Илһам Исмәгыйлев: «Кешегә шәфкатьлелек кылганда күңелдә рәхәтлек тойгылары барлыкка килә һәм йөрәк сөенә”

Казандагы “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды турында күп ишетергә туры килә. Биредәге эшләр чынлап та зур хөрмәткә лаек.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 27
Казандагы "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды турында күп ишетергә туры килә. Биредәге эшләр чынлап та зур хөрмәткә лаек.
"Инфо Ислам” мәгълүмати агентлыкның хәбәрчесенә әлеге фондның президенты Илһам хаҗи Исмәгыйлев белән очрашып әңгәмәләшкәнче,  шактый үгетләргә туры килде. Илһам әфәнде - беренче карашка, гадәти һәм бик тыйнак кеше. Ул үзе турында күп сөйләргә яратмый. Эшләре сөйли аның өчен.
Безнең әңгәмә вакытында да Илһам хаҗиның телефоны тынып тормады. Аңа кайберәүләр юридик мәсьәләләр, икенчеләре хәйрия ярдәме буенча шалтыраттылар. Шулай да һәр шалтыратучы Илһам хаҗиның күңел җылысын тойгандыр дип уйлыйм. Ник дигәндә, ул һәр тарафтан бирелгән күп санлы сорауларга үтә дә ихтирамлылык күрсәтеп җавап бирергә тырышты. Сезнең игътибарыгызга бу кызыклы кеше белән корган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Илһам хаҗи, Сез шактый яшь кеше булуыгызга карамастан, ни өчен хәйриячелек гамәле белән шөгыльләнә башладыгыз? Күңелегез шуңа тартылдымы, әллә ул Сезнең тормыш рәвешеме?

Бу сорауга шундук җавап бирүе кыен. Миңа бәхет елмайды: Аллаһы Тәгалә мине Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова кебек гаҗәеп киң күңелле кешеләр, асыл затлар белән очраштырды. Алар белән танышканнан соң, үземне аларның фикердәше икәнлекне аңладым. Тагын мин башкаларга ярдәм итә алуның зур бәхет икәнлегенә төшендем. Аннары кеше нәрсә генә кылмасын, аның ул гамәле үзенә әйләнеп кайтуы турында юкка гына әйтелмәгән бит. Мәчеттәге ул затлар белән без эшебезне башта азкеремле кешеләргә – ялгыз карт-карчыкларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә - ризыклар таратудан башладык.

Мөгаен, Сезнең үз тормышыгызда да ниндидер бер югалту булгандыр. Ачның хәлен тук аңламый дип юкка гына әйтмиләрдер. Әллә мин дөрес түгелме?

Әгәр дә минем хакта, гаиләм турында сүз алып барсак, бервакыт безгә бәхетсезлек килде. Көннәрдән беркөнне, әле мин һөнәрем буенча тәҗрибә күнекмәләре алып кына йөргәндә, кинәт җитәкчебез үзенә чакырып, өйгә кайтырга кушты. Йөзе аның борчулы иде һәм мин моннан нәрсәдер килеп чыкканлыгын аңладым. Өйгә кайтканнан соң, йортыбыз урынында янган кисәүләр генә калганлыгын күрдем. Ул чагындагы кичерешләремне сүзләр белән генә аңлатып булмыйдыр. Тик беренче чиратта - Аллаһының, аннары дуслар, туганнар һәм күршеләрнең ярдәмендә без иске янган йорт урынына яңасын салып куйдык. Шулчагында мин авыр минутларда мәрхәмәтле, кеше язмышына җитараф булмаган инсаннарның ярдәме никадәрле мөһим икәнлеген аңладым.

Хәзер инде Сездә кешеләргә ярдәм итү теләгенең каян барлыкка килгәнлеге ачыкланды. Нәкъ менә тормыштагы кыенлыклар аша яшәешнең мәгънәсенә төшенәсең, шулаймы?

Әйе, бу шулай. Раббыбыз Үзенең колларына алар күтәрә алган кадәр сынаулар җибәрә. Биредә түземлелек кылу – иң мөһиме. Бер авырлык артыннан соң, Аллаһының бүләге дә киләчәк. Мин әгәр теге йорт янмаган булса, язмышым кайсы якка үзгәргән булыр иде дип еш уйланам. Мөгаен, ул башка юнәлеш алган булыр иде. Ә мин Хак Тәгаләгә һәм барлык безгә ярдәм кулын сузучыларга бик рәхмәтле.

Сез барысы да хәйрия чаралары кылудан башланды дигән идегез. Аннары нәрсә? Сез ничек сукырлар белән эшләүгә күчтегез?

Аннары социаль өлкәдәге эшчәнлегебезне тәртипкә салу турында уйлана башладык. Ул вакытка инде бездә хәйрия ярдәменә даими мохтаҗ кешеләрнең исемлеге барлыкка килгән иде. Шуңа күрә дә хәйрия фондын рәсми рәвештә теркәү хакында уйланырга керештек. Шул рәвешле, 2007 елда "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды оешты. Аның 3 төп юнәлеше – сукыр һәм бераз күрүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге, нәшрият үзәге һәм социаль ярдәм үзәге булдырылды.
Шунысын әйтү кирәк: бу юнәлешләрне үстерү өчен коллективның һәр әгъзасыннан зур тырышлык таләп ителде. Безнең иҗтимагый булышчыларыбыз барлыкка килде. Икенче төрле, аларны волонтерлар дип тә атыйлар. Тагын шунысы мөһим: безнең коллективта профессионаллар гына түгел, фикердәшләр дә хезмәт куя.

Күзләре күрмәүчеләрне укытуы җиңел түгелдер, мөгаен.

Әйе, ул аерым күнекмәләр таләп итә. Ләкин бу бик кызыклы эш. Күзләре күрмәүчеләр безгә Россиянең төрле өлкәләреннән килә. Аеруча әле яңарак кына сукырайганнары безгә килеп кергән мизгелләрдә рухи төшенкелек халәтендә була. Ә бездә тернәкләнү курслары узганнан соң, алар күзгә күренеп, уңай якка үзгәрә. Чынлап та, болар инде бөтенләй башка кешеләр сыман. Күңелләре күтәренке, алар инде тормышның мәгънәсен аңлый.

Бу ничек килеп чыга соң?

Алар биредә рухи һәм гадәти тернәкләнү күнекмәләре ала. Ислам нигезләренә, намаз укырга өйрәнәләр, Брайль системасын үзләштерәләр, бармаклары белән Коръәнне укый башлыйлар, җирле шартларга яраклашып йөрү һәм компьютер дәресләре алалар һәм башкалар.
Кыскасы, аларны күзле кеше ярдәменнән башка яшәргә өйрәтәләр. Күзе күрмәүчеләрне җитәкләп йөрүче зат һәрвакытта да аларның янында булмаска мөмкин бит.

Сезнең Тернәкләндерү үзәгендә уку күпме тора?

Сез бу укулар түләүлеме дип сорарга телисездер, мөгаен.

Әйе.

Юк, алар бөтенләй дә түләүле түгел. Болардан тыш, туклану, яшәү һәм юл чыгымнары, шулай ук безнең алар өчен махсус нәшер иткән әдәбият – барысы да фонд хисабыннан башкарыла.

Болар шактый кыйммәткә төшәдер...

Без шуңа инанабыз: әгәр ихлас күңелдән Аллаһ юлында хезмәт итсәң, Аның ярдәменә дә исәп тота аласың. Аннары безнең эшләү чорында күп нәрсәләргә сәләтле оештыру советы барлыкка килде. Аның әгъзалары, үзләренең мөмкинлекләренә карап, безнең хәйрия фондына ярдәм итә. Дөрес, моннан тыш, безгә әле тагын төрле оешма, предприятие җитәкчеләренә, шулай ук эшкуарларга һәм юмарт кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Бәхеткә, башкалар язмышына битараф булмаучылар табыла, алар безнең үтенечкә колак сала. Без аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтле. Аллаһ малларын арттырсын, төрлечә нигъмәтләндерсен, дип дога кылабыз. Безнең күзләре күрмәүчеләребез дә алар өчен дога кыла. Билгеле булганча, мәзлумнәрнең (кыерсытылганнарның) догасы кабул булучан.

Әйтегезче, Сезнең фондта күзләре күрмәүчеләр үзләре дә эшлиме?

Әйе, фондта күзләре күрмәүче инвалидлар да хезмәт куя. Аларның кайберәүләре компьютер дәресләрен укыта, икенчеләре исә үзләре кебек үк инвалидларны җирле шартларны исәпкә алып, йөрергә өйрәтә. Алар шулай ук Брайль системасы буенча дөньяга чыгарылучы әдәбиятны, аудио китапларны нәшер итүдә дә катнаша.
Безнең күзләре күрмәүче хезмәткәрләребез бик активлар. Алар даими рәвештә нинди дә булса тәкъдим белән чыга, безгә исә аларны көчебез җиткән кадәр тормышка ашырасы гына кала. Мисал өчен, моннан берничә ай элек алар йөзү түгәрәге оештыру тәкъдиме белән чыккан иде. Без бу тәкъдимне «Оргсинтез” йөзү бассейны директоры Ирек Фәрит улы Даутовка ирештердек. Ул әлеге мөрәҗәгатьне бик җитди рәвештә кабул итте. Хәзер безнең инвалидлар атнасына ике тапкыр бассейнга барып, анда йөзәргә өйрәнә. Ә ул әлеге кешеләрне тернәкләндерүдә мөһим роль уйный.

Тагын нинди чаралар уздырасыз алар өчен?

Аларны атна саен Казандагы театрларга йөртәбез. Моның өчен без әлеге театрларның җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Хәйрия ашлары оештырабыз. Бу мәҗлесләр мәдәни программа белән бергә үрелеп бара.

Илһам әфәнде, әле сез тагын юрист буларак та мәгълүм кеше. Әйтегез әле, юрист буларак шөгыльләнергә вакытыгыз каламы?

Аңа вакытым калмый диярлек. Ләкин мин даими рәвештә камилләшергә тырышам. Һәр көнне диярлек үзгәргән законнарны өйрәнергә омтылам. Шулай да миңа юрист мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләрне башка юристларга җибәрергә туры килә, чөнки фондтагы эш барлык вакытымны ала.

Гаиләгә вакытыгыз каламы?

Бәхетемәдер инде, гаиләм искиткеч шәп минем. Хәләл җефетем төрлечә миңа булышырга тырыша. Әлбәттә, мин моны югары бәялим. Без аның белән шулай ук фикердәшләр. Шуңа күрә фондтагы эшем гаиләгә комачауламый, бәлки безнең мөнәсәбәтләр ныгый бара гына.

Балаларыгыз бармы?

Әйе, гаиләбездә ике бала – кыз һәм малай үстерәбез. Без кечкенәдән аларны мәрхәмәтле, Аллаһыдан курка торган итеп үстерергә тырышабыз. Алар лаеклы кешеләр булып үсәрләр дип ышанам.

Үзләрен игелекле эшләргә багышларга уйлаган кешеләргә Сез нинди киңәш бирер идегез?

Һәрвакыт үз йөрәгеңне тыңлый белергә кирәк. Мәрхәмәтле гамәл кылганда инсанның күңелендә рәхәтлек тойгылары барлыкка килә һәм аның йөрәге шатлана. Әгәр киресенчә булганда, кем әйтмешли, җаныңны мәче тырнаса, йөрәгеңә авыр булып китә.
Мәрхәмәтлелек кылу өчен шулай ук өйрәнергә кирәк, бу эш билгеле бер белем таләп итә. Ә гыйлемне динебезне өйрәнеп алырга була. Ислам дине һәр мөселманны фәкать рәхим-шәфкать кылырга, игелекле, изге гамәлләр генә эшләргә чакыра.

Әңгәмәдәш – Солтан ӘХМӘТОВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе