Фәүзия Бәйрәмова: " Владивостокта мәчет салыныр, иншаллаһ!"

Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән, бу көннәрдә Приморье краенда эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Ул Владивосток, Уссурийск, Артем, Находка, Партизанск шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, төбәкнең татарлар белән бәйле тарихын өйрәнде, милли һәм дини оешмаларның бүгенге хәле белән танышты. Шушы нисбәттән безнең хәбәрчебез ерак сәфәрдән кайткан язучы белән әңгәмә корды, шуны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 04
Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән, бу көннәрдә Приморье краенда эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Ул Владивосток, Уссурийск, Артем, Находка, Партизанск шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, төбәкнең татарлар белән бәйле тарихын өйрәнде, милли һәм дини оешмаларның бүгенге хәле белән танышты. Шушы нисбәттән безнең хәбәрчебез ерак сәфәрдән кайткан язучы белән әңгәмә корды, шуны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

- Фәүзия ханым, Ерак Көнчыгышта татарлар күпме, алар анда ничек барып чыккан, бүгенге хәлләре ничек – шулар турында укучыларыбызга да кыскача мәгълүмат бирә алмассызмы?


- Әйе, хәзергә кыскача гына мәгълүмат бирергә туры килер, чөнки Ерак Көнчыгышта төрки-татарларның тарихы бик зур, бик борынгы, ул бер әңгәмә кысаларына гына сыярлык түгел, бу хакта әле күләмле хезмәтем дә булыр, иншаллаһ! Ерак Көнчыгыш үзе дә берничә Европа илен сыйдырырлык дәрәҗәдә зур, җирләре иксез-чиксез, аңа Приморье краеннан тыш, Хабаровск, Амур, Магадан, Чукотка, Камчатка, Сахалинны да кертергә кирәк. Бу җирләрдә йөз меңнән артык татар яши, шуның 12 меңләбе – Приморье краенда. Әмма җирле татарларның әйтүе буенча, бу сан күпкә киметелгән булырга тиеш, чөнки күпчелек шәһәрләрдә халыкның өчтән берен, дүрттән берен татарлар тәшкил итә. Дөрес, соңгы елларда татарларның саны кимегәннән-кими бара, алар өченче, дүртенче урыннан бишенче урынга төшкәннәр, татарлар урынын кытайлар, кореецлар, үзбәкләр һәм таҗиклар алган. Приморьеда урыслар да нык кимегән, алар күпләп үзәк Россиягә күченәләр.

Ә инде тарих мәсьәләсенә килгәндә, төрки халыклар, шул исәптән, татарлар да бу якларда бик борынгы заманнардан яшәгәннәр. Ерак Көнчыгыш җирләре, халкы-ние белән, 6-8 гасырларда Төрки Каганатлар составында була. 1215 елларда исә бу җирләрне татар-монголлар яулап ала, алар кара урманнарда юллар салдыралар, ям элемтәсе булдыралар, шәһәрләр төзиләр... Хәзер дә Сахалин утравының көньягында Алтын Урда шәһәрләренең хәрәбәләре табыла, шулай ук Амур тамагында да 13-14 гасыр татар шәһәрлекләре бар. Мин Приморье краеның музейларында төрки балбалларны да, һун бабаларыбызның сугыш коралларын да, Алтын Урда чоры табылдыкларын да очраттым, әмма аларны биредә төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр, ә бохай, мохэ, җирле тунгус-манчжур кабиләләре белән генә бәйлиләр. Җир-су атамаларында да төрки-татар сүзләре шактый, әйтик, хәзерге Дальнереченск шәһәре элек ИМАН, дип аталган, Партизанск – СУЧАН булган, ә төбәкнең иң зур күле хәзер дә ХАНКА (Хан күле) дип атала... Әмма биредәге рус галимнәре бу атамаларның барысын да кытайлар белән бәйлиләр, төбәкнең төрки-татар чоры бөтенләй өйрәнелмәгән. Мин һәр шәһәрдә дә музейларда булдым, тарихчылар белән очраштым, китапханәләрдә татар тарихы белән бәйле хезмәтләрне уйрәндем, төбәкнең борынгы тарихы буенча бик күп фәнни китаплар алып кайттым, шулар нигезендә, Ерак Көнчыгыштагы борынгы татар тарихы турында аерым хезмәт язарга уйлыйм. Әмма моның өчен әле шул тирәдәге берничә урынга – Камчаткага, Сахалинга, Амур һәм Хабаровск өлкәләренә барырга кирәк булачак.

- Әлбәттә, ул борынгы чордагы татарлардан, сүзләре калса да, үзләре калмагандыр инде, күп еллар үтте бит... Татарлар бу төбәкне икенче тапкыр кайчан үзләштерә башлаган?


- Әйе, кояш чыгышындагы борынгы төрки-татарларның бер өлеше кытайлар тарафыннан “йотылган”, ягъни, төрле тарихи сәбәпләр аркасында кытай-манчжур милләте составына күчкән, бер өлеше Себер киңлекләренә таралып, андагы төрки халыкларны тәшкил иткән, бер өлеше Идел-Уралга ук килеп җитеп, борынгы болгарлар белән бергә, хәзерге татар милләтенә нигез салган. Ә Ерак Көнчыгышка татарлар яңадан руслар белән бер чорда – 19 гасырның икенче яртысында килеп урнаша башлыйлар. Владивостокның үзенә дә нибары 1860 елларда гына нигез салынуын онытмаска кирәк, архивлар да шул чордан гына туплана башлый. Татарлар бирегә төрле юллар белән килгәннәр – ихтыяри-мәҗбүри дә, ягъни, үзләре теләп тә, сөргенгә сөрелеп тә, эзәрлекләүләрдән, хөкемнән качып та дөнья читенә киткәннәр. Мин Владивосток шәһәренең Приморье край китапханәсендә соңгы йөз ел эчендә уздырылган халык саны алу нәтиҗәләрен өйрәндем. Әйтик, 1897 елгы беренче халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Приморье өлкәсендә (ул чагында бик зур төбәк шулай дип аталган) 1185 ир-ат мөселман, 85 хатын-кыз мөслимә яшәгән. Бу әле болар барысы да татар дигән сүз түгел, шулай ук хатын-кызлар да хисапка алып бетерелмәгәнгә охшый. Көньяк Уссурий округында бу сан – 510 ир-ат, 4 хатын-кыз, шуларның 148-е Владивосток шәһәрендә яшәгән. Аерым саналган Уссурий округында исә 109 мөселман ир-ат яшәгән. Бу халык санын алуда милләтәрнең кайсы телдә сөйләшүе дә исәпкә алынган. Әйтик, Приморье өлкәсендә 1897 елда татар телендә сөйләшүче 979 ир-ат, 55 хатын-кыз теркәлгән, мишәрләр аерым язылган, алардан 23 ир-ат исәпкә алынган. Шул исәптән 495 татар ире, 2 хатын-кыз Көньяк Уссурий округында, 54 татар Уссурий округында яшәгән. Владивосток шәһәрендә исә ул вакытта 139 татар ире, 2 хатын-кыз яшәгәнлеге теркәлгән, хатын-кызларның күпчелеге хисапка кермәгәнгә охшый. Ул вакытта зур бер өлкәдә нибары йөз меңләп кенә кеше яшәгәнен, Владивостокта урыслар саны ун мең тирәсе генә булганны истә тотсак, татарлар саны алай аз күренми - өлкәдә ике меңгә якын, шәһәрдә - ике йөз тирәсе...

1923 елда инде өлкәдә татарлар саны 6532 кешегә җитә, бу – революцияләр нәтиҗәсендә, ачлыктан качып бу якларга килеп егылган татарлар булырга тиеш. Узган гасырның утызынчы еллары исә үзенең сөргеннәре белән “данлыклы”, галимнәрнең әйтүе буенча, Ерак Көнчыгышка диңгез юлы белән генә дә 1 миллионнан артык кеше сөргенгә сөрелгән, төрмәләргә озатылган, алар арасында 7 меңнән артык татар да булган. Бер Артем шәһәрендә генә дә ГУЛАГның 7 төрмә-лагеры булган, икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бирегә хәтта “Идел-Урал” легионы татарларын да китергәннәр, халык аларны “Америка татарлары” дип атап йөрткән, чөнки аларны СССРга Америка тапшырган. Сөрген сроклары беткәч тә, бу татарларның бер өлееше Артемда яшәп калган, шахтада эшләгән, татар кызларына өйләнеп, тормыш корып җибәргәннәр, аларның балалары бүген дә биредә яши.

- Артем, шахта, дип сүз башлагач, татарларның ул чорына да кагылып үтик инде. Билгеле булганча, узган гасырның утызынчы елларында бу яклардагы шахталарда эшләргә бик күп Идел-Урал татарлары китә. Аларның бүгенге язмышлары ничек, анда калган балаларының тормышлары ничек? Татарлыкларын онытмаганнармы, туган яклар белән элемтә тоталармы?

- Әйе, бу якларда беренче шахтерлар татарлар була. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артемда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Әйтик, Артемның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артем шахтерлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе - Әхмәтша Җиһаншин, Түбән Тәкәнеш авылыннан. Артем шәһәрендә Җиһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр. Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның 10 проценты, ягъни, меңнән артыгы – татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр. Биредә инде барлык шахталар да ябылып беткән, күмерне Кытайдан ташыйлар. Карт як үлеп бара, урта буын, яшьләр тоташы белән диярлек катнаш никахларда тора. Әмма Артем татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның “Туган дин” дип аталган иҗтимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артем татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук “татар клубы” дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артемда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, җомга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар, күрше Тавричанка бистәсе мулласы, элеккеге шахтер Фәүзи хәзрәт Хамматхановның сөйләвенчә, хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры җир табып намаз укучылар булган. Артемда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та Фәүзия хәзрәт йөри. Артем шәһәрендә мин халык белән махсус очрашу уздырдым, милли хәрәкәт җитәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәҗәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Мин шулай ук шәһәрнең таҗиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, ерак түгел диңгез-океан җәйрәп ята, янәшәдә генә халыкара аэропорт, төбәкнең башкаласы Владивосток та кул сузымында гына... Артем шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә - Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артем шәһәренең “Туган дин” оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм.

- Фәүзия ханым, сез әле генә бик бирелеп татарлар яшәгән шахта шәһәрләре турында сөйләдегез. Әмма Приморье крае диңгез төбәге буларак та билгеле бит. Тын океан ярында утырган калалар, аларда яшәүче татарлар турында да сөйләсәгез иде?

- Әйе, Приморьены Владивосток һәм Находка шәһәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Мин аларның икесендә дә булдым, татарлар белән очраштым, музейларында татар тарихы белән таныштым, мәчетләрендә намазларымны укыдым... Әлбәттә, Владивосток шәһәре – милли тормышның үзәге. Биредә 1992 елда ук “Туган тел” дип аталган татар мәдәният үзәге оеша, аның беренче җитәкчесе Гыйззәтуллин Җәүдәт була. Шул елны ук Вольно-Надежденски бистәсендә Сабантуе уздырыла башлый, бу күркәм традиция менә инде 20 ел буе дәвам итә, быел федераль Сабантуй да Владивостокта үтәчәк, иншаллаһ! Татар-башкорт милли оешмасында төрле елларда Җәүдәт Гыйззәтуллин, Ринат Якуб, Любовь Сермягина, Марс Миннәхмәтов, Урал Сафуганов, Риф Харисов җитәкчелек итә, 2009 елның апрелендә эшмәкәр Рамил Килмөхәммәтов бу җаваплы урынга сайлап куела.

Владивосток – интеллектуаллар шәһәре, биредә татарның каймагы җыйналган, дисәң дә ярый. Татарлар арасыннан ректор һәм проректорлар да, капитаннар һәм штурманнар да, зур җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр дә бар, миңа аларның кайберләре белән очрашырга да туры килде. Әйтик, Ерак Көнчыыгыш федераль университет проректоры (элек ректор булган), Магадан өлкәсендә туган милләттәшебез Әнвир Фәткуллин, отставкадагы икенче ранг капитаны, диңгезче, су асты көймәсендә хезмәт иткән, хәзер “Росморпорт”ның Владивосток филиалы директоры урынбасары, “Туган ил” татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары, кояш чыгышында беренче татар театры директоры, Башкортстанда туган Урал Сафуганов, отставкадагы икенче ранг капитаны, корабль командиры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, Әлмәттә туган, менә инде 15 ел буе Сабантуйларда спорт өчен җавалы милләттәшебез Газинур Фәрәхиев, зур эшмәкәр, Сабантуйларның химаячысы, Башкортстанда туган Лилия ханым Цептнер, ВВС капитаны, бөтен гаиләсе белән милли эшләрдә катнашкан Венер Гарифуллин һәм башкалар, һәм башкалар... Шулай ук 1992 елдан бирле Приморье краенда татар-башкорт хәрәкәтендә иң актив катнашкан, күзгә күренмәгән бөтен эшләрен алып барган, оешманың архивын туплаган, Владивосток татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, югары белемле педагог-психолог Әлфия ханым Сафуганованы, үз сәхифәләрендә татарлар тормышын даими яктыртып килгән “Утро России” газетасы редакторы Дамир Гайнетдиновны, 20 ел буе Сабантуйларны алып барган Фәнисә Искәндәрованы һәм дистәләгән татарларны бу исемлеккә кертергә мөмкин. Мин алар турында зурлап язармын әле, иншаллаһ!

“Туган ил” оешмасы төбәктә оештырылган бөтен милли-мәдәни чараларда катнашып бара, биредә татарның йөзен алар билгели, әйтик, хакимият уздырган шәһәр көннәрендә, төрле фестивальләрдә, музейларда уздырылган күргәзмәләрдә шушы оешма вәкилләре чыгыш ясый. Моннан тыш, 2009 елда Владивосток шәһәрендә милләттәшләребез татар театры оешырып җибәрәләр, Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәрен сәхнәгә куеп, аны Владивосток, Артем, Уссурийск, Находка шәһәрләрендә күрсәтәләр. Бүгенге көндә бу үзешчән театрга татар оешмасының беренче җитәкчесе Җәүдәт Гыйззәтуллин исеме бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу халык театры Ерак Көнчыгышта гына түгел, бөтен Себерендә бердәнбер татар театры, аны Урал Сафуганов оештырган һәм җитәкләп алып бара. Ирле-хатынлы Сафугановлар татар театрының гына түгел, төбәктәге бөтен татар-башкорт хәрәкәтенең үзәгендә торалар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

- Сез, тарихчы булгач, бу яклардагы тарих белән Владивосток шәһәрендә тагы да ныграк кызыксынгансыздыр инде? Анда кайларда булдыгыз, нинди яңалыклар белеп кайттыгыз?

- Әйе, мин Владивостокка нәкъ шул максат белән килдем дә - музейларда, архивларда, китапханәләрдә булырга. Мин биредә Максим Горький исемендәге Приморье дәүләт китапханәсендә булдым, йөз еллык халык саны алу нәтиҗәләрен өйрәндем, ул китаплар биредә барысы да саклана. Шулай ук Арсеньев исемендәге крайны өйрәнү музеенда борынгы тарих белән бәйле материалларны өйрәндем. Иң мөһим эшем Владивосток шәһәрендәге Тарих, археология һәм этнография институтында тарихчылар белән махсус очрашу булды, бу очрашуда Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе Рамил әфәнде Килмөхәммәтов һәм Владивосток шәһәре татар-башкорт оешмасы рәисе Әлфия ханым Сафуганова да катнашты. Тарихчылар – Вадим Тураев, Людмила Гәлләмова, Юлия Аргудяева, Александр Ивлиев, Галина Ермак һәм башкалар Приморье крае тарихына җентекле анализ ясадылар, татарлар белән бәйле тарихи фактлар турында да әйттеләр. Әйе, бар биредә татар эзләре, бар, аны беркая куеп булмый, әмма төбәктәге татар тарихын беркем дә махсус өйрәнмәгән, эзләнмәгән, хезмәтләр язмаган. Бер өлкән галимнең әйтүенчә, “татарлар темасы алар өчен перспективасыз” икән, ягъни, төбәк тарихын кытайлар белән бәйләп өйрәнү алар өчен күпкә файдалырак. Әмма мин бу тарихчыларның үзләре өчен яңарак юнәлештә эшләп карыйсы килүләрен дә тойдым, бу – борынгы төрки-татар темасы, төрки-татар тарихы. Әмма аларның Казан белән элемтәләре юк булып чыкты, мин дә татар эзләрен барлап Татарстаннан бу якларга килгән беренче язучы-тарихчы булып чыктым... Мин Приморье крае тарихчыларын Казанда үткән фәнни-гамәли конференцияләргә дә чакырдым, борынгы тарихка яңа күз – төрки күзлек аша да карау өчен бу бик мөһим, чөнки төрки-татар факторы булмаса, бу бөек тарихка чин-мачин хуҗа булачак, ул процесс инде бара...

Соңыннан безгә Тарих институтының искиткеч бай музеен күрсәтеләр, ул, нигездә, төбәкнең иң борынгы чорын чагылдырган археологик табылдыклардан тора. Монда да төрки-татар эзләре бар, әмма аларга татар дип язылмаган... Ә менә бронза көзгеләр күргәзмәсе яныннан мин тыныч кына үтеп китә алмадым, чөнки алар рәвешләре белән дә, артларына төшерелгән бизәкләре белән дә безнең Болгардан табылган көзгеләрне хәтерләтәләр иде...Ә инде свастика тамгалары белән уратып алынган бронза көзге һун бабаларыбыздан калган рун язулы истәлек булып тора, кояш хәрәкәтен аңлата. Мин моны музей хезмәткәренә дә әйттем, ул моңа бик гаҗәпләнде, бу тамгага беренче тапкыр игътибар итүен һәм мондый версияне беренче тапкыр ишетүен әйтте.

- Фәүзия ханым, тарих буенча бераз мәгълүмат алдык, инде бу якларда диннең торышы турында да бераз сөйләп китсәгез иде? Владивостокта ничә еллар буе мәчет салырга җир бирмиләр икән, дип ишеткән идек, ул хәзер ни хәлдә? Анда дин эшләре ничек тора, халык кая гыйбадәт кылырга йөри, муллалары бармы?

- Чыннан да, мәчет мәсьәләсе монда бераз катлаулырак тора. Хакимият мәчет салырга дип дүрт тапкыр җир бирә, дүрт тапкыр кире ала, җитәкчеләр алышынган саен, карарлар да алышына... Хәзер уңай якка бераз хәрәкәт киткән инде, мәчет өчен берничә урын тәкъдим иткәннәр, үзара тату булсак, Владивостокта мәчет салыныр, иншаллаһ! Әмма, кызганычка каршы, биредә дә милли хәрәкәт икегә бүленгән, ә хакимият моннан бик оста файдаланырга мөмкин, ягъни, үзебезнең таркаулыкны гаепләп, тагы мәчетсез калдырулары бар, Аллам сакласын! Владивосток шәһәрендә мөселманнарның намаз укый торган гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар, муллалары – Үзбәкстаннан кайткан татар кешесе, Абдулла хәзрәт. Биредә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге – үзбәкләр, таҗиклар һәм Кавказ халкы. Татарлар да үзләренчә дин тотарга тырышалар, бигрәк тә өлкән як, апа-әбиләребез шушы изге юлда йөри. Шәһәрдә Коръән ашлары, дини мәҗлесләр еш уздырыла, миңа да Урал һәм Әлфия Сафугановлар уздырган Коръән мәҗлесендә булырга туры килде, анда милли киемнәрдән бик күп татар апалары килгән иде...

- Приморьеда чын мәгънәсендә эшләп килгән берәр мәчет бармы соң, яки манарасыз гыйбадәт йортлары гынамы?

- Андый мәчет Находка шәһәрендә бар, ул Приморье краенда бердәнбер ике катлы, манаралы таш мәчет. Ул шәһәрнең иң матур җиренә - Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә беренче азан шушы мәчеттә яңгырый, чөнки ул кояш чыгышында булган беренче мәчет, аннан ары бары тик океан гына... Бу мәчет 2006 елның 23 октябрендә ачылган, аңа кадәр шәһәрдә гыйбадәт йорты гына булган. Мәчеттә имам булып Абдулвасит хәзрәт эшли, ул Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, татарча белгән үзбәк кешесе. Әмма Находка шәһәрендә бөтен дини һәм милли тормыш бер кеше тирәсендә - милләттәшебез, Кукмара егете Нуретдин Садретдинов тирәсендә кайный. Ул – элеккеге диңгезче, штурман, хәзер эшмәкәр, шул ук вакытта Находка шәһәренең “Туган тел” татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, “Ислам” дип аталган дини оешма рәисе, бөтен татарларның, мөселманнарның ярдәмчесе. “Туган тел” оешмасы Находка шәһәрендә 2002 елдан эшли башлый, башта аның белән “Водоканал” җитәкчесе, соңрак эшмәкәр булып киткән Наил әфәнде Шаһинуров рәислек итә, аңа Технология һәм бизнес институты ректоры, милләттәшебез Рәисә Шакир кызы Говоруха ярдәмгә килә. Бүген исә “Туган тел” оешмасының актив үзәге бар, милли ансамбльләре эшләп килә, алар шәһәрдә һәм крайда оештырылган барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга тырышалар. Находкада шулай ук татар зираты да бар, мөселманча күмүне мәчет тулысынча үз өстенә алган.

Находка шәһәрендә мин күп татарлар белән очраштым, аларның тетрәндергеч язмышларын тыңлап, күзләремә яшь килде, мин алар турында язармын әле, иншаллаһ! Татарлар бирегә сөрелеп тә, сөргеннән качып та, ачлыктан качып та, эшкә язылып – вербовка белән дә килгәннәр, диңгезче татарлар да күп. Шәһәрдә барлыгы 150 мең кеше яши,шуларның 1363-е – татарлар, әмма бу сан шактый киметелгән булырга тиеш, чөнки моннан ун ел элек Находкада ун мең татар яшәгән, диләр... Находка шәһәр музееның беренче директоры, моннан 80 ел элек Уфа шәһәрендә туган милләттәшебез Рәисә Нури кызы Паутова (Сафиуллина), архив материалларына таянып, “Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX-XX вв.) дип аталган китап язган (Находка, 2007), ул анда татарлар турында да шактый мәгълүмат биргән. Бу музей-күргәзмә комплексының директор урынбасары булып шулай ук Марина Нургалиева эшли, ул милләттәшебез Илдар Нургалиевның хатыны булып чыкты. Алар миңа Находка музеена гына түгел, ә шәһәрдән шактый читтә булган археология лагерына – “Палеодеревня” дип аталган тарихи тыюлыкка да сәяхәтемне оештырдылар, бу эштә Находка шәһрендә яшәүче милләттәшләрем Нуретдин Садретдев, Мәдинә апа Корбанова да миңа ярдәмче булдылар. Моннан 30-40 мең еллар элек кешеләр яшәгән бу тарихи урыннар, таулардагы мәгарәләр, үзәнлекләрдәге борынгы агач йортлар, җир куышлары, аларда мич белән җылытылган сәкеләр, учак урыннары, эш һәм сугыш кораллары чал тарихны күз алдына китерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк, “Палеодеревня” (“Борынгы авыл”) дип аталган ачык һавадагы бу музей комплексын гамәлгә куючыларның берсе – Находка шәһәренең “Туган тел” татар-башкорт оешмасы. Биредә татарлар да эшли булып чыкты – Илдар Нургалиев борынгы тарих белән таныштырса, Буа егете Рөстәм бу байлыкны саклый икән. Борынгы авылдагы тарихи сыннарны исә миләттәшебез Зөләйха Җиһаншина ясаган, бераз татарга да охшатып ясаган кебек тоелды... Шулай ук бу тирәдәге бер бистәне заманында “Татарская слобода” дип атауларын да әйтеп үтәргә кирәк.

Бу тирәдә шактый атамалар татарча, әйтик, заманында Казанка, дигән авыл булган, ул Сучаннан (Партизанск) ерак түгел. Монда тарихи урыннар бик күп, “Алтын үзән” дип аталган урын да бар, кайберәүләр әйтүенчә, биредә Чыңгыз ханның алтыны күмелгән, имеш, үзен дә монда күмелгән дип әйтүчеләр бар. Мин янәшәдәге Партизанск шәһәрендә дә булдым, ул да шахтерлар каласы, заманында татарлар күпләп яшәгән кала. Ул заманда аның исеме Сучан булган, 60-нчы еллар азагында кытайлар белән бәрелешләр килеп чыккач, кытайча дип уйлаган бөтен атамаларны русчага әйләндереп чыкканнар, имеш, алар монда килеп, рус җирләренә дәгъва кылмасыннар дип... Без Партизанск шәһәренә Находканың үзешчән башкаручылары белән бергә бардык, шәһәр музеенда татарлар алдында чыгыш ясадык. Милли калфаклардан, ак яулыклардан беренче рәткә килеп утырган татар апаларын күргәч, үзеңне Татарстанда кебек хис итәсең – монда ул кичне татар теле, татар моңы өстенлек итте. Партизанскида әле яңа гына “Туган як” дип аталган татар-башкорт оешмасы төзелгән, аларга Находка шәһәре татарлары ярдәм итеп тора, бәлки бергәләп бу якларның да борынгы тарихын өйрәнербез, иншаллаһ!

Мин Находка шәһәрендә бу сәфәремдә үземә ярдәм иткән Нуретдин Садретдиновка, затлы, булдыклы милләттәшем Мәдинә апа Корбановага, зыялы галимә Рәйсә апа Паутова-Сафиуллинага, минем белән әңгәмә корган Әминә апа Хәсәновага, аның кызы Камиләгә, Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприяновага, Галия Ишмөхәммәт кызы Никифоровага, үзәк өзгеч язмышлы, 1943 елгы ачлыкка түзә алмыйча Чирмешән районыннан шушы якларга чыгып киткән, хәзер инде 84 яшенә җиткән Нәкыйбә әби Зиннуровага (Гатина) мең рәхмәтле, алар турында аерым-аерым, зур итеп язармын әле, иншаллаһ, чөнки алар моңа лаек!

- Фәүзия ханым, чыннан да, бу якларның тарихы бик борынгы һәм бик бай икән һәм анда татар эзләре дә ярылып ята. Сез тагы кайларда бу хакта җирле тарихчылар белән очрашып сөйләштегез, алар бу хакта ни ди, биредәге татар тамырларны таныйлармы?

- Владивостоктан тыш, мин Уссурийск шәһәрендә бу чорларны өйрәнә торган рус галимнәре белән махсус очраштым, аларга үземнең сорауларымны бирдем. Алар баштан-аяк шул Бохай дәүләтенә, чжурчжэни кабиләләренә кереп батканнар, шул тарафка гына юллар сузылган, тарихка башка күз белән карый алмыйлар кебек. Әйтик, Уссурийск шәһәрендә мин яшь тарихчылар, археологлар белән очраштым, биредә Төрки Каганатлар һәм Алтын Урда чорыннан калган табылдыклар очрыймы, дип сорадым. Алар моны өлешчә булса да танырга мәҗбүр булдылар, уңай җавап бирделәр. Әйтик, кытай чыганакларында бу җирләрдән рун язулы чүлмәк ватыклары табылуы хәбәр ителгән, шулай ук Төрки Каганатлар чорыннан бил каешлары һәм аеллар да табылган. Ә Монгол империясе, Алтын Урда чорыннан калган 10 тонналы ташбака сыны Уссурийск шәһәре паркында тора. Ул тоташ граниттан кисеп ясалган. Шәһәр музее буклетында бу ташбака 12 гасыр табылдыгы, дип күрсәтелгән, минем белән очрашкан галимнәр аны 13 гасырныкы, диделәр, ягъни, бу татар-монгол чорына туры килә. Аларның сөйләвенчә, 12-13 гасырларда Уссурийск урынында борынгы шәһәр булган, ул Суйпин, дип аталган, шәһәрнең ике кремле булган. Галимнәрнең язуынча, 13 гасырда, ягъни, биредә татар-монголлар идарә иткән чорда, Приморье краенда кырык борынгы шәһәр булган, аларның
хәрәбәләрен һаман өйрәнәләр, әмма бу тарихны татарлар белән бәйләмәскә тырышалар, югыйсә, 13 гасыр – Алтын Урданың чәчәк аткан чагы бит!

Уссурийск шәһәре турында сүз башлагач, аның хакында да бераз мәгълүмат биреп үтим. Приморье краеның үзәгендә, диңгез-океннардан шактый читтә, урман-таулар, үзәнлекләр арасында урнашкан бик борынгы шәһәр ул Суйпин-Уссурийск. Биредә төбәкнең төп авыл хуҗалыгы биләмәләре, иген кырлары урнашкан, соя мае җитештерү бик алга киткән. Шәһәрдә татарлар күп түгел, әмма бар, хәтта үзләренең милли оешмалары да бар, аңа инде 20 ел. Биредә татар хәрәкәтенә нигез салучылар - Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар. Әхтәм әфәнде – Арча районының Яңа Мәңгәр авылы кешесе, ул башта Казан дәүләт ветеринария институтында укый, аннан Камчаткага китә, Уссурийск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Камчаткада төньяк боланнарын өйрәнү буенча, фәнни-тикшеренү институтында эшли, аспирантурада укый, шактый еллар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында директор булып эшли, 1990 елда аны Камчаткадан Уссурийскига, Тимирязевка авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына җитәкчелек эшенә күчерәләр, шуннан бирле ул гаиләсе белән биредә яши. Аның хатыны Роза ханым да – фән кешесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Роза ханым Хәсбиуллина Приморье краенда, Смолянино бистәсендә туып-үскән, Владивосток дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, юллама белән Камчаткага эшкә киткән, анда булачак тормыш иптәше Әхтәм әфәнде белән танышкан һәм алар 1968 елда гаилә корып җибәргәннәр. Роза ханым Камчаткада һәм Уссурийскида озак еллар фәнни-тикшеренү институтында эшли, гыйльми секретарь дәрәҗәсенә ирешә, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Хәсбиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ялга чыккач, бизнес белән дә шөгыльләнеп алганнар, хәзер исә җигелеп, парлашып милләт эшләрен тарталар. Аларның милли оешма исемлегендә йөздән артык татар тора, оешма төбәктә һәм шәһәрдә узган барлык милли-мәдәни чараларда катнаша, үзләре милли киемнәр тегеп, концертлар бирәләр. Һәр елның 8 мартында алар Приморье краеның бөтен татар-башкорт лидерларын, активистларын Уссурийск шәһәренә, яхшы залларга кунакка чакырып, бер табын артына утырталар, халыкка бәйрәм ясыйлар.

Мин дә Уссурийск шәһәренең хакимият бинасында халык белән очрашу уздырдым, аларга бу төбәкнең тарихын сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Икенче көнне бу очрашуны җирле телевидениедән дә күрсәттеләр. Уссурийск шәһәрендә бик зур мәчет төзелеп ята, мин анда да булдым, эшләп килә торган гыйбадәт йортына кереп, намазларымны да укыдым. Биредә дин башында таҗиклар һәм үзбәкләр тора, араларында Казанда, Әлмәттә укыганнары да бар, татарларга яхшы карыйлар, әмма аларның намазга аз йөрүләрен, мәчет төзелешенә аз булышуларын әйтәләр. Югыйсә, шәһәрдә мәчет төзетергә хәленнән килерлек татарлар да бар икән – картон фабрикасының директор урынбасары татар, диделәр, әмма милли оешма белән элемтәдә тормый икән. Шулай ук ремонт заводы директоры урынбасары да татар кешесе икән. Моннан тыш шәһәр хакименең урынбасары Саченкова Рәхимә Миннәхмәт кызы да татар, ул татар-башкорт оешмасы белән элемтәдә тора, диделәр. Шәһәр уртасында “Риф” дип аталган дәвалау-матурлык үзәге тоткан милләттәшләребез Риф һәм Рида Фәткиевлар белән мин үзем дә очраштым, татарларның кайда да юкка чыкмауларын күреп, сөендем...

Шунысын да әйтәсем килә, Уссурийск шәһәре хәзер башка милләтләр – кытай-кореец, үзбәк-таҗиклар кулына күчеп бара. Биредә кытайларның бөтен Ерак Көнчыгыш буенча сәүдә базалары урнашкан, бөтен җирдә кытай базарлары, кытай рестораннары, кытай малы... Кытай иле үзе дә кул сузымында гына – машина белән 2-3 сәгатьлек юл, виза да кирәкми, биредәге урыс-татарлар теш дәваларга да хәзер Кытайга йөриләр... Ә кореецлар бу төбәкне “яулап алуны” мәдәни яктан башлаганнар – Уссурийск уртасында корееялы бер шәхси эшмәкәр ике катлы “Корея мәдәният үзәге” төзеп куйган, андагы заманча музей-залларны мин Владивостокта да күрмәдем. Алардагы кореялыча һәм русча экспонатлардан күренгәнчә, бу җирләр заманында кореецларныкы булган икән… Кытай да шулай дип яза, бөтен Ерак Көнчыгышны кытай җирләре, дип, географик карталар бастырып чыгаралар. Уссурийск янындагы бер тау-сопка башына Будда сынын менгереп куйганнар, ягъни, бу – чин-мачин, корея җирләре, дип, беренче казыкны какканнар инде. Ә татарларның биредә утырып эшләргә офислары да юк, халык нәрсә булса да, Арча татарлары өенә җыела... Мин Уссурийск шәһәрендәге сәфәрем өчен ирле-хатынлы Хәсбиуллиннарга, аларның ярдәмчеләре Флера, Зилә, Вәсилә, Зөлфирә сеңелләремә иксез-чиксез рәхмәтләремне әйтәм, Аллаһ алар белән тагын очрашырга насыйп итсен иде!

- Әйе, Фәүзия ханым, юлга чыксаң, гыйбрәтле хәлләрне күп күрәсең икән... Ерак Көнчыгышта Кытай экспанциясе турында хәзер күпләр сөйли һәм кисәтә. Анда яшәүче татарлар, рус галимнәре бу мәсьәләгә ничек карыйлар соң, киләчәккә ничек әзерләнәләр – шул турыда да сөйләп китсәгез иде.

- Мин кая барсам да, кем белән очрашсам да, бу проблеманы күтәрдем. Дөресен әйткәндә, халык кытайларга ияләшкән инде, чөнки файдаларын күрәләр, бүгенге тормышлары Кытай белән бәйле, яшьләр бик тырышып кытай телен өйрәнә. Ә балаларының киләчәкләре өчен борчылучылар биредән китә, алар урынын башка халыклар ала, соңгы вакытта үзбәкләр кытайлардан да күбрәк килә, диләр. Татарларның да бер өлеше киткән, бер өлеше калган, абсолют күпчелеге урыслар белән катнаш гаиләләрдә яши, әмма милли рух, үз динебезгә тартылу, татарлык бар әле, шөкер! Әгәр дәүләтнең Ерак Көнчыгышка, шул исәптән, Приморье краена карата да дөрес сәясәте булса, монда рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Биредә табигать искиткеч матур – тау дисәң – тавы, диңгез дисәң – диңгезе бар, карбыз-кавыннан алып, өрек-йөземгә хәтле өлгерә. Сулары тулы затлы балык, урманнары тулы җәнлек, юлбарыслар, капланнар, леопардлар, аю-бүреләр, болан-пошилар, торна-челәннәр – болар барысы да биредә бар. Күлләрендә дөньяда бик сирәк очрый торган лотос чәчәкләре үсә, туфрагында алтын-көмеш сибелеп ята, урманнарында “алтын тамыр” – женьшин бар... Дөнья белән аралашыйм дисәң – кул сузымында гына Япония, Корея, Кытай, ә Америка, Канада, Австралия, Малайзия Мәскәүгә караганда якынрак, алар белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Биредә Корея, Кытай, Япония мәдәният көннәре еш уздырыла, һәм менә, ниһаять, тарихта беренче тапкыр, Владивосток шәһәрендә татар мәдәниятенең йөзек кашы булган илкүләм Сабантуй уздырылачак. Бу да – зур сәясәт, бу да – алга карап эш йөртә белүне күрсәтә, чөнки урысларның Ерак Көнчыгышта төп таяныр союзниклары – татарлар, ә кытай-кореецлар түгел, хәтта үзбәк-таҗик та түгел. Ниһаять, биредә моны аңлый башладылар кебек...

- Ерак Көнчыгышта татарларның милли-дини күтәрелешләре кайчанрак башланды? Элек алар турында хәбәрләр бик үк ишетелми иде бит?

- Бу якларда татарларның күтәрелеше моннан егерме еллар элек башланса да, милләтнең чын мәгънәсендә рухланып, көчәеп китүе соңрак булды. Моның беренче сәбәпчесе 2005 елның ахырында Камил Исхаковның Ерак Көнчыгышка тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүе булса, 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье краена килүе, анда татарлар белән очрашуы күтәрелеп китүгә икенче сәбәпче булды. Татарның бу якларда диңгез кебек кайный башлавына өченче сәбәп – биредә федераль Сабантуй уздыруга карар бирү. Шушы бер ел вакыт эчендә ике як хөкүмәт тә зур әзерлек эшләре башкарды, гел очрашулар булып торды. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы да читтә калмады – узган ел конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация Приморье краенда булды, милләттәшләребез белән очрашты, “Татарстан – яңа гасыр” каналының “Халкым минем” тапшыруы биредә яшәүче татарлар турында махсус тапшыру эшләде. Быел исә Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә ханым Сафиуллина Приморье краенда ай буе яшәп, андагы дүрт шәһәрдә милли ансамбльләр оештырып кайтты, илкүләм Сабантуйда алар махсус чыгыш ясаячак. Минем бу якларга килүем исә татар тарихын, татарларның бүгенге тормышын өйрәнү белән бәйле иде. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин – Ерак Көнчыгышта татарлар уянды, әмма алар яңадан йокыга китмәсеннәр өчен, милли һәм дини рух сүнмәсен өчен, безнең дә ярдәм кирәк – ешрак аралашу, галимнәрнең, язучыларның, сәнгатькәрләрнең анда барып, чыгышлар ясап торуы, андагыларның безгә ешрак килүе кирәк. Приморьеда, нәкъ менә Владивостокта Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеген ачыр вакыт та җитте, бу анда яшәүче татарларга зур ярдәм, арка таянычы булыр иде.

Барырга-кайтырга самолет белән егерме мең чакырым юл үтеп, мин Тын Океан буйларыннан Идел-Уралыма әйләнеп кайттым... Үзем белән океан-диңгезләр тирәнлегендәге, таулар биеклегендәге Татар Тарихын алып кайттым, бу турыда язмаларым киләчәктә дөнья күрер, иншаллаһ! Миңа бу сәфәрне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировка, урыннардагы милли хәрәкәт җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне әйтәм! Ерак Көнчыгышта тарихны өйрәнү алга таба да дәвам итәр, иншаллаһ, чөнки бу – безнең иң борынгы үз тарихыбыз, татар тарихы.

-Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Фәүзия ханым! Сезгә иҗат уңышлары һәм тарихыбызда яңа ачышлар телибез!

- Рәхмәт! Амин, шулай булсын!

Фәүзия Бәйрәмова белән Александр Долгов сөйләште

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе