Яңа елның башы дөнья мөселманнары өчен шомлы һәм хәвеф-хәтәрле булды. Якын Көнчыгыштагы низаглар, Париждагы теракт. Шундый фикер кала: ислам дөньясы өстендә болытлар куера, ә мөселманнардан хәзерге заманның “начар егетләр”ен ясамакчы булалар. Мондый хәлдә илдәге мөселманнарга бүген ислам һәм ил алдында барлыкка килгән куркынычка җавап йөзеннән, үзләренең стратегиясен булдыру зарури.
Бу мәсьәләне без Россия мөселманнарының танылган дин эшлеклесе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән тикшереп карарга булдык.
Илдар хәзрәт, Сез безнең илдә мөселманнарга сәясәттән ерак торырга һәм үз көчеңне социаль хезмәт ягына юнәлдерергә кирәк дигән карашта торучы танылган дин эшлеклесе. Бу фикерне шулай ук социаль ислам, дип тә атыйлар. Шуны аңлатсагызчы: социаль хезмәт нидән гыйбарәт һәм ул бүген мөселманнар эшчәнлеген сәясәттән читләштерергә ничек булышачак?
Эш шунда ки, мин һәм күп кенә дин эшлеклеләре, ислам һәм мөселманнар җәмәгатьчелеге өчен төп куркынычның берсе булып исламлаштыру тора, дип саныйбыз. Исламлаштыру исламның асылын бозып күрсәтә. Ислам – ул хакыйкать, Раббыбызның ризалыгына ирешү юлы. Хакыйкать исә идеологиядән, хакимият өчен көрәштән, бу фани дөнья мәшәкатьләреннән өстен тора. Исламлаштыру аша исламны сәяси максатларда, хакимият өчен көрәштә файдаланмакчы булалар. Шул рәвешле, исламны түбәнгә төшерәләр, аерым кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә корал көченә әйләндерәләр. Ягъни ислам һәм исламлаштыру асылда төрле нәрсә, минем аларны фикер алышуда хәтта бер яссылыкка куясым да килми.
Сезнең соравыгызга әйләнеп кайтсак, исламдагы социаль хезмәт – ул исламлаштырудан аермалы буларак, идеология түгел, бәлки Аллаһының ризалыгы һәм кешеләрнең бәхете өчен гамәл кылудан гыйбарәт. Ул гыйбадәт кылуның, табынуның бер төре, дип әйтсәк тә була. Моның турында онытырга ярамый. Бүген кешеләр буш сүз, гайбәт сөйләүләргә күп вакытларын җәлеп итәләр, шуңа күрә тәгаен эшләргә, кешеләргә ярдәм итүгә вакытлары бик аз кала. Ә бу исә безнең ярдәмгә мохтаҗлыгы булган кешеләргә ярдәм итүдән, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүдән, җәмгыять тормышында катнашудан, ягъни социальләшүдән гыйбарәт. Менә ул нәкъ социаль хезмәт, дип атала да. Безнең “Ярдәм” мәчетендә, мәсәлән, күрмәүчеләргә, саңгырауларга, башка төр мохтаҗларга булышалар. Күптән түгел без Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең социаль юнәлеше кысаларында, ятимнәргә һәм инвалид балаларга ярдәм итү проектын эшләтеп җибәрдек. Боларның барысы да безнең өчен социаль хезмәт булып тора. Тик бу эшнең спектры киң булырга мөмкин.
Шуны аңлау зарури: хәзерге вакытта, бигрәк тә яшьләрдә, социаль гаделлеккә омтылу хисе көчле. Төрле кискен (радикаль) агым вәкилләре менә шул тойгыларга тәэсир итеп, үз карашлары белән яшьләрне дөрес, туры юлдан читкә тарталар. Алар чынлыкта бернинди мәсьәләне дә хәл итмәүче, киресенчә яңаларын барлыкка китерүче куян шулпасының шулпасын тәкъдим итәләр.
Шуңа күрә без яшьләрне радикаль исламны дәгъватлаучыларның ниндидер уйдырмалары белән башларын катырмаска, җәмгыятебездә барлыкка килгән мәсьәләләрне чишүдә актив катнашырга чакырабыз.
Социаль хезмәт – ул ниндидер идеологик проект түгел, ә иманыбызны ныгытуда турыдан-туры катнашы булган тәгаен гамәл кылу, изге эш.
Сез социаль хезмәт Россия мөселманнары эшчәнлегенең нигезен тәшкил итәргә тиеш дип исәплисезме?
Минем карашымча, бу ил мөселманнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берседер. Чөнки ул кешеләрнең иманын торгызу мәсьәләсе белән турыдан-туры бәйләнгән. Аллаһыга ышанган кеше мохтаҗларга булышудан читтә калырга тиеш түгел.
Социаль хезмәт һәм гаделлекнең мөһимлеге турында Коръәннән күп кенә аятьләр вә хәдисләр китерергә мөмкин. Иманлы кешегә боларның һәммәсе дә гадәти төшенчәләр. Моның өчен бернинди идеологик проектлар да кирәкми. Аның динебез тарафыннан билгеләнгән, моны бездән Раббыбызның көтүен һәм йөрәкләребезнең ихласи теләге икәнлеген белү дә җитә.
Моннан тыш, социаль хезмәт җәмгыятебездә мөселманнарны социальләштерү мәсьәләсенең бер әһәмиятле өлеше булып тора. Кызганыч ки, Россия мөселманнары арасында без кайбер читләшү, хәтта тәрәккыят нәтиҗәләреннән баш тарту тенденцияләрен күрәбез. Бу куркыта, чөнки ил мөселманнары үсешен тоткарлый һәм динара киеренкелек өчен нигез барлыкка китерә. Безгә мондый карашларны үткәрмәү кирәк һәм мөселманнарны социальләштерү өчен тиешле шартлар барлыкка китерү мәслихәт. Бу тотрыклы үсеш һәм барлык низагларны профилактикалау мәсьәләсе булып тора.
Дөньяның башка төбәкләрендә мөселманнарны радикальләштерү һәм исламлаштыру мәсьәләсе барлыкка килмәсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
Яшьләр һәм хатын-кызлар оешмалары, гыйлем бирү, ММЧ белән эшләү – төп юнәлешләр. Яшьләр һәм хатын-кызлар оешмалары стратегик әһәмияткә ия, чөнки нәкъ шушы төркемнәр кискен агымнарга тиз бирешә. Безнең мәчеттә, мәсәлән, яшьләр белән җитди эш алып барыла. Без ислам, җәмгыять мәнфәгатьләре өчен эшләргә теләк белдергән актив һәм битараф булмаган яшьләрне җыйдык. Минем белән янәшә гамәл кылучы мондый яшьләрне хөрмәт итәм.
Бу бик мөһим, чөнки без башында берләштерелгән мөселман яшьләре торган үзенчәлекле пирамиданы төзергә тиешбез. Ул җитәкчелек итеп кенә калмыйча, башкаларның эшенә юнәлеш биреп, мәчетләрдә дә, җәмгыятьтә дә яңа яшьләр клублары, берләшмәләре барлыкка килүгә булышачак. Яшьләрне мәҗбүр итү алымы белән эшләргә ярамый, чөнки ул шунда ук аларны читкә этәрүгә китерәчәк. Яшьләр нәрсәгә тартыла, аларны ни җәлеп җитә? Шуны аларга тәкъдим итү зарури.
Хатын-кыз оешмалары белән дә шундыйрак күренеш. Безгә хатын-кызлар даирәсендә нәрсә килеп чыгуына аерым игътибар бирү сорала. Ни өчен дигәндә, кискен агымнар мөслимәләрне үз мәнфәгатьләрендә файдалана.
Хатын-кыз оешмалары төрле кечерәк һәм зуррак мәчетләрдә булырга тиеш. Аларның үз районы мөслимәләрен берләштерүләре сорала.
Барлык билгеләнгән юнәлешләр буенча бүген Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтендә зур эш алып барыла. Әлеге юнәлешләр бүгенге көндә зур игътибар үзәгендә тора, тик аларның кайберләрен әле җитди рәвештә эшкәртү сорала.
ММЧ һәм мәгариф уңаеннан, бу юнәлешләрдә болай да зур эш алып барыла түгелме? Бу өлкәдә традицион ислам вәкилләренә кискен пропаганда вәкилләренә каршы тору мөмкиндер, дип уйлыйм.
Сүз дә юк, бу өлкәдәге нәтиҗәләр күзгә күренеп тора. Тик бу пунктларны искә төшермичә булмый. Дәүләт мөселманнар мәгарифен очраклы рәвештә генә актив якламый, чөнки бу юнәлешнең мөһимлеген аңлый. Казандагы Россия ислам университетының эшчәнлеге моңа ачык дәлил булып тора.
Әмма безгә кайчагында үз мәсьәләләребезне хәл кылганда кыюлык җитеп бетми сыман. Безгә ил эчендә генә көндәшлеккә сәләтле мәгариф үзәкләрен төзеп калмыйча, аларны халыкара мәйданда да барлыкка китерү зарури. Билгеле, ул финанслау мәсьәләсе дә, тик кыюлык мәсьәләсе дә. Мәсәлән, Болгар менә дигән андый урын була ала. Без үзебезгә илаһият белеме буенча якын, танылган хәнәфи, суфый галимнәрен дә чакыра алган булыр идек. Алар кыска семестрда дәресләр биреп кенә калмыйча, ел әйләнәсендә укытсыннар. Ягъни мондый белем бирү үзәгенең тулы канлы мөгаллимнәре булсыннар иде. Үзебезнең белем дәрәҗәбезне шундый югары ноктага җиткереп, абитуриентлар безгә үз илләреннән генә килеп калмыйча, бөтен дөньядан килергә омтылырлар иде. Бу дөньяда җиңел көч дип аталган нәрсә булачак, ил башка дөньяга үзенең мәдәнияте, мәгарифе, тормыш стандартлары аша үтеп керәчәк, дигән сүз. Бу - акыллы һәм максатлы ярашлы PR. Менә безгә дә әлеге җиңел көчне файдаланырга һәм үзебезгә үрнәк булырга кирәк.
Ул ММЧга да кагыла. Мәсәлән, бүген Россиядә төрле чит телләрдә, шул исәптән, гарәп телендә дә дәүләт каналлары эшләп килә. Безгә үз карашыбызны башка илләргә дә белдерү зарури. Шуңа күрә безгә халыкара мөселманнар ММЧсын барлыкка китерү мәслихәт, ул исә башка илләрдәге мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә көндәшлек кылырлык булсын. Бу мәсьәләдә кыенсынырга кирәкми. Халыкара дәрәҗәдә Россия мөселманнарының үз исемен һәм үз карашын белдерү кирәк. Бездә башка дөньяга тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар шикелле тоела.
Мәсәлән?
Без социаль ислам фикерен барлыкка китердек, бездә христиан һәм мөселманнарның гасырлар буена үзара тату яшәү тәҗрибәсе бар, безнең кабатланмас тарихыбыз һәм илаһият мәктәбебез бар, без көнбатыш системасы үзен өстен итеп куйган җирдә үз урыныбызны аңлый алырбыз, аңа альтернатива белдерергә әзербез.
Якын Көнчыгышта барлыкка килгән кайсы “Ислам дәүләте”н яки ИГИЛне без файдалана алабыз?
Мин югарыда аерым шәхесләрнең хакимлеген канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән исламлаштыру идеологиясе турында әйтеп узган идем инде. Ул фани дөнья идеологиясе, ул иман турында уйламыйча, бары сәясәт турында гына кайгырта.
Һәм иманга кагылышлы нәрсәләр турында. Әйдәгез, ИГИЛ эшчәнлегенең иманга кагылышлы файдасын үлчәп карыйк. Мин аның иманга кагылышлы файдасын белмим. Тик без динебезне торгызуда ИГИЛнең китергән зыянын санап китә алабыз. ИГИЛ бандитлары тыныч шартларда эшләүче журналистларның башын чапкан куркынычлы күренешләре бөтен дөньяны әйләнеп чыкты. ИГИЛ әгъзалары Якын Көнчыгыш илләре биләмәсендә терактлар уздыра, күпләп кешеләрне үтерәләр. Аларның җинаятеннән бөтен дөньяның коты очты. Шундый тәэсир кала: бөтен дөньяның игътибары аларга ошый булса кирәк.
Игътибар итегез: алар үзләрен үзләре видеога төшерәләр һәм аны интернетка куялар. Аларның бу юләрлеге безне тагын бер кат иманга бернинди катнашлары булмаганны раслый. Ул гамәл күбрәк нәфес кылуга охшаган, алар башкалардан үзенчәлекле итеп мыскыллап көлә, күңел ачалар.
ИГИЛнең хәятеннән бердәнбер плюс бар: ул мөселманнарга бүген ничек яшәмәскә кирәклекне күрсәтә. Бу тискәре үрнәк барлык мөселманнар дөньясы өчен ачы сабак булырга тиеш.
Исламлаштыру - ул мөселманнар туфрагыннан яралган көнбатыш суррогаты, ул мөселман билгеләрен һәм атамаларын алып, үзенә ислам тарихын һәм алар исеменнән сөйләү хокукын үзләштергән. Исламны сәяси уеннар коралына һәм хакимият көрәшендә аны кулланырга омтылып, күп санлы спекулянтлар һәм надан кешеләр кеше иманына биниһая зур зыян сала. Безгә бу хакта күп итеп, актив рәвештә сөйләү мәслихәт.
Сез халыкара дәрәҗәгә активрак рәвештә чыгуның зарулыгы хакында әйттегез. Тик бүген актуаль булу өчен илаһият белемен үстерү генә җитми. Безнең илдә һәм башка илләрдә мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләрнең сәбәбен комплекслы рәвештә белү сорала. Ә моның өчен җитди тикшеренүләр чынлап торып җитми дигән тәэсир кала.
Минем фикеремчә, Казанда күптәннән аналитик тикшеренү үзәген ачу мәсьәләсе тора. Ул үз тирәсенә дини, милләтара һәм башка социаль мөһим мәсьәләләр буенча көчле белгечләрне берләштерер иде. Безгә мондый фәнни институтның үзәге Казанда булырлык итеп эшләү кирәк, тик ул төрле төбәк, бәлки илләрнең белгечләрен берләштерсен. Казан исә зыялыларның башкаласы буларак, башка төбәк акыл ияләрен җәлеп итү урыны булсын. Халыкара һәм Россия тәҗрибәсен исәпкә алып, эксперт бәясе бирә алырлык һәм күп кенә мөһим мәсьәләләрне чишәрлек мондый үзәк булырга тиеш.
Бу безнең мөселман илаһият мирасын комплекслы һәм тәфсилле өйрәнүгә дә, хәзерге заман актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә дә кагыла. Казан башкала үзәге булсын өчен безгә халыкара дәрәҗәгә чыгарга һәм белгечләрне Мәскәү яисә Петербургтан гына чакырып калмыйча, бөтен дөньяның халыкара үзәкләреннән чакырырга кирәк.
Илдар хәзрәт, мин дөрес аңладыммы? Сезнеңчә, радикализм мәсьәләсен хәл итү өчен сәясәттән һәм идеологик уеннардан баш тартып, гамәл кылырга кирәк.
Әйе, нәкъ шулай. Мөселманнарга социальләшү сорала. Ислам һәм үзләре яши торган җәмгыять файдасына иҗат кылып яшәү кирәк. Һәм мөселманнарга күп санлы идеологик “изм”нардан котылу зарури, боларның барысыннан да мөмкин кадәр читтә тору мөһим. Безнең, ягъни мөселманнар алдында берничә зур бурыч: Раббыбызга гыйбадәт кылу, иманны торгызу буенча гамәл кылу, якыннарыңа ярдәм итү, ягъни социаль эш тора.
Безгә сәяси идеологиядән баш тарту, сәяси бәхәсләрдән һәм буш әңгәмәләрдән ераклашу мөһим. Болар безгә кирәкми. Бу файдасыз гына түгел, зыянлы да, чөнки безне әһәмиятле эшләрдән читләштерә. Бүген, кызганыч ки, күпләгән мөселманнар үзләренең кадерле вакытларын кирәкмәгән идеологик ыгы-зыгыга бирә. Нәтиҗәдә, чынбарлыктагы тәгаен гамәл эшчәнлек тойгысын бирү, буш демагогия һәм популизм белән алмаштырыла башлый.
Минем ышануымча, безнең, дин эшлеклеләренең вазифасы үз көчебезне тәгаен социаль эшкә юнәлдерүдән һәм кешеләрдә иманны торгызу өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Бу - безнең төп бурычыбыз, аннан без читкә тайпылырга тиеш түгел. Сәясәт безнең эш түгел, без Раббыбыз тарафыннан бирелгән эшкә: мәчет-мәдрәсәләрдәге, мөселман нәшриятларындагы яки интернеттагы гамәлебезгә җаваплы булырга тиешле. Биредә вариантлар күп булырга мөмкин. Алдыбызда очсыз-кырыйсыз эш тора.
Илдар хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.