Ислам ул - тормыш, яшәү рәвеше

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" дип игълан итте.

БӘЙЛЕ
2014 Май 19

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" дип игълан итте. Хәбәрчебез бу уңайдан “Ярдәм” мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов белән әңгәмә корды.

- Рамил хәзрәт, Сез дини гаиләдә тудыгызмы? Әти-әниегез мөселманмы, намаз укыйлармы?

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча галәмнәрнең хуҗасы һәм тәрбиячесе булган, безләрне Үзенең төрле-төрле нигъмәтләре белән бүләкләндергән, яшәргә көч, куәт биргән Раббыбыз Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә мактауларыбыз, шөкерләребез булса иде. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең күркәм динен камил рәвештә безларга аңлатып калдырган сөекле рәсүлебез Мөхәммәд Пәйгамбәргә салаватларыбыз, аның әһле бәйтенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсен иде. Әйе, Аллага шөкер, мин мөселман, татар гаиләсендә тудым, әти-әниемнең икесе дә мөселман, аларның әти-әниләре дә бик дини кешеләр. Мин кечкенә чактан ук әбинең намаз укыганнарын, Коръән аятьләрен укыганын күреп үстем, Рамазан айларында да мәчеткә тәравих намазларына йөреп, догалар ятлап, бабайларга ияреп намазлар укырга өйрәнгән идем.

- Рамил хәзрәт, намазны ничә яшьтән укый башладыгыз? Дин юлына аяк басуга нәрсә этәргеч булды?

- Намазга 17 яшьтә җитди карый башладым һәм бүгенге көнгә кадәр Аллаһның рәхмәте белән калдырганым юк, Аллаһка шөкер. Мәктәпне тәмамлагач, әти: "Мәдрәсәгә кер, улым, укырга",-диде. Менә шуннан башланып китте дини тормыш. Кечкенә вакытта ук зур үскәч мулла булам дигән сүзләр, Аллага шөкер, тормышка ашты.

- “Ярдәм” мәчетендә имам булып эшләү авыр түгелме?

“Ярдәм” мәчетендә эшләү минем өчен бик зур нигъмәттер, Аллаһы Тәгаләдәндер, чөнки бу мәчеттә алып барылына торган эш Россия күләмендә дә башка юктыр. Күрмәүче дин кардәшләребезгә Аллаһ динен өйрәтү бик зур эш, аларны укыту, алар белән сөйләшеп утыруларыбыз, һәрберсенең күңелендәге тойгыларын, хисләрен, ничек тырышып динне өйрәнүләрен күреп, үзебезгә һәрвакыт гыйбрәт булып тора. Аларның дөньялары белән танышып, үзеңне алар урынына куеп, тормышларын күрә башлыйсың.

- Сез башлы-күзле булдыгызмы? Хатыныгыз да намаз укыймы?

- Әйе өйланган. Аллага шөкер, хатыным диндә.

- Сезнең китапларыгыз басылып чыккан дип ишеткән идем. Шулар турында да сөйләп китсәгез иде.

- Әйе, өч китабым чыкты. Аны “Ярдәм” мәчетендәге “Зур Казан” типографиясендә бастырдык. Бу китапларда дин кардәшләребезгә намаз турында, намаз диннең терәге булуы, кайсы вакытта нинди намаз укырга кираклеге, Пәйгамбәребез ничек укыган, шуларны җыеп бер кыска һәм файдалы булган китап ясадык. Икенче китап Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү турында, аның әһәмиятен аңлатып яздым. Догалар җыентыгы, Коръәни-Кәримдә безгә кадәр булган пәйгәмбәрләр ничек Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәннәр, шуларның җыентыгын булдырдык.

- Татар яшьләрен дин юлына ничек бастырырга була микән? "Ярдәм" мәчетенең татар яшьләренә гореф-гадәтләребезне саклап калуда урынын ничек билгеләр идегез?

- Татар яшьләрен дин юлына бастыру аларга гореф-гадәтләребезне һәм бабайларыбыздан калган мирасларыбызны, дини байлыгыбызны, традицион исламны аларга аңлату зарур. Татар яшьләрендә мәчеткә кызыгу уятырга кирәк, күп яшьләр мәчетка килерга куркып, оялып йөри.
Традицион исламга кагылышлы дәресләр алып барабыз, волонтерлар белән эшлибез. Дини юлда булмаганнарның да кайберләре дусларын алып килә, шуннан мәчеткә кызыгу уяна.
Мәчеттә алар уйлыйлар бабайлар дога кылып кына утыра, дип. Ислам бит ул - тормыш, яшәү рәвеше. Шуны аңлатырга кирәк. Социаль юнәлештә дә зур эш алып барабыз: балалар бакчаларына барып, сабыйларның хәлен беләбез, олылырга булышабыз, авыр хәллеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез.

- Башка милләт кешесе белән никах укытасызмы? Сезнең моңа карашыгыз нинди?
 

- Башка милләт кешесенә ислам динен, "Ләә иләһә иллаллаһ" сүзен аңлатам һәм ул үзе сайлый инде. Безнең эш - аңлату, яшьләр белергә тиеш нинди сүз әйткәнен, чөнки ул никахның бер шарты булып тора. Егетләр һәм кызларның күбесе моны әйтүгә каршы түгел. Кайберләре исемнәрен алыштырып китә хәтта.

- Рамил хәзрәт, ислам, намаз нәрсә ул?

- Ислам ул Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кануннарына тулысынча буйсыну һәм ул тыйганнардан тыелу булып тора. Аллаһы Тәгаләгә итагать итүне аңлата.
Намаз - ул үзенең эченә билгеле бер хәрәкәтләрдән һәм вакыттан торган гыйбадәт, Аллаһы Тәгаләгә мөрәжәгать итү һәр мөселманга фарыз, ягъни тиешле.

- Иманлы кеше башкалардан ни белән аерылып торырга тиеш соң?

- Иманлы кеше, беренчедән, Аллаһ каршында хисап тотарга тиеш. Шул күңелендә Аллаһтан курку булган кеше калганнар өчен борчыла, аларга авыр сүз әйтүдән курка, бөтен эштә дә әдәбе белән калганнарга үрнәк булырга тиеш.

- Үзегезгә нинди максат куер идегез алдагы көннәрдә?

- Мөселманнарның төп максаты - пәйгамбәрләрнең эшен алып бару, халыкны дингә чакыру, Аллаһ Раббыбыз турында аңлату, ислам динебезнең нинди күркәм дин икәнен төшендерү, шул исәптән күрмәүчеләр белән эшләү һәм социаль өлкә дә безнең өстә.

- Рамил хәзрәт, буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

- Буш вакытларымда Коръән укыйм, хоккей уйныйм, бассейнга йөрим.

- Безнең укучыларыбызга, газиз дин кардәшләребезгә ниләр теләр идегез?

- Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү һәм әби- бабайларыбыздан калган татар халкының мирасын, гореф-гадәтләрен өйрәнү - һәрберебезнең изге бурычы.

- Җылы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә һәр өлкәдә уңышлар теләп калабыз!
Әңгәмәдәш - Зөлфия Йосыфалиева


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе