“Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларының август сменасында кул көрәше буенча чемпионнар укый.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларында кул көрәше буенча ярышлар узды. Яр Чаллыдан Абдуссамат һәм Камилә Леонтьевлар гаиләсенә тиңнәр табылмады.
Абдуссаматны армиядә машина таптап чыккан. Ул бик озаклап кына кабаттан аякка баскан. Аның әнисе татар, Тукай районыннан. Әтисе рус булган, тик бәләкәй чакта үлгән. Аны һәм туган игезәген Актанышта туган үги татар әтисе тәрбияләп үстергән. Ә Камилә бала чактан үк начар күрә. Ул — Мамадыш районы кызы. Курслардан соң әти-әнисе янына бәрәңге алырга кайтып китәчәк.
Ир-егетләр арасында:
1 урын. Владислав(Абдуссамат) Леонтьев, Яр Чаллы.
2. Шәриф Утсумиев, Махачкала,
3. Гомәр Сәлимов, Уфа.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын. Римма(Камилә) Кәлимуллина(Леонтьева), Яр Чаллы.
2. Анна Опарина, Архангельск.
3. Елена Бурякова, Бәләбәй.
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә тормышта үз урыннарын табу максатыннан күзләре күрмәүчеләр җыелган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында
Автобуста мөселман кызы