Флүрә Ханнанова: "Булачак имамнар татар телендә сөйләшә белергә тиеш"

Татарстанда дини белем алган имамнар, милләтенә карамастан, сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да татар телен белергә тиеш дип саный “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 20 еллап татар теле һәм әдәбиятын укыткан Флүрә Ханнанова.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 24

Татарстанда дини белем алган имамнар, милләтенә карамастан, сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да татар телен белергә тиеш дип саный “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 20 еллап татар теле һәм әдәбиятын укыткан Флүрә Ханнанова. Ул безгә кайбер зарларын да җиткерде.

Мәчетләрдә вәгазьләрнең урысча алып барылуы гадәти күренешкә әйләнә бара. Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 20 елга якын татар теле, әдәбияты, татар тарихы, педагогика, методиканы укыткан Флүрә Ханнанова чит илләрдән килгән кешеләр татарча аңламый дип кенә мәчетләрнең урысчага күчүен һич дөрес түгел дип саный. Аның фикеренчә, Татарстанда дини уку йортларын тәмамлаучы студентлар, милләтенә карамастан, сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да татар телен белергә тиеш һәм ул моның өчен тырышлык куя. Шул ук вакытта Ханнанованың бу өлкәдә Татарстан мөфтияте, аерым алганда “Хозур” нәшриятына да үпкәсе бар. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Флүрә ханым, хәзер яшьләрнең күбесе берни булса диндә милләт юк, дип аклана. Сезнең мәдрәсәдә укучылар да шундый фикердә торамы? Сез аларга татар теле кирәклеген ничек сеңдерәсез?

– Дин, тел, милләт бер агачның өч тамыры һәм аларны һич кенә дә аерып карарга ярамый. Коръәндә шундый сүрә дә бар бит ("Әй кешеләр! Без сезне ирләрдән һәм хатыннардан яралттык һәм бер-берегезне танып белүегез өчен сездән халыклар һәм кабиләләр ясадык" - ред.).

Мәсәлән, әдәбият дәресләре ул бит әхлак дәрсләре. Исламдагы кеше әхлаклы булырга тиеш. Борынгы әдәби әсәр язучылар үзләре дә дини булган һәм әхлак турында яхшы җиткергән. Шуларның иҗатларын өйрәнә-өйрәнә әхлакка чакырабыз. Әлбәттә татар телендә бирү җиңел түгел,чөнки мәдрәсәдә башка милләт вәкилләре дә - таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр бар. Үзбәкләр белән кыргызларның телләре татарга якын әле, ә менә таҗикларның телләре бөтенләй төрки төркемгә дә керми бит. Алар белән эшләве авыррак, ләкин алар өйрәнергә тырышалар, чөнки кайсы мохиттә яшисең шул халыкның телен белергә кирәк дигән әйберне мин аларга әкренләп сеңдерәм.

Мине иң тетрәндергәне - мәдрәсәдә дәресләрнең, ә мәчетләрдә вәгазьләрнең урыс телендә баруы. Чит төбәктән килүчеләр татарча аңламыйлар бит, диләр дә, урысча гамәл кылалар. Бу бернинди кысага да сыя торган әйбер түгел. Татар телен саклый торган бердәнбер урыннар мәчет-мәдрәсәләр калды бит инде.

Халыкның милли үзаңы арта дип әйтмәс идем. Русиядә чыккан кануннарга күрә, ата-аналарда да телгә караш кире якка үзгәрә.

Мәдрәсәдә стандарт програмнар нигезендә татар теле дәресе читтән торып уку һәм кичке уку бүлекләрендә керми иде, бары әдәбият дип кенә кертәләр иде, менә узган көздән тел дәресләре дип тә керә башлады. Ягъни уку стандартларына тел һәм әдәбият дәресләре кертелгән. Ул атнасына ике сәгать.

– Сез татар телен ниндидер програмга нигезләнеп укытасыз? Дини уку йортлары өчен татар теле һәм әдәбиятын укыту дәреслекләре бармы?

– Мин татар теле һәм әдәбиятын бүлеп укытмыйм, ә бер дәрестә блоклап укытам. Менә XX гасыр әдәбияты нигезендә әлбәттә програм бик күп. Әхлакый темага язылган әсәрләрне, аерым алганда Габдулла Тукай, Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Фәнис Яруллин һәм башка кайбер язучыларны кертеп Сиринә Трофимова белән дәреслек эшләгән идек. Менә хәзер мәдрәсәләр өчен борынгы әдәбият дәреслеген эшләп маташам, чөнки алдагы дәреслеккә рецензия язган профессор Хатыйп Миңнеголов: “Ни өчен борынгы әдәбият алынмаган?” дип әйткән иде. Минем борынгы әдәбият нигезендә алдан ук аерым дәреслек эшләү планым бар иде, шуңа ул кермәде.

Зарымны да әйтим әле. Мин ул татар әдәбиятын укыту хрестоматиясен үз акчама эшләп, шәкертләргә тараткан идем. Ул эксперт комиссиясе аркылы үткән. Хатыйп Миңнеголовның рецензиясе бар. Шуны ишәйтү өчен Татарстан мөфтиятенең "Хозур" редакциясенә илтеп биргән идек, алар башка китапларны чыгара, ә менә татар әдәбияты китабын чыгарырга алынмый. Беркөнне телефоннан бик каты итеп:

"Инде Русия кысканы гына җитмәгән, сез дә кысасызмыни. Башка дәреслекләр белән беррәттән шул дәреслекне эшләп булмыймы?", дип әйткәч, "Ярар апа, мин мәдрәсәләр белән сөйләшермен дә шалтыратырмын" дигән иде. Инде бер ай узды әле дә шалтыратмый.

Ашыктыра-ашыктыра узган елның июль аенда ук алганнар иде ул хрестоматияне. Әле дә “Хозур” нәшрияты компьютерында ята. Сиринә Трофимова белән тик зарланып йөрибез. Татар әдәбияты дәреслегенә калгач, редакциядә акча юк, диләр. Стандарт програмга кергән икән, аны бастырып мәдрәсәләргә таратырга кирәк бит инде. Программасы да төзелгән.

Мәдрәсәләр ачылганда бернинди програмнар, бернәрсә юк иде. Мин "Нәрсәдән тотынырга икән?" дип буш комлыкка килеп кердем. Аннары әкрен-әкрен програмасын, әдәбият дәреслеген төзедем. Татар теле дәреслеген төземәдем, әлбәттә. Аны галимә Флүрә Сафиуллина белән эшләү планы бар иде. Эскизлары да калды. Ул да мәрхүмә булды, югарыдан караш шундый булгач, минем дә теләк бетте, әмма ул кирәк. Телдән дәреслек юк, шуңа һәркем үз казанында кайный.

Аның фигыле шул фигыль, сыйфаты сыйфат инде, ләкин бит шушы темалар нигезендә эшли торган күнегүләрдә дини тематика булырга тиеш. Без дә күнегүләрне дини тематикадагы җөмләләр белән алып эшли башлаган идек, менә тора инде. Башка мәдрәсә укытучыларыннан "Нинди дәреслек белән эшлисез?" дип тә сораганым бар, "Мәктәп дәреслеге белән эшлибез инде", диләр. "Соң мәктәп дәреслегеннән алар мәктәптә укып килгәннәр бит инде, аны кабатлап утыруда ни мәгънә бар” дип сукранганым бар.

– Сез татарлар һәм БДБ илләреннән килгән шәкертләрне бер төркемдә укытасызмы?

– Мин хәзер дәресләремне күбрәк кичке һәм читтән торып уку бүлегендә генә алып барам. Анда татар теле сәгатьләре бик аз, әмма бик рәхмәт әйтеп китәләр. “Татарчага өйрәнеп китәбез”, диләр.

Таҗикларга шигырьләр ятлатам, җөмләләр төзеткән булам. Сорау-җавап, ягъни диалог эшлибез. Бераз татар әдәбияты белән танышсыннар, белсеннәр дип язучылар турында сөйлим. Әсәрләр укыйбыз. Аларны шуннан артыгын әллә нәрсә эшләтеп булмый. Шулай да сөйләгәнне аңларлык булалар. Кайвакыт сөйләм телен үстерү дәресе буларак та үткәрәм. Әдәбиятны җылый-җылый укыйлар. Максатым китапка һәм шул әдәбият аркылы әхлакка тарту.

Кыскасы, грамматика тикшертеп утыртмыйм. Аларның төп коралы тел булырга тиеш. Белеме булып та, тел белмәү аркасында кеше алдына чыгып нәрсә сөйләргә белмичә аптырап торган имамны дин әһеле дип әйтеп булмый инде.

Кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклардан тыш, әле үзебезнең урыслашкан татарлар да бар бит. Манкортлар. Алар белән бик авыр. Башлангыч, дәвам итүче төркем дип укытсалар яхшы булыр иде, ләкин беренчедән безнең мәдрәсәнең мәйдан мәсьәләсе моңа мөмкинлек бирми. Галиев мәчетеннән файдалана идек, аны да хәзер алдылар. Класслар җитми. Икенчедән, өстәмә укытучылар алсаң, аларга хезмәт хакын түләргә кирәк.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе