-Илдар хәзрәт, Сез башта Чечняда булдыгыз. Бу җөмһүрияттә ниләр күрдегез, нинди хәлләргә тап булдыгыз?
-Чечняга без Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бардык. Әлбәттә, анда безне югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә шул булды: анда сугышның бер эзе дә калмаган. Башкалалары Грозныйда бөтенесе чиста, ялтырап тора. Грозный каласы күккә ашкан зур, мәһабәт биналары белән истә калды. Анда хәзер үзеңне чит илдә йөргән кебек хис итәсең. Берничә мең кеше сыярлык күркәм мәчетләре бар. Безне Чечня мөфтие Солтан хәзрәт Мирзаев каршы алды. Чеченстанның Илбашы Рамзан Кадыйров белән ике тапкыр очраштык. Аннары мин кырыктан артык күрмәүче белән күрешеп сөйләштем. Алар Казандагы "Ярдәм” мәчетендә үзләрен кабул итүне һәм укытуны сорадылар.
-Алар әле үзләрендә ачмаганмы мондый үзәкне?
-Әйе, алар бездәге кебек Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәген ачарга телиләр, тик белгечләре җитеп бетми. Аларда Рамзан исемле бер кеше хәрәкәт кыла үзе. Ләкин бер кеше генә күтәрә алмый андый зур эшне. Аңа тәҗрибә дә кирәк. Аларның инвалидларны тернәкләндерү эшләре хәзергә авыррак бара. Шуңа күрәме, Чечнядагы кардәшләрнең Казандагы Тернәкләндерү үзәгенә килү һәм динебезне өйрәнү теләге зур. Барысы да Хак Тәгаләдән тора. Бәлки чечен кардәшләрне дә бездә, ягъни Казандагы Тернәкләндерү үзәгендә кабул итәрбез хәзергә, дип сөйләшеп кайттык.
-Башкортстанга бару турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.
-Чечнядан кайтуга, безгә Башкортстанга китеп барырга туры килде. Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин анда бу оешма барлыкка килүнең 225 еллыгына бәйрәм ясады. Аңа Россиянең барлык төбәкләреннән дин әһелләре килеп, кич белән күркәм бер аш мәҗлесе үткәрелде. Бихисап күркәм мәҗлес булды ул. Россия Президенты Владимир Путин да килде аңа. Без, дин әһелләре, шунда хөкүмәт, дәүләт тарафыннан бу оешмага, ә аңа булгач, динебезгә карашның уңай икәнлеген аңладык.
-Илдар хәзрәт, Сез әле яңарак кына Чувашиягә бардыгыз. Анда нинди хәлләргә юлыктыгыз?
-Без башта андагы мәдрәсәдә читтән торып укучылар белән очраштык. Алар бездәге Тернәкләндерү үзәге турында сораулар бирделәр. Аннары изге урыннарны карадык. "Өч сәхабә” дигән мәчеттә намаз укыдык. Шыгырданда мөслимә кызлар өчен мәдрәсә салына. Аны карадык. Гомумән, көнозын Шыгырданда булдык. Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәүдә иде. Безне Чувашия Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм аның урынбасары Рафис хәзрәт Җәмлиханов озатып йөрде. Алар безне хак мөселманча, бик дустанә кабул иттеләр. Алар безгә шундый бер кызыклы хәл турында сөйләделәр. Казандагы "Мәрҗани” мәчетенә төзекләндерү эшләре барганда, кемдер андагы мөнбәрне чүплеккә ташлый. Ә Чувашиядәге кардәшләр аны алдылар да төзәттеләр һәм хәзер үзләрендә мөнбәр урынына тоталар икән. Анда без тагын бер яңалыкка тап булдык. Бәлки кемдер өчен ул яңалык та түгелдер. Мәсәлән, Чувашиядәге мәчеттә никах укырга кирәк, ди. Моның өчен аларның шактый калын никах китабы бар. Алар кемнәргә никах укылганын шунда теркәп баралар. Аннары аларда саны куелган никах таныклыгы бирәләр. Балага исем кушу, вафат кешене җирләү буенча да аерым китаплары бар. Имамны кая да булса чакырсалар, ул култык астына шушы китаплар салынган букчасын кыстырып бара. Соңрак мөхтәсиб имам язып алып кайткан исем-фамилияләрне үзендә терки. Шушы китаптан карап, кайчан нинди бала туганын, кайчан аның никахы булганын, вафатын белеп була.
-Илдар хәзрәт, безгә дә кертергә кирәктер мондый яңалыкны.
-Әйе, безгә дә мондый метрикә китапларын кертүнең юлларын уйлау кирәк. Тик бездә меңнән артык мәхәллә бар. Мондый китаплар бездә шактый кыйммәткә төшә. Аларда утыздан артык мәхәллә булганга күрә, ул алай ук кыйммәткә төшми.
-Илдар хәзрәт, әгәр Татарстанга әйләнеп кайтсак, дини мәсьәләләрдә нәрсәләрне эшләргә кирәк дип уйлап кайттыгыз?
-Без Татарстанда да дини эшләребез ярыйсы, аларныкыннан ким түгел, дип уйлап кайттык. Яңа мөфти килгәч, үзегез дә күреп торасыз, социаль мәсьәләләр ягыннан да яңа адымнар ясый башладык. Бөтенесе тәртипкә салынырга кереште. Татарстандагы мөселманнар иркен сулыш алырга тотынды, дип тә әйтергә була моны, чөнки ул сизелә башлады. Ләкин бездә бар шундый "Хизбут-Тәхрир” кебек элементлар. Алар тараканнар сыман, Россиянең бөтен төбәкләренә кереп киттеләр. Хәзер төрле тишекләрдән килеп чыгалар. Тик нишләтәсең аларны?! Лондонда оешкан шундый система инде ул. Лондон аларның акча мәсьәләсен хәл итә. Алар төрле урыннарда тавыш чыгарып йөри дә, шуның өчен акча ала. Кемнеңдер акчасын алгач, эшен дә күрсәтмичә булмый. Шуңа күрә алар видеога төшерә, аны интернетка куялар. Бу үзенә күрә хуҗаларга хисап бирү була. Менә карагыз, без нишлибез дигән сыман. Иблис бер урында утыра да әшнәләреннән: "Бүген нәрсәләр эшләдегез?”-дип сорый икән. "Мин,-ди бер шайтаны,-мөселман кешесен иртәнге намазга уятмадым. Аңа йокла, әле торырга иртә, дидем”. Иблис аның бу кара эшен хуплый. Аннары ул икенче шайтанның нәрсә кылуы белән кызыксына. "Мин ике кешене – ир белән хатынны аердым”,-ди икенче шайтан. "Афәрин”,-дип җавап бирә аңа Иблис. Өченче иблис токымыннан нәрсә эшләвен сорагач,ул: "Мин мәчеттә фетнә ясадым”,-дигән. "У-у, әйдә якынрак утыр, син минем дус”,-дигән аңа Иблис. Алар да шулай: безнең мәчетләрдә фетнә ясаучылар – Иблис коллары! Тик без мондый фетнәләргә колак салмыйча, ныгытып эшләргә тиешбез. Шул чагында аларга авыррак булыр. Алар кая барсак та, кайда чыгыш ясасак та була дип уйлый. Әйтик, безнең "Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр укый. Алар аны да исәпкә алмыйлар. Алар өчен иң мөһиме шул: хуҗалар алдында лаеклы хисап ясау.
-Илдар хәзрәт, Сезне әле мэриядәге эшче төркемгә, Анжела Вавилова исемендәге җәмгыятькә дә керттеләр. Анда нинди эшләр белән шөгыльләнәчәксез?
-Мэриядә милләтара, динара татулыкны саклау буенча биш елга исәпләнгән эшче төркем тупланды. Анда дин әһелләре дә, хөкүмәт кешеләре дә бергәләп эшләргә тиеш булабыз. Аннары мин Диния нәзарәте исеменнән Анжела Вавилова фонды советында күзәтчелек кылачакмын.
Ә инде Диния нәзарәтендәге эшләргә килгәндә, безнең Яшьләр бүлеге мәктәп балаларын наркотик куллануга тикшерергәме, юкмы дигән тема күтәрделәр. Мөселман яшьләре мәктәп балаларын һәм студентларны наркотик куллануга тикшерүне хуплыйлар. Аларны тикшерү зарури дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки наркотик кулланучы – җәмгыятькә зарар китерүче кеше.
Кичә генә без РИУда миграцион сәясәт буенча сөйләшү үткәрдек. Имеш, хәзер Россия халкы мигрантлардан курка башлады. Алар килә дә, басып ала, янәсе. Ә бит Россиядә эшләргә кеше юк. Алардан башка беркем эшләми. Автобус, троллейбус йөртүче дә – шулар, сакчысы да һәм башкасы да – шулар. Безгә килгән кешеләрнең барысы да начар була алмый. СССРның соңгы елларында ил демографик яктан торгынлык кичерде. Хәзер балалар туа, алар үсеп җиткәч, бездә дә эшләргә кеше булыр. Аннары чит илләрдән – Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән килүчеләр безгә дошман түгел. 1941-1945 еллардагы сугышта алар арасыннан да батырлар булды бит. Алар бер хөкүмәт булып яшәде. Сугыш вакытындагы блокада чорында көнбатыштагы күп кеше Урта Азиягә китеп яшәде. Аларны дустанә кабул итүчеләр хәзер дошманга әйләнде.
Мигрантлардан бер-ике кеше явызлык кылса, бездә хәзер: "У-у-у, аннан килеп кеше үтерәләр”,-дип лаф оралар, сөйләнә башлыйлар. Тагын шунысы бар: җинаять кылган кара кеше мөселман гына була димени?! Кара кешеләр, әйтик, әрмән, грузин милләтеннән дә булырга мөмкиннәр. Тагын шунысы бар: кем начарлык кылы, шул ислам динен белми. Шуңа күрә безгә мигрантлар өчен аерым дин дәресләре, курслар уздыру кирәк. Аларны ничектер Россия шартларына якынайту, җайлаштыру мәслихәт. Чит төбәкләрдән килүчеләргә динебезне, гореф-гадәтләрне, Россия законнарын өйрәтү зарури. Алар аны белергә тиеш. Менә шулар хакында сүз бара хәзер. Бөреледә, Мари илендәге милләтчеләр үз милләте турында кайгыртырга тиеш анысы, әмма аларны чиктән уздырырга ярамый.
Авылларда яшәүче татарларны карагыз. Алар: "Мин ислам динендә”,-дисәләр дә, тәмәке тартып, хәмер эчеп йөриләр бит. Урта Азиядән килүчеләр дә: "Мин исламда”,-дисәләр дә, динебезне юньләп белмиләр. Аларны динебезгә өйрәтергә кирәк. Үзбәкләр дисәләр дә, алар динебезне беләмени?! Аларны без шулай ук этник мөселман, дип атый алабыз. Анда шулай ук барлык кеше дә намаз укымый. Ничәдер процент кына намаз укый. Чын мөселман ул сәүдәдә алдамый. Кеше белән аралашса, яхшы мөгамәләдә була. Украинадан, Молдовиядән Россиягә кешеләр килә. Алар шулай ук сугышып китә. Тик аларны беркем гаепләми, чөнки алар христианнар. Православиедәгеләр килде һәм сугыштылар, дип әйткәннәрен ишеткәнем юк. Ә инде Урта Азиядән кеше яхшы ният белән килсә, ул яшәсен бездә, ә начар уй белән йөреп, зыян салса, аны илдән җибәрү файдалы булыр.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ