бер әйбер билгеле: үсеп килүче мөселман массакүләм мәгълүмат чараларына әхлаклы һәм сәләтле журналистлар кирәк. Ул мөселман темаларын күтәрмәсә дә, социаль һәм сәяси мәсъәлләрне ислам күзлегеннән карап китсен. Анда азмы-күпме ислам дине буенча гыйлем булырга тиеш. Әйтәсе килгән сүзләр шулар булды. Ләкин ул журналистиканың яңа төрен барлыкка китерү дигән сүз түгел. ММЧда эшләгән кешеләрне иҗтимагый фикерләре төрлечә, шуңа күрә, күптөрле юнәлешләр туарга мөмкин. Хәзер безгә белгечләр бик кирәк. Бүгенге көндә журналистиканың берничә төре бар: Сәяси журналистика; Халыкара журналистика; Эшлекле журналистика; Фәнни журналистика; Журналист тикшеренүләре. Рухи журналистика. СММ дөньясы. Бер сүз белән әйткәндә, безгә шушы тармакларны әйбәт белгән белгечләр үстерергә кирәк. Бездә сәяси, аналитик, халыкара, икътисадый-финанс темаларына язучы эшлекле, ньюсмейкер журналистларыбыз булса, мөселман ММЧның күләме арта, алар мөселман дөньясын глобаль мәгълүмат базарында яхшы итеп күрсәтә алырлар иде. Шуңа күрә, мөселманнар ТВда да, төрле газеталарда да эшләргә тиешләр. Шул вакытта гына без дөньяви ММЧның кайберләренең исламга тискәре караш агымын туктата алабыз. Халыкның күпчелеге мөселман газеталарын укымый, ислам сайтларына керми, ә мәгълүматны шикле чыганаклардан һәм динне аңламаган кешеләрдән гена алалар. Журналистика кафедрасына кабул итү комиссиясе: +78432510155, +79600362976. .Адрес: г. Казань ул.Газовая, 19, www.kazanriu.ru, http://www.kazanriu.ru/ .
|