Алар балаларны укыту, тәрбияләү мөһимлеген аңлата. “Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” дигән китап таратылган иде. Аның төзүчеләре – Камил Вәлиуллин, Ришат Курамшин. Бик файдалы китап.
Балалар тәрбиясе дигәндә, 2 яшьтән алып 17 яшькә кадәрлеләрне укыту үрнәкләре урнаштырылган, программалары бирелгән. Сөенеч түгелме бу?
Элегрәк заманнарда бала тәрбиясе белән ага-ана. нәсел ыру шөгыльләнсә, сонрак бу гаять четерекле, Шәхси зшкә жәмәгатьчелек тә тартыла башлады, аннан инде кеше тәрбияләү дәүләт дәрәжәсснә менгерелде.
Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле.
Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар.
Мәчетләребездә күркәм традициягә әйләнде, инде менә ничә еллар балаларның җәйге ял вакытларында дини укулар оештырыла.
|