Авыруларга да ураза тотарга мөмкин

Беркөнне миңа Казанның Чапаев урамындагы 24 нче йортка урнашкан «Йәсин» клиника-диагностика үзәгенә барырга һәм анда гомум авырулар табибәсе Вәсимә Бакиевага уразага багышланган

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Беркөнне миңа Казанның Чапаев урамындагы 24 нче йортка урнашкан «Йәсин» клиника-диагностика үзәгенә барырга һәм анда гомум авырулар табибәсе Вәсимә Бакиевага уразага багышланган берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде.

– Вәсимә ханым, нинди авырулар вакытында уразаны тотарга мөмкин, ә кайсыларында моны эшләргә ярамый?

Төрле авырулар вакытында да ура­заны тотарга мөмкин. Ләкин биредә һәр кешегә шәхсән якын килергә ки­рәк. Әгәр дә ураза тотучы авыру инсан­ның хәле начарая икән, аңа моны сәламәтләнгәнчегә хәтле эшләмәү хәер­лерәк. Әгәр хәле тотрыклы булса, уразаны калдырмау мәслихәт. Һәм­мәсен дә Аллаһы Тәгалә белүче. Ура­заны Раббыбызның ризалыгы өчен дип тотса, бәлки Аллаһ ул кешегә сихә­тен дә биреп куяр. Шулай да ч­ирле бәндәгә ураза тотарга керешкәнче, башта табибка яисә табибәгә барып, ки­ңәшергә тәкъдим итәм.

– Нинди авырулар, әйтик, яман шеш вакытында уразаны тотарга буламы?

Кешедә яман шеш булганда уразаны тоту файдалы, дигән мәгълүматлар да бар. Биредә, әлеге дә баягы, әгәр авыруы көчәймәсә генә моны эшләргә кирәк. Кан басымы югары, йөрәк авырулы, анемияле кешеләргә ураза шулай ук уңай тәэсир итә, чөнки ан­ың авырлыгы кими барыбер. Ә бу исә әгъзаларга яхшы йогынты ясый. Фә­кать шикәр авырулы кешегә генә уразаны тотканда катлаулылык килеп чыгарга мөмкин. Медицинада ач торып дәвалауның 3 төре бар. Аның кыска вакытлысында кеше 2 тәүлектән алып 1 атнага кадәр ач тора. Озак вакыт ач торып дәвалану 2 атнадан 6 атнага хәтле сузыла. Шулай да медицинадагы ач торып дәвалануга караганда ураза-иң куркынычсызы, иң йомшагы. Чөнки монда атналап ач торасы түгел.

– Мин кайчандыр Америка кешесе Поль С. Брэггның «Ач тору могҗизасы» дигән китабын укыган идем. Ул чиста су эчеп, ач торуның файдасы турында яза. Сезнең моңа карашыгыз ничек?

Һәр ризыкның ашказанында эшкә­ртелү вакыты бар. 6-8 сәгать эчендә ризык тулысынча эшкәртелеп бетәргә тиеш. Ә ач торып дәваланганда су эч­кәч, ашказанындагы агулы матдәләр дә канга сеңә. Ә без уразада су кулланмагач, теге агулы матдәләр тышка чыгарга мәҗбүр була. Организм үзенең эчке мөмкинлекләреннән файдаланып эшли моны. Яңа күзәнәкләр барлыкка килә, искеләре юкка чыга. Уразада барлык әгъзалар ял итә.

– Ничә яшьтән уразаны тота башларга мөмкин?

Теләге булган 5 яшьлек бала инде ураза тотарга мөмкин. Ә инде 7 яшен­дә ул аны ныгытып тота ала. Өлкән яшьтәгеләргә дә чикләүләр юк. Карт кеше уразасын тота алмаса, фидия сәдакасын бирергә тиеш. Шулай да олы кешегә уразага керешкәнче табиб белән киңәшергә кирәк. Авыруларга да, яшь буенча да катгый тыюлар юк. Мин моны табибә буларак та, мөслимә буларак та әйтәм.

– Кайбер кешеләр көнозын ач торгач, ифтар вакытында ашказанын күп итеп тутыралар. Моның зыяны юкмы?

Көне буе ач торучының ашказаны кечерәя. Шуңа күрә ул барыбер артыгын ашый алмый. Шулай да артыгын ашарга ярамый, әлбәттә. Ашказанында тоткарланган һәр матдә анда чери башлый. Агулы матдәләре бүленеп чыга, алар канга сеңәргә мөмкин. Бер хәдистә «Туйганчы ашау-әдәпсезлек, туйгач та ашау-хәрәм» диелгән.

– Авыз ачканда нинди ризыктан башлау хәерлерәк?

Иң яхшысы-хөрмә һәм су. Ифтарда камыр ризыкларын, майлы ашларны күп итеп кулланырга киңәш ителми. Мин сезгә тырышып ураза тотсагыз, Ал­лаһының рәхмәтенә ирешерсез дигән теләктә калам. Табибларга барып, сәламәтлегегезне тикшертсәгез, һич тә комачауламас иде дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш- Хатыйп ГӘРӘЙ

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе