Илгизәр Хәмидуллин: “Нур” нәшриятендә күрмәүчеләр генә эшли”

Илгизәр Хәмидуллин: “Нур” нәшриятендә күрмәүчеләр генә эшли”

БӘЙЛЕ
2012 Дек 19
“Сөләйман” мәчетендә урнашкан “Ярдәм” фондының “Нур” нәшриятендә күрмәүчеләр өчен Мөхәммәд Гашыйкның дүрт китаптан торган фикһ җыентыгы нәшер ителде. Шул уңайдан нәшрият директоры Илгизәр Хәмидуллин белән әңгәмә кордык.

Илгизәр әфәнде, “Нур” нәшрияте 2007 елдан эшләп килә. Сукырлардан гына торган төркемнең китаплар бастыруын могҗиза дими, ни дисең?


Нәшриятта китаплар Брайль ысулы белән бастырыла. Зур хәрефләр белән начаррак күрүчеләр өчен дә чыгарабыз. Боларның барысын да үзебезнең хезмәткәрләр эшли. Төркемебез күрмәүчеләрдән генә тора. Бер гене кешебез күрә, ләкин ул да култык таяклары белән йөри. Коллективыбыз тату, үз вазыйфаларыбызны җиренә җиткереп, кешегә файдалы эш башкарабыз дип, дәртләнеп эшлибез. Хезмәтебез шатлык китерә. Чөнки безнең тырышлык кешеләргә җылылык, күңел шатлыгы бирә. Аудиокитаплар да әзерлибез, аларны профессиональ дикторлар укый. Ә калган эшнең бөтенесен дә сукырлар башкара.

Соңгы вакытта нинди китаплар бастырдыгыз?

Чираттагысы – Мөхәммәд Гашыйкның дүрт китаптан торган фикһ җыентыгын нәшер иттек. Әле аның беренче өлеше генә әзер булды. Монда намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ темалары буенча җавап табарга була. Китап Брайль системасы буенча чыкты. Иншә Аллаһ, якын тирәдә эре хәрефләр белән дә бастырылыр дип уйлыйм. Аннан алдан гына “Сөләйман” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинованың “Зрячим от незрячих” китабы нәшер ителде. Аны хәзер таратабыз. Шулай ук гакыйдә, намаз уку тәртипләре китабы чыкты. Тиздән Габдулла Әдһәмовның гакыйдә китабы басылачак.

Сез чыгарган китапларны сораучылар күпме?


Патша чорында, совет вакытында сукырлар өчен ислам китаплары бастырылмаган. “Нур” нәшрияте - сукырлар өчен китап чыгаручы беренче үзәк. Эшне 2007 елда башладык. Күп эш башкарылды. Күрүчеләр өчен китаплар бик күп. Сукырларга китаплар әле аз. Үземнең өемдә күрүче кеше юк, шуңа бу китаплар – минем өчен бердәнбер чыганак.

Китапларны сораучылар, алучылар, укучылар бик күп. Алар сораган китаплар арасында без бастырган китапларның бөтенесе дә юк. Әлегә мөмкинлекләр азрак. Киләчәктә, иншә Аллаһ, Аллаһның рәхмәте белән Коләхмәт-Серов урамнарындагы яңа мәчеттә эшне көчәйтеп җибәрергә уйлыйбыз. Чөнки анда җиһазлар көчлерәк, урын күп булачак.

Илгизәр әфәнде, киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

Төрле китапларны күбрәк чыгарасы килә. Сукырларның да ислам турында китаплар укырга хакы бар, алар китапсыз тилмерергә тиеш түгел. “Нур” нәшриятен оештырган өчен “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка зур рәхмәтемне әйтәм.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе