“Яулыкка бөркәнү үз теләгем иде. Аны кияргә тирә-юнемдәге башка мөселман кызлары да этәрде. Алар миңа яулык бәйләүнең фарыз гамәл икәнен искәртеп торды. Бу вакытта мин намазга да яңа гына баскан идем әле. Сөйләүләре тәэсирендә, мин дә яулык ябындым. Хәзер 21 яшь. Яулык япканнан соң, миңа тора-бара авыр була башлады. Эчке дөньям белән гармония юкка чыкты, үземә карата ышанычны югалттым, дип әйтимме соң… Озак кына уйлаганнан соң, яулыкны салырга булдым. Бу карарга әти-әни каршы килмәде. Туган-тумача да кырын карамады. Киләчәктә, әзер булгач, яңадан бәйләп йөрергә дә исәбе юк түгел. Яулыкны салсам да, мин ислам диненнән баш тартмадым бит, намазларны да укыйм, дини яктан да үсәргә тырышам. Кешеләрнең миңа карата мөнәсәбәте үзгәрмәде".
"Дин һәм сәясәт – артык җитди һәм шәхси әйбер. Бу турыда сөйләшмим." “Һәркемнең – үз юлы, үз сәбәпләре. Бу хакта бер кешегә дә сөйләп булмый” “Мин тормышка карашымны үзгәрттем. Фикерем һәрдаим үзгәреп тора, шуңа күрә киләчәктә тагын ничегрәк булыр, әйтә алмыйм. Үземне диннән киттем дип тә санамыйм, башкача карый башладым һәм кешегә үз фикеремне дә такмыйм. Яулыкны салгач, якыннарымның миңа карата фикере үзгәрмәде. Диндәге кайбер кешеләр миңа начар карый башлар дип уйлаган идем, әмма алай булмады.”
“Мондый хәлгә начар карыйм, аңлый алмыйм. Яулыкны биш елдан артык бәйлим инде. 11 сыйныфны бетергәч үк, шулай эшләрмен дип ният иткән идем. Аннан, 9 сыйныфтан укуын мәдрәсәдә дәвам иттергән игезәк сыңарым миннән иртәрәк яулык япты, шул да тәэсир иткәндер. Яулык ябарга тагын бер сәбәп булды. 2011 елда без гаиләбез белән юл-транспорт һәлакәтенә очрадык. Барыбыз да исән-сау калдык, әмма бу авария безне үзгәртте. Шушы вакыйгадан соң күбебез урын өстендә ятты. Гаиләдәгеләрнең төрле тән җәрәхәтләре булды: кайсының кулы, аягы сынган, кайсының башы бәрелде, эчәгеләре өзелде. “Бу Аллаһы Тәгаләдән бер хәбәрдер”, – дип кабул иттек. Шуннан соң барыбыз да диярлек биш вакыт намазга бастык. Аллаһка шөкер, моны йөк дип кабул итмибез".
“Соңгы елда гына мин белгән алты-җиде мөселман кызы яулыгын салды. Мин аларны хөкем итмим, анысы. Бу адымга алар бер генә көн әзерләнми. Кеше моңа тора-бара килә. Диннән ерагаймас өчен, кайбер нәрсәләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, шайтаннан саклану өчен, Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга. Икенчедән, тирә-юньдәгеләргә, нинди мохиттә булуыңа игътибар итәргә. Алар йогынтысы бик көчле булырга мөмкин. Тирә-яктагылар һәрвакыт Аллаһ турында искә төшереп, ислам дине турында сөйләп торса, мондый адымга бару турында уй башка керә алмый. Әмма бу очракта да сак булырга кирәк. Бар шундый кешеләр, алар өчен Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән нәрсәләр дә тыелган санала. Кешеләр еш кына ялган тыюлар аркасында да диненнән баш тарта, мондый хәлләрне үзем дә беләм. Өченчедән, сөннәт саналган гамәлләргә әллә ни игътибар бирмәү дә кешедәге иманны какшата. Мәсәлән, кеше баштарак дүшәмбе көннәрендә ураза тотудан баш тарта, аннан намазын оныта, шулай итеп, бүтән гамәлләрдән дә ераклаша.”
“Яулыкны бер ябып, бер салу. Кызганыч, әлеге хәл күзәтелә. Бәлигълыкка җиткән кызлар яулык япмыйча, озын күлмәк кимичә урамга чыга икән – бу гөнаһ. Ата-анасына да, үзенә дә. Моны шәрә йөргән кебек бәяләп була. Яулыкны япкан, савабын алган; салган икән, гөнаһын алган. Бу уңайдан безгә – ир-атларга – җиңелрәк, без түбәтәйдән дә йөри алабыз, кимәскә дә була. Шуңа күрә кызлар яулыктан йөрсеннәр, ә Аллаһы Тәгалә аларга шушы зур эштә җиңеллеген бирсен иде.” “Кызык өчен генә дип, яулыкны бер ябып, бер салмыйдыр бит инде алар. Әйткәнемчә, яулыкны салу – гөнаһ. Теләсә нинди психологик һәм физик халәттә булсагыз да, аракы эчү гөнаһ санала. Шулай булгач, нинди хәл булса да, яулыктан баш тарту – гөнаһ. Әлбәттә, якын туганнар арасында яулыксыз, әмма матур һәм тыйнак итеп киенергә ярый. Яулык япкач, кызларга савабы языла.”
“Психология күзлегеннән караганда, яулыкны салырга кызларны балачак һәм үсмерлектән килгән конфликтлар, рәнҗешләр, үпкәләр, тискәре кичерешләр этәрергә мөмкин. Кызлар аларны үзләренә “йоткан”, ягъни җиңел генә үткәреп җибәрә алмаган. Үзеңә түбән бәя бирү, тормышыңнан канәгать булмау да моның бер сәбәбе була ала."

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында