Безгә шунысы кызык тоелды: Россиядәге мөселманнарны тернәкләндерү үзәге фәкать Казанда гына була торып та, Чечняда уздырылган конкурста беренче һәм өченче урыннарны яулаган инсаннар башкалабыз Казанда белем алмаганнар. Шуны беләсе килү тойгысы Ибраһим Балаев белән әңгәмә үткәрүгә этәргеч бирде.
-Ибраһим әфәнде, башта безгә Чечняда уздырылган Коръән бәйгесе турында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. Кайчан үткәрелде ул һәм анда күпме кеше катнашты?
-Узган елдагы Гашүрә көнендә – 24 ноябрьдә Грозный каласының "Чечня йөрәге” дигән мәчетендә мэрия һәм Чечня мөфтияте күзләре күрмәүчеләр өчен тәүге тапкыр Бөтенроссия бәйгесе уздырды. Анда 6 төбәктән килгән 18 кеше катнашты. Алар Брайльчә Коръәнне дөрес һәм матур итеп уку буенча көч сынашты.
Бәйгене Грозныйның Баш казые Мөхәммәд Хийтанаев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Конкурста катнашучылар бер-бер артлы чыгып, куллары ярдәмендә махсус китаплардан Коръән аятьләрен укыды. Аларның осталыгы изге китапны никадәрле тиз һәм тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес укулары буенча бәяләнде. Бәйгедә иң күп балл җыеп, Чечен дәүләт университетының юридик факультеты студенты Хаҗиморад Мөхәммәдрәсүлев җиңеп чыкты. Икенче урынны Казаннан Рамазан Морзашев алды. Өченче урынга Чечнядан Әбүезит Туганов белән мин лаек дип табылдым. Безгә истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Анда берәү дә игътибарсыз калмады.
Бүләкләрне тапшыру тантанасы вакытында Мөхәммәд Хийтанаев сукырларга Коръәнне өйрәнүе никадәрле кыен булуга карамастан, белемгә омтылуларын югары бәяләде. Аларның күзле кешеләргә үрнәк булып торулары хакында әйтте.
-Ә Сез үзегез Брайльчә Коръәнне кайда һәм кайчан өйрәндегез?
-Моннан бер ел элек миңа Сукырлар җәмгыятенең элекке җитәкчесе Хәбәш Оздуев телефоннан шалтыратты һәм конкурста катнашырга теләгем бармы икәнлегем белән кызыксынды. Уңай җавап алгач, ул үзе үк мине Брайльчә язылган Коръәнне өйрәтә башлады. Хәбәш Оздуев үзе изге китапны балкар милләтеннән булган Азамат Битеревтан өйрәнгән. Ә Азамат кайчандыр Казандагы "Сөләйман” мәчетенә барып, Коръәнне Брайль системасы буенча үзләштереп кайткан булган. Шуңа күрә без үзебезне барыбер Казанда белем алган кешеләргә саныйбыз. Сүзләремне куәтләп тагын шуны әйтәсем килә: без, 5 кеше, Ингушетиядән Чечняга барып, бер айлык курсларда белемебезне арттырдык. Анда Азамат Битерев белән безне Рамзан хаҗи Мостаев укытты. Аларның икенчесе дә Казандагы "Сөләйман”да белем алган. Ә шәхсән үзем Казанга Ингушетия һәм Чечняда алган белемнәремне камилләштерү максаты белән килдем.
-Ингушетиядә мөселманнар күпме?
-Ингушетиядә яшәүче халыкның 99 проценты — мөселманнар. Гаиләдә һәммәбез дә - ислам әһелләре. Әтиебез Руслан 2009 елда вафат булды. Әниебез Золубән дә, бертуганнарым Мөхәммәд, Әхмәт, мин, Адәм һәм сеңлебез Мәрьям, хатыным Фатима — барыбыз да ислам динендә, бөтенебез намаз укый. Аерма фәкать шунда: һәммәсенең дә күзе күрә, бары мин генә сукыр. Мин хәләл җефетем белән Россиянең иң зур - 35 мең кеше яшәүче Икожемо дигән авылында торабыз.
-Күзләрегезне кайда югалттыгыз?
-2006 елның 21 ноябрендә мин күзле булып йокларга яттым, ә иртән дөм сукыр булып уяндым. Нәрсә булганын үзем дә аңламыйм. Табиблар да сәбәбен әлегәчә таба алмый. Элек күзле чагымда мәчеткә йөрдем, шулай да сүрәләрне күп итеп өйрәнә алмадым. Хәзер исә мин "Ясин”не дә тулысынча яттан өйрәндем. Бәлки Аллаһ миңа шуның өчен, Коръәнне ныграк өйрәнсен, дип бу сынауны биргәндер.
-Казаннан алган тәэсирләрегез ничек?
-Казан турында әйтә алмыйм, ә менә "сөләйман”лыларга, аеруча Мәликә ханым Гыйльметдиновага, аның бертуганы Илдар хәзрәт Баязитовка – барлык хезмәткәрләргә безгә укырга шуның кадәрле шартлар тудырганнары, никадәрле күп белем биргәннәре өчен ихлас күңелдән олуг рәхмәтләремне белдерәсем килә. Без Ингушетиядән 4 кеше килдек. Бу - безнең Казанга тәүге аяк басуыбыз. Мондагы сыман киң күңелле, ярдәмчел кешеләрне күргәнебез юк иде. Аллаһының рәхәтләре булсын барысына да.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ