Әлбир Крганов: “МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕНЕҢ ЮЛЫ – ТАТАР ТАРИХЫ”

«Диния нәзарәте үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Бу эшләрне бер кеше гомерендә генә эшләп бетерерлек түгел. Шуңа да аны матур итеп башлап калдырырга

БӘЙЛЕ
2011 Фев 16

«Диния нәзарәте үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Бу эшләрне бер кеше гомерендә генә эшләп бетерерлек түгел. Шуңа да аны матур итеп башлап калдырырга кирәк. Иншалла, дәвамы хәерле булыр. Киләчәккә дөрес ишекләр ачарга кирәк», — дип әйткән иде бер ел элек Әлбир Крганов.

Ишекләрнең ничек һәм нинди юнәлештә ачылуын күзәтү кыен түгел. 18 яше тулганчы ук мөфти буларак сайланган хәзрәт бүген Чуашстан белән Мәскәү шәһәре һәм Русиянең үзәк өлкәсе мөфтиятен җитәкли, Русия Үзәк Диния нәзарәте (алга таба — ҮДН. — А.Ш.) рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара. 7 мәчетле Шыгырданны бүген илдәге мөселман җәмәгатьчелеге яхшы белә, ә татарлар аларның ничек мәхәллә системасын киң колач җәелдерүен күреп, үрнәк алырга тора. Күп сөйләргә була, ул әле Русия иҗтимагый палатасына сайланган бердәнбер мөфти дә. Бик тирәнгә кермичә, без кайбер мәсьәләләр хакында сөйләштек.

МӘЧЕТЛӘР МӘСЬӘЛӘСЕ

– Әлбир хәзрәт, мәчетләр салу мәсьәләсе Татарстан мөселманнарын күптәннән борчый. Шул ук вакытта Мәскәү белән башка кайбер төбәкләрдә әлеге проблема һаман да бар. Чуашстанда да мәчет салырга рөхсәт авырлык белән алынды.

– Мондый проблема бездә дә бар иде. Комсомол белән Яңа Чабаксар шәһәрендә ул уңай хәл ителде. Бу мәсьәләне без тикшердек. Дәүләт каршылыгы дип тулаем әйтеп булмый. Дәүләт ул — киң мәгънәле төшенчә. Анда урын биләүче кайбер шәхесләрнең аңламаулары, берникадәр башбаштаклыгы күзәтелә. Шулай да без уртак тел таба алдык һәм ике урында да мәчет салу өчен җир мәсьәләсен хәл иттек. Алай гына түгел, Комсомол шәһәрендә мәчетнең җирдән түбән каты төзелеп бетте. Чабаксарда исә җир бүленеп бирелде, бу хакта без Чуашстанның яңа Президенты Михаил Игнатьев белән аерым сөйләшү алып бардык.

Мәскәүдәге бу мәсьәләдә, гомумән, дәүләт һәм шәһәр структуралары белән дини оешмалар дөрес килешү төзергә тиеш. Аерым бер программа нигезендә эш алып барырга кирәк. Шул чакта гына җайлашып эшләп булачак.

– Мәскәүдә тарихи татар мәчетен сүтеп, аның урынына яңа мәчет салуга каршы ҮДН дә, мөселман җәмәгатьчеләре дә үз сүзен әйтте. Тик менә көннән-көн эшнең киресен күрәбез.

– Тарихи мәчет сүтелүгә без каршы. Әйе, ҮДНдә махсус мөрәҗәгать тә кабул ителде. Мин бу мәсьәләне Русия иҗтимагый палатасында да күтәрдем. Ул 100 еллык мәчет! Мәскәү хакимияте ул мәчетне торгызыр өчен, күпме акча түкте. Шуны җимереп ату, миңа калса, уйланып бетерелмәгән сәясәт. Зур-зур мәчетләр салуга караганда, аларның кечерәк булса да ешрак урнашуы мөселманнарга күпкә уңайлырак булыр иде. Дини лидерларыбызга да сәяси мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга кирәкми, халыкка уңайлырак шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Әлбәттә, башкалада зур мәчет булу ул мәртәбәле, ләкин төзек башка мәчетләр хисабына салынмасын иде ул, халкыбызның алтын мирасын без киләчәк буыннарга саклап калдырырга тырышырга тиеш.

ЯТ АГЫМНАР

– Бөтен дөньяны да бертөрле уйлаттырып булмый. Хәтта бер үк гаиләдә пешерелгән ашның да һәрбер гаилә әгъзасына ошамавы бар. Һәркемнең үз фикере булуы табигый. «Сәләфитләргә» килгәндә, бүген бу агым аерым бер дәүләтнең сәясәте буларак кабул ителми. Ә үзләрен ваһһаби дип атаучыларның аерым бер тискәре гамәлләренә карата бәя бирүдә чагыла. Һәм мондый идея таратучы кешеләр зур куркыныч тудыра кебек. «Сәләфитләр» үткәннәр юлы дигәнне аңлата. Без аны сәхабәләр Болгарга китереп, шуннан бирле ияреп барган Пәйгамбәребез юлы дип беләбез, ләкин бүген бу сүзне башка мәгънәдә эшләтеп, радикальләр үз мәнфәгатендә кулланырга тырыша.

Чынлыкта, мәзһәбләр арасында көрәш бөтенләй булырга тиеш түгел! Җәннәткә ваһһабичылар, сәләфитчеләр, әхмәдче һәм башкалар керә диелмәгән, ә мөселманнар керәчәк дип әйтелгән. Гомумән, мөселман дип саналу — иң югары дәрәҗә.

Ишетеп, өстән-өстән укып, аны хакыйкать дип уйлыйлар. Ләкин бу бит алай түгел. Дин ул — бик тирән фән. Аны бик тәфсилләп өйрәнергә һәм аңларга кирәк. Мәсәлән, бер сорауга төрле дин галимнәренең төрле җавабы, вәзгыятькә төрле карашы хөкем сөрә.

Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарның остазлары, галимнәре, имамнары булырга тиеш дигән. «Ул аларны тыңларга, алардан сорарга, алар артыннан барырга кирәк», — дип юкка гына әйтмәгән. Әгәр белмәсәң сора. Безнең вазифа — үз арабыздан белемле кешене үстереп чыгару. Кызганыч, бүген татар галимнәре арасында андый кешеләр күп дип әйтеп булмый. Шуңа да без үз бай мирасыбызны, тарихыбызны, ана телебезне белгән, ислам нурын тирә-юньгә җәелдерерлек шәхесләр үстерергә тиеш. Моңа каршы милли дини мирасыбызга корылган ныклы мәгариф системасы тора ала.

МӨФТИЯТЛӘР

– Бер ел элек без мөфтиятләрнең берләшүгә таба юл тотуын күзәттек. Яңа елга, киресенчә, аларның ишәюен күрдек. Яңа оешкан Бөтенрусия мөфтиятен мөселман җәмәгатьчелегенең бер өлеше: «Берләшүгә, тотрыклы эшләүче мөфтиятләрнең эшчәнлегенә зыян китерәчәк», — дип белдерде.

– Яңа мөфтиятне мин ҮДНгә каршы махсус барлыкка килгән дип әйтмәс идем. Чөнки ҮДНнең ике йөз елдан артык тарихы бар, хәтта Сталин вакытында да ул үз эшен туктатмаган. Бүген кешеләр исламга кайтканда, ислам һәм мөселман дин әһелләре сүзе белән җәмәгатьчелек санлашканда, яңа оешкан мөфтият ҮДН эшчәнлегенә берничек тә тәэсир итәр дип уйламыйм. Ул эшчәнлеген элеккечә дәвам итәчәк. Нинди максат белән мөфтиятнең оешуын вакыт үзе күрсәтер. Ләкин безнең ишекләр дә һәркемгә ачык.

– Шулай да берләшүгә юл кайчан ачылыр дип уйлыйсыз?

– Бу бик яхшы хыял, ул беркөнне тормышка ашар. Биш яшьлек баладан зур китапларны укыдыңмы әле дип сорау дөрес түгел дип уйлыйм. Дин торгызыла башлавына, өлкә мөфтиятләре эшли башлавына 15 ел вакыт дип әйтелсә дә, аларның җайлануы, кадрлар составын тәртипкә китерүе, инфраструктура булдыру, мәгариф мәсьәләсен җайлау һәм башкалар — бу бит эшләнмәгән күпме эшләр?! Әлбәттә, иң элек, мөфтиятләр арасында уртак фикер булырга тиеш һәм, иншалла, берләшүгә юл ачылыр. Бу эшне административ көч белән генә хәл итеп булмый. Рухи берләшү, бер фикердә булу кирәк. Мәсәлән, проблемаларга уртак чишү юлларын тәкъдим итү, аерым алганда, экстремизмга, террорчылыкка каршы, көн үзәгендә торган мәсьәләләргә уртак фәтвалар чыгару һәм башкалар. Безгә шул хакта уйларга кирәк.

ҮДНдә без бу мәсьәләне карадык, Төньяк Кавказ координацион үзәге, Русия мөфтиләр шурасы бар, аларны туздырып булмый хәзер. Бу оешмалар үз урынында калган хәлдә, әлеге оешмаларның советы булып бер факультатив киңәш органы оештырыйк, дигән карар кабул ителгән иде. Ләкин бу тормышка аша алмады.

Әгәр дә бүген 220 еллык тарихи оешмабызны югалтсак, безне киләчәк буын да, тарих та гафу итмәячәк. Бу безнең татар халкына кирәкле булган оешма, җәмәгатьчелек тә, галимнәр дә моның шулай икәнен яхшы аңлый. 15-20 ел элек ҮДНнән аерылган мөфтиятләр берләшик дисә, безнең ишекләр ачык, бергәләшеп эшләргә әзер. Туздыру — җиңел эш, әмма торгызу күпкә катлаулырак. Шуны онытмаска кирәк: безнеке кебек 220 еллык мөселман оешмасы кебек озын гомерле структура дөньяда калмады бугай. Төркиянең, Согуд Гарәбстанының оешуына 90 ел вакыт, аларда яңа структура. Безнең көчле аргументыбыз була торып, аны югалтырга хакыбыз юк.

МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕ

– ҮДНнең 7 декабрьдә үткән чираттагы пленумында мөфти Тәлгать Таҗетдин Мәскәү һәм Русиянең Үзәк өлкәсендә ҮДНнең мөфтиятен төзү зарури икәнлеген белдерде. Бу эш сезгә йөкләнде. Шулай да Мәскәүдә татарга каршы эшчәнлек алып баручы мөфтиятләр булганда, яңа мөфтиятнең эшчәнлеге нинди юнәлештән барачагы күпләрне кызыксындыра.

– Мәскәүдә Яңа ел алдыннан хәбәр ителгән мөфтият оешуны гайре табигый әйбер дип карарга кирәкми. Инкыйлабка кадәр Русия җирлегендә өч мөфтият эшләп килде. Шуларның иң зурысы Уфада урнашкан Диния нәзарәте иде. Татар-башкортлар яшәгән җирләр, шул исәптән Мәскәү, Петербург кебек олы шәһәрләрдәге мөселман мәхәлләләре дә Уфада урнашкан нәзарәт карамагында булды. Шул ук хәл Советлар заманында да кабатланды. Чынлап әйткәндә, Уфада урнашкан нәзарәт, беренче көннәреннән үк татар-башкорт мөселманнарының, мәхәлләләренең дәүләт белән ике арадагы арадашчысы булды. Дөрес, аны Әби патша мөселманнарны кулда тотар өчен төзегән дип сөйлиләр. Әмма бу берьяклы караш. Чөнки татар дәүләтләре җимерелгәч, татар ике гасыр буена канлы сугыш алып бара. Дистәләгән баш күтәрүләр була. Соңгысы — Батырша восстаниесе. Әби патша шушы хәлдән чыгу юлын, мөселманнар белән дәүләт арасында ниндидер бер институт булырга тиешлеген аңлады. Шуннан соң нәзарәт барлыкка килде. Ягъни ислам дине рус империясе тарафыннан рәсми танылды. Менә шушы чордан соң татар-башкортның дәүләт белән хезмәттәшлек алып барачак мөселманнарны берләштергән органы булды.

Әкрен генә милли тормыш мәхәлләләр булып үсеп китте. Татарлар азчылык тәшкил иткән шәһәрләрдә дә татар мәхәлләләре барлыкка килде. Диния нәзарәте әлеге процессны үз кулында тотты. Мәскәүдәге тарихи мәчетләр патша заманында да, совет чорында да Уфа нәзарәтенә бәйле иде. Аларны хәзер хуҗа булып утырган бер генә мөфти дә, имам да дә төзетмәде, ул халкыбызның дәрте, какшамас иманы, дәүләтенең ышанычына ирешеп, тир түгеп, тиенләп сәдакалар җыеп төзелгән Аллаһы йортлары. Әмма гасырлар буе формалашкан, татар-мөселманның бердәнбер институты булган системадан өзеп, яңа идарәләр төзелде. Инде үзләренә «приватизацияләгән» ул мәчетләрне хәзер тарихи һәйкәлләр исемлегеннән чыгарып, үзгәртеп корып яталар. Хәтта ул тарихи мәчетләрне сүтәргә дә ниятләре юк түгел дип ишетәбез.

Бу татар тарихы. Мәскәүдәге мәчетләр гомер буе татар мәхәлләсе, татар мәктәпләре, татар тормышы белән бер булды. Ул вакытта Мәскәүдә татардан башка мөселман халкы юк иде. Менә хәзер башкалар да бар. Әмма алар үз мәзһәбләре, үз гадәтләре белән ул мәчетләрдәге халкыбызның рухын үзгәртергә ниятли. Димәк, тарихи татар мәчетләре хәзер татарныкы түгел, ә интернациональ мөселманнарныкы. Ә татарның ике гасырдан артык формалашкан рус-татар, насара-мөселман мөнәсәбәтләрен җайлау механизмын ничек саклап калырга? Миңа калса, Мәскәүдә һәм үзәк төбәктә яңа төзелгән мөфтият шушы юнәлештә эшләр, татар-мөселман традицияләрен ныгытыр, шәһәр шартларында татар мәхәлләсен торгызыр дигән өмет бар һәм шундый максат ҮДН тарафыннан куелды да. Шуңа да милләтләре татар булмаган дин кардәшләребезгә дә ике гасырдан артык матур эшләгән тәҗрибәне күрсәтеп хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз.

Салынган мәчетләргә дәгъва белдермим. Манеж буйларында лизгинка биеп кенә, миллилек тә, динилек тә сакланмый, татар тарихы моны ачык күрсәтә. Килгәннәр икән көньяктан, гасырлар буе татар-башкорт бу шәһәрдә ничек үзен һәм иманын сатмыйча, башкаларны кимсетмичә сакланып, үсеп килгәнен өйрәнсеннәр. Яңа мөфтиятнең бурычларын шунда күрәм. Ягъни татар тәҗрибәсе нигезендә Мәскәүдә яңа ислам яңарышын башлауда.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН,

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»


avatar
1 Илдус • 10:22, 2013 Окт 02
Альтернатив тарих монда:
http://tatartarihy.jimdo.com
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе