Казандагы “Ярдәм” мәчетенең күзләре буенча беренче төркем инвалиды Илгизәр Сәхәп улы Сибагатов быелның гыйнвар аеннан 20 мартына кадәр Курск өлкәсенең “Михайловские рудники” дигән каласына барып, компьютерда укырга өйрәнеп кайтты. Иң мөһиме шул: күрмәсә дә, үзе яши торган Яшел Үзәннән бернинди озатып йөрүчесез чыгып китеп, исән-имин генә шактый араларны бер үзе йөреп кайтты ул.
Менә шундагы юлъязма буларак та кабул итәргә мөмкиндер хәбәрчебезнең Илгизәр әфәнде белән үткәргән бу әңгәмәсен.
-Илгизәр әфәнде, Курск өлкәсеннән Сездә нинди тәэсирләр калды?
-Әйе, анда алган тәэсирләр күп булды. 90 мең кеше яши икән бу калада. Аның рәсми исеме “Михайловские рудники” булса да, халык телендә ул “Железногорск» дип атала. “Җәй көннәрендә аеруча матур була биредә”,- диде җирле халык. Безне шәһәр буйлап экскурсияләрдә йөреттеләр. 1943 елда бик каты танк орышлары булган бит анда. Биредә шул вакытларны сурәтләүче музейлар күп. Иң мөһиме – бу калада тау токымнарын тимер белән баету комбинаты бар. Озынлыгы – 7, 5 чакрым, киңлеге 2,5 чакрым булган шахтада тимер чыгаралар. Бу шахта эчендә 130 тонналы авыр машиналар йөри, диделәр. Тормышка яраклаштыру өчен күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге ачканнар анда. Шунда компьютер һөнәренә өйрәндем. Мине Казан Сукырлары оешмасы җибәрде. “Ярдәм” мәчетеннән беренче кеше булып укырга бардым. Яшел Үзән каласыннан бер үзем чыгып киттем, бер үзем әйләнеп кайттым. Барганда бер кызык хәл булды. Килеп төштем шулай Мәскәүгә. Кулда - 3 сумка һәм бер таяк. Соңгы 16 нчы вагонда идем мин. Шунда берәү бәйләнде генә бит. “Әйдә, әйберләреңне илтәм. Бер багажың 300 сум”,-ди бу. “Юк, үзем алып барам”,-дим моңа. Бу тагын тәхәллүсле теле белән (акцентлы): «Әйдә, ике әйбереңне 300 сумга илтәм”,-диде. Әйберләр ташучы икән бу. Мин барыбер аның бу тәкъдименә дә риза булмадым. Аннары ул кабаттан: “Әйдә, барлык багажыңны 300 сумга алып барам”,-диде. “Юк, үзем төшәм метрога”,-дидем аңа һәм үз юлым белән китеп бардым. Мин кайчандыр Мәскәү юлларын яхшы белә идем. Тик ул чаклардан хәзер шактый вакыт узды. Мин метроны таптым һәм аннан боҗрага барып, Курск вокзалын эзләп киттем. Медпунктка мөрәҗәгать иттем. Алар мине кичке унынчы яртыда Курск поездына утыртып җибәрделәр.
Тернәкләндерү үзәгендә мине бик җылы кабул иттеләр. Ике кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Юынырга душ кабиналары бар. Киемнәрне салырга шифоньеры, тумбочкасы, өстәле – бөтенесе шул бүлмәдә. Шартлары әйбәт иде, анысы. Массаж кабинетларына кадщр бар. Сабынын да, кер юу порошогын да бирделәр. 4 кешегә бер кер юу машинасын билгеләгәннәр. 5 тапкыр ашаттылар. Тик безнең “Ярдәм” мәчетенә җитми инде берсе дә...
-Хәләл ризыклары бар идеме соң?
-Менә шуны әйтергә телим дә инде. Хәләл ризыклары юк иде. Бик кыен булды бу мәсьәләдә. Ризыкны ресторанда әзерлиләр. Шуннан алып кайтып, безгә җылытып бирә иделәр. Мин ризыкны салып бирүчеләр янына барып, мөселман булуымны, хәләл ризыкның кирәклеге турында әйттем. Алар миңа ризыкны дуңгыз итен салмыйча гына әзерләп бирергә тырыштылар. Кайсыбер ризыкларны үзем сатып алдым. Ашау бәясе тәүлегенә – 385 сум. Ике ай вакыт эчендә мин анда татарча әйткән бер сүзне дә ишетмәдем. Ә болай безгә мөнәсәбәтләре әйбәт булды. Дөрес, мин мөселман, мәчеттә эшлим, бездә чеченнар, дагыстанлылар да укый дип беркатлылыгым белән әйтелгән сүзләрне ишеткән берәү: “Вот откуда, оказывается, ноги растут”,-дип нәтиҗә чыгарды һәм үзенең моңа ризасызлыгын белдерде. Аның фикеренчә, без, янәсе, ваһһабчылар тәрбиялибез. “Безнең сайтларга кереп карагыз, шуннан белерсез кемнәрне тәрбияләгәнне”,-дидем бу җәнҗаллы кешегә. Дөресен генә әйткәндә, мине ул бәндәләрнең мөнәсәбәте кызыксындырмады да. Мин бик тырышып компьютер өйрәндем, сәйлән (бисер) сәдәпләрен сатып алып, шулардан бер остаз ярдәмендә чәчәкләр ясарга өйрәндем. 7 гөлчәчәк (роза), 3 чалмабаш (пион) бәйләме ясадым. Аларны хатыным Әнисәгә бүләк иттем. Ә кызыма дигәне өйдә тора әле. Әле Чаллыга барган юк бит, аңа ул чәчәкләрне әлегә бүләк итеп булмады.
-Алар укырга үзләре чакырдымы?
-Юк, үзләре чакырмый алар. 55 яшьтән узган кешене алар укырга да алмыйлар. Укырга барганда миңа 57 яшь тулган иде бит инде. Бик актив булганга күрә генә мине укырга алдылар. Фәкать социаль тернәкләнүгә генә яшьнең аермасы юк. Шулай да мин аларга бүтән бармаска булдым. Ни өчен дигәндә, болай зур вакытка өйдән чыгып китүе авыр икәнлеген аңладым. Мин гаиләне ташлап китә алмыйм икән. Минем өчен беренче урында – гаилә. Менә шуңа күрә дә мин 10 көн алдан кайттым. Моның өчен дә алар ризасызлык белдерделәр.
-Илгизәр әфәнде, анда намаз укырга мөмкинчелек булдымы?
-Минем бу мәсьәләдә эшләр бик уңышлы килеп чыкты. Виктор исемле урыс ире белән бер бүлмәдә яшәдем. Ул Курск өлкәсеннән иде. Аның бер таныш хатыны бар иде. Ул даими рәвештә шул хатында яшәде. Шуңа күрә мин рәхәтләнеп, бер үзем бер бүлмәдә яшәдем. Тәһарәт алырга душ кабинасы бар иде. Шунда керәм һәм госел коенып алам. Аннары телефонымдагы интернетны карап, намаз вакытының кайчан булуын беләм. Намазларымны шул рәвешле үтәдем. Бары музейларга барганда гына намазны бераз чикереп укыдым.
-Музейлар димәктән, Курск дугасы - Ватан сугышы вакытында кискен борылыш алган урын. Аларның ул музейларына бару насыйп булдымы?
-Әйе, бардык, әлбәттә. Андагы бер авылда 46 гаилә яшәгән. Партизаннарга булышалар, дип немецлар 3 авылны, шул исәптән Большие Дубкины да яндырганнар. Бер хатын үзенең кечкенә баласын кочаклап, базда качып калмакчы булган. Әмма фашистлар бу хакта белеп алып, базга граната ыргытканнар. Ана кеше үлем ачысы белән баласын шулкадәрле кысып тоткан ки, соңыннан аларны аерып та ала алмаганнар. “Хәрби дан” музеена күп итеп солдат каскалары, патроннар, сугыш кораллары, партизаннарның, авыл кешеләренең шул чордагы киемнәре куелган. “Михайловские рудники” шәһәре җитәкчеләре, хезмәткәрләре, гомумән, халкы бу музейларны бик тәртиптә тоталар. Безнең андагы уку вакыты 2,5 ай, ягъни 75 көн булды.
-Илгизәр әфәнде, тимер табалармы әллә ул җирдә?
-Әйе, 1700 елда ук гайре табигый хәл барлыгын белгәннәр мондагы кешеләр. Компасның уклары уйный торган була биредә. Башта моның нәрсәдән шулай икәнлеген аңламаганнар, аннары гына тимер барлыгына төшенгәннәр. Бирегә данлыклы күп галимнәрне җәлеп иткәннәр. Шулар тимер бар, дип тапканнар. 1957 елда биредә шәһәр төзелгән. Аны “Михайловские рудники” дип атаганнар, ә гади халык телендә ул “Железногорск» дигән исем йөртә. Халкы бик бай түгел, дөрес, шоферлары мәрхәмәтле. Әйтик, син юл кырыена килеп басасың, ди. Шофер чыгып кит дигән сигнал бирә. Ә мин аңа китәргә кушам. Ул шофер янымнан: «Зур рәхмәт сезгә»,-дип китеп барды. Дөрес, ул бу сүзләрне русча әйтте. Гомумән, мин анда татарча сөйләшкән берәүне дә очратмадым. Татар җәмгыятьләрен дә тапмадым. Ә болай күрмәүчеләргә, инвалидларга анда халыкның мөнәсәбәте бик уңай. Анда миңа бик ошады. Шулай да миңа бу каладан 15 көнгә иртәрәк китәргә туры килде.
-Ни өчен иртәрәк киттегез?
-Беләсезме, мин бик гаилә җанлы кеше бит. Алар миңа юлламаны җәй көннәренә бирмәкче иделәр. Мин риза булмадым, чөнки ул чорда бакча эшләре күп була. Шуңа күрә мин кыш көннәренә ризалашкан идем. Тик мин “Михайловские рудники” каласына китеп баргач, Әнисәгә операция ясадылар. Шул операция аркасында миңа аннан иртәрәк кайтырга туры килде, чөнки Әнисәгә бернәрсә дә күтәрергә ярамады. Аллаһының рәхмәләре булсын, ул мине вокзалга килеп каршы алды. Әле август аенда тагын укырга барырга уйлыйм. Бу юлы Мәскәүгә барырга җыенам.
-Ә гаиләгезне яңадан ташлап чыгып китәргә туры киләчәк түгелме?
-Бу юлы мин кыска вакытка – 10 көнгә генә барырга уйлыйм. Анда укытучылыкка өйрәнергә телим.
-Әнисә ханым чыгарып җибәрерме соң?
-Ул каршы булмас, анысы. Аның белән өйләнешкәнебезгә быел 4 ел була. Курск өлкәсенә дә бер үземне чыгарып җибәрде бит ул мине. Миңа ышана ул. Хатынның мактарлык урыны бар. Тормыш итәргә җайлашкан кеше ул. Иң мөһиме – мине хөрмәт итә. Мин дә аны бик ихтирам итәм. Күп еллар буена аш-су остасы булып эшләп, пенсиягә чыкты ул. Һәр атнада 4 төрле бәлеш пешерә. Ял көннәрендә безгә малайлар килә. Дөрес, берсе безнең белән тора. Аның да балалары бар. Ул оныклар безнең белән намаз укыйлар. Алар Яшел Үзән мәчетендәге Коръән уку бәйгесендә катнашып, мактау грамоталары алдылар. 7 яшьлек улыбызга хәтта кул сәгате бүләк иттеләр. Хатыным мәчеттә Коръән дәресләре укыта. Ике оныгыбыз Коръәнне хәтем кылдылар, ягъни тулысынча укып чыктылар.
-”Железногорск» каласына укырга барганыгызга үкенмисезме соң?
-Юк, һич тә үкенмим. Кайбер күзле кеше дә әле шул кадәрле ерак арага үзе генә чыгып китәргә җөрьәт итмәскә мөмкин. Ә мин элек-электән Союз буйлап йөргән кеше буларак, Яшел Үзәннән чыгып китә алдым һәм исән-имин генә кайтып җиттем. Тагын шунысы бар: икенче кеше булып барсам да, мин “Михайловские рудники” каласына Татарстаннан юл ачучы кеше буларак саналырга хаклы дип саныйм. Ни өчен дигәндә, миннән соң бу шәһәргә тагын берничә кеше барып, укып кайтырга теләк белдерде. Ә уку ул беркайчан да комачауламый. Менә шуңа күрә бу калага барып кайтуыма беркайчан да үкенмим.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ