Җәмилә Кобякова: Мин һәрвакыт берләшмәгәнне берләштерергә яраттым

В. Зайцевның мода лабораториясе үз эченә мода осталарын алган. Ул һөнәрләре буенча гамәли белемнәрен арттыру өчен яшь белгечләргә аспирантура булып тора. 20 нче гасырның 90

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 23

В. Зайцевның мода лабораториясе үз эченә мода осталарын алган. Ул һөнәрләре буенча гамәли белемнәрен арттыру өчен яшь белгечләргә аспирантура булып тора. 20 нче гасырның 90 нчы еллары уртасында оешкан. Бик азлары гына анда белем алганнар. Алар арасында ислам динен тотучы хатын-кызлар да бар. Аларның берсе — Русулан Җәмилә Кобякова. Мин аңа мда мәсъәләләренә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Сезгә нинди юнәлеш якын?

- Миңа «этника» юнәлеше якын, тукымалар, принтлар, фактурларның катлаулы төзелешләрен яратам. Шулай ук, 20 нче гасыр башындагы Кутюрье (К. Шанель, П. Пуаре, М. Вионне) иҗадын да үз итәм. Бигрәк тә стильләрне берләштерергә яратам. Бу эклектика, дип атала.

- Сез кемнәр өчен кием тегәсез?

- Мин мөселман киеменең дизайны белән инде 10 ел шөгыльләнәм. Кагыйдә буларак, клиентларым җитешле тормышлы гаиләләрдән чыккан белемле хатын-кызлар. Дөньякүләм модасының үсешенә дә күз салырга була, бу төскә дә, бизәлешкә дә кагыла, боларның барсын да кулланырга була, ләкин шул ук вакытта үзеңнең фикерең дә калырга мөмкин. «Лаборатория13» проекты кысаларында мин кешеләргә күрсәтер өчен киемнәр тегәм. Аларны мөслимәләр генә түгел, ә башка хатын-кызлар да киеп йөри ала. Мин бер генә нәрсәдә тукталып калмыйча, үсәргә телим.

- Сез ничек дизайнер булырга уйладыгыз? Бәлки, ул балачактан ук килгәндер?

- Ата-анам миңа һәръяклап үсәргә мөмкинлек бирделәр: музыка һәм сәнгать мәктәпләрен тәмамладым, балет һәм милли биюләр түгәрәгенә йөрдем. Шулай ук, мәктәпне дә гел бишле билгеләренә генә тәмамладым. Шул ук вакытта тегә дә башладым. Буйга җиткәч, үзем өчен киемнәр тегә башладым, хәтта үземнең махсус гардеробым барлыкка килде. Әниемнең иске киемнәрен алып, шулардан яңа киемнәр булдырдым. Тора-бара минем бу эшемне иптәш кызларым да сизеп алды. Аннары алар миңа мөрәҗәгать итә башлады. Мин шунда ук кызыклы модельләр уйлап чыгара идем. Ул вакытлар бик күңелле үтте. Мин киемнәрне «total look» дәрәҗәсенә җитәрлек итеп кушарга яраттым.

- Бу һөнәрне сайлаганда ата-анаң йогынты ясадымы?

- Юк, чөнки алар фән хезмәткәрләре. Алар минем табиб булуымны теләделәр, ә мин исә балачакта космонавт булырга хыялландым. Ләкин алар мине бернәрсәгә дә мәҗбүр итмәделәр. Алар өчен иң мөһиме — минем исән-сау яшәвем. Мин гыйлем алырга яратам, шуңа күрә берничә белгечлегем бар: югары икътисади, тегү-технологик көллияте, ислам мәдрәсәсе, кием дизайны.

- Сез нинди кием булдырырга теләр идегез: эксклюзивмы, әллә күпчелек сатып алучылар өченме?

- Мин күпчелек сатып алучылар өчен кием тегү белән мавыкмыйм. Аны башкалар эшләсеннәр. RUSIKO by Jamilya маркасының икенче линиясен булдырырга җыенам. Эксклюзив булдырыр өчен, прет-а-порте киемнерен тегәргә җыенам.

- Бүгенге көндә мөселман дизайнеры булу авыр түгелме?

- Миңа бик җиңел. Уйлап чыгарган нәрсәләрне тиз арада тормышка ашырырга телим. Миңа беркем дә комачауламый. Быел мин»Лаборатория13» проектындагы Russian Fashion week мәйданына чыктым.

- Укытучы буларак, Зайцев турында да берничә сүз әйтеп китмәссезме икән?

- Вячеслав Михайлович — беренче чиратта, бик яхшы кеше. Ул чын белгеч, Кутюрье буенча андый рәссамнарны бөтен Россия буенча табуы да кыен. Үз эшен бик яхшы белә. Ул үзе гади гаиләдән, тумышы белән Иваново өлкәсеннән. Ивановодагы текстиль академиясен тәмамлаган. Хәтта салкын сугыш елларында да аның киемнәрен Парижга илткәннәр. Пьер Карден Слава белән танышыр өчен СССРга махсус килгән. Вячеслав Михайлович — олуг рәссам. Ул үзенең белемен яшьләргә калдыра. Аның «Мода лабораториясе» — дизайн буенча тулы белем бирүче бердәнбер урын. Аның үз тупланмалары да бар.

- Сез нәрсәдән илһам аласыз?

- Тормыштан, әйләнә-тирә мохиттән, китаплардан, тарихтан, музыкадан һәм башка нәрсәләрдән. Миңа һәрвакыт төрле фикерләр килә. Барысын да тормышка ашырырга вакыт җитми.

- Сезнеңчә, яңача киенгән мөслимә нинди булырга тиеш?

- Үз-үзенә ышанучан, киемендә үзен уңайлы итеп хис кылсын. Аллаһы Тәгаләнең фарызларын үтәсен. Чын хатын-кыздан уңай энергия килеп тора.

- «Әл-Мәгриб» тупланмасы илнең күп кенә җирләрендә булды. Ничек барлыкка килде ул?

- Ул «Лаборатория модасы»нда барлыкка килде. Ул минем диплом эшем булды. Чыганакны Арт-деко стильле кием киеп йөрүче 20 нче гасыр башында яшәгән хатын-кыздан алдым. Аны М. Вионне, К. Шанель, П. Пуаре барлыкка китергәннәр. 20 нче гасырның 20 нче еллары — матурлык, Көнчыгыш белән кызыксыну еллары иде. Мин болардан мөселман киемнәрен булдырдым. Мәгриб сүзе дә Ерак Көнчыгышны аңлата. Шулай ук, Төньяк Африка кайчандыр Франция колониясе булып торган, шуңа күрә, ул илнең дә йогынтысы булган.

- Шанельдән сез нәрсә алдыгыз?

- Бу хатын-кыз киемнәр буенча да, хатыннарның үз-үзен тотышлары буенча да инкыйлаб ясады. Хатын-кызлар озын итәкләрдән арындылар. Гасырлар буена килгән бәйлелектән дә котылганнар алар. «Стиль патшабикәсе булыр өчен кушылмаганнарны кушарга кирәк», — диде Шанель. Ул үз алдына ике максат — уңайлылык һәм мәхәббәтне куйды.

- Сез ничек уйлыйсыз, Россиядә мөселман модасын үстереп буламы?

- Башта гадәти генә җиңел сәнәгатьне булдырырга кирәк, ә аннары мөселман модасы хакында да кайгыртырга була.

- Киләсе тегеләчәк кием рәвешләре ничегрәк булыр?

- Кавказ милли киемнәре рәвешендә булдырырга телим.

- Алга таба тагын нинди планнарыгыз бар?

- Беренче чиратта, Сухумида да Мода йортын ачарга телим. Pret-a-porte де люксның икенче линиясен булдырырга теләк бар.

- Сез Казандагы Islamic clothes бәйгесендә катнашып, призлы урынны яуладыгыз. Ул сезне яңа ачышларга этәрдеме?

- Мөселман хатын-кызлары заманага карап үзгәрә. Яңа проектлар бар, ләкин алар әле үсеш юлында гына. Бу эшкә чын белгечләр генә тотынырга тиешләр, шул вакытта гына уңыш елмаер. Шуңа бу проектка уңыш телим. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

- Казан хакында сез нинди фикердә калдыгыз?

- Матур итеп төзелгән борынгы кала. Урамнары, архитектурасы бик күркәм. Кешеләре дә яхшы. Әле тагын бер килергә телим.

 Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе