Тынгысыз аксакал

Ул абыйны мин күптәннән беләм. 73 яшьтә булуына карамастан, аңа һич тә бабай, дип әйтергә тел әйләнми. Күзләре күрмәсә дә, ул бервакытта да

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Ул абыйны мин күптәннән беләм. 73 яшьтә булуына карамастан, аңа һич тә бабай, дип әйтергә тел әйләнми. Күзләре күрмәсә дә, ул бервакытта да зарланмас, сукранмас. Һаман да җор телле булып кала бирер. Сүзем Әкрам абый Җәләлетдинов турында.

– Бу араларда никтер мәчеттә күренмәдегез?–дигән соравыма, ул:–Автобус тукталышына егетләр кебек йөгерәм әле. Кайсы мәчеткә бара тор-ган автобус алдан килсә, шул якка ки-теп барам,–дип ярым шаяртып җавап бирде.

 

Шунысы игътибарга лаек: Әкрам абый 3 тапкыр рәттән хаҗ кылды, ә узган елдагысы–дүртенчесе – гомрә хаҗы Рамазан аена туры килде.

 

– Кешеләр авыр булгандыр бит, диләр. Бернинди дә кыенлыгын тойма-дым. 1 ай булдым анда. 45 градус эс-селек иде. Эссе дә какмады, салкын да тимәде. Иртәнге намазга «Әл-Харам»га бара идек. Аннан кунакханәгә кайтып, бераз гына ял итәбез. Без тагын мәчеткә китәбез. Ахшамга азан әйтелгәч, хөрмә җимешләреннән, Зәм - Зәм суларыннан авыз итәбез. Ястүдән соң, тәравих намазларын укыдык. Без анда күп итеп Коръән укыдык. Үзара сөйләшеп йөрергә дә вакытыбыз булмады, –дип искә төшерде Мәккә вакыйгаларын Әкрам абый.

Чувашиянең Урмай авылында дө­ньяга килгән Әкрам абый өч яшендә сукыр кала. Ул кечкенәдән ураза тота, намаз укый.

 

– Ул чакларда ашарга юк, әмма эчәсе килә иде. Шулай да түздек, ураз-абызны бозмадык, Аллага шөкер,-диде Әкрам абый, бәхетле елмаеп. Тагын шунысы бар: тынгысыз ак-сакал, мөмкинлек булган очракта, бишенче тапкыр да хаҗ кылырга теләге бар икәнлеге турында әйтте.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе