
Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакый.
Госман Исхакый 1957 елның 25 маенда Казант шәһәрендә туа. Мөселман дини системасында 1982 нче елдан бирле эшли. “Гарәп дөньясы” югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния Нәзарәтендә җаваплы сәркатиб булып эшли башлый. Ливиянең Триполи шәһәрендәге Ислам университетының Шәригать факультетында укыганнан соң, Башкортостанның Октябрьск шәһәрендәге “Нуруль-Ислам” мөселман мәдрәсәсендә ректор һәм үзәк мәчетнең имам-хатыйбы вазыйфасын башкара.
1994 нче елда ул Татарстанга кайта һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1997 нче елдан - Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы. Шул ук елны югары дини уку йорты һәм фәнни учреждение дәрәҗәсендә булган Россия Ислам университетын оештыра башлый. 1998 нче елның 14 нче февралендә Татарстан Республикасы мөселман дин әһелләренең Берләштерелгән корылтаенда – мөфти, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана. 1998-2006 елларда - Россия Ислам университеты ректоры. Госман Исхакый 2011 елның гыйнварында отставкага китте.
Хәзер Госман Исхакый КАзанда Бишбалта мәчетендә имам.
Мөфтият сайты яза:
https://dumrt.ru/about-us/muftis/muftis_7.html
Госман Гомәр улы Исхаков 1957 елның 25 маенда Казанда туа.Үзбәкстанда Бохара мәдрәсәсендә,
Ливиянең Ислам университеты шәригать факультетында дини белем ала.
1982—1984 -СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб булып эшли.
1991—1994 - «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе ректоры, Башкортстан, Октябрьск шәһәре.
1994—1998 - ТР мөфтие беренче урынбасары.
1998—2006 - Россия ислам университеты ректоры.
1998 елда Татарстан мөселманнары мөфтие булып сайлана.1998 - 2011 елларда мөфти була.