Ә сез ураза тотасызмы?

Рамазан ае якынлашкан саен күңел сөенеч белән тула. Күңелдә ниндидер ашкыну сизәсең. Иңнәргә гүя канат куелган. Бу бөтен кешедә шулаймы икән? Җәй э

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Рамазан ае якынлашкан саен күңел сөенеч белән тула. Күңелдә ниндидер ашкыну сизәсең. Иңнәргә гүя канат куелган. Бу бөтен кешедә шулаймы икән? Җәй э

15,32 Kb

Язилә КАМАЛИЕВА, укытучы:

-Уразаны кечкенә чактан ук тотам. Әлегә намаз укымыйм, яулык япмыйм. Күңелем белән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанам. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, алга таба мөселманча яшәү рәвеше алып барырбыз әле.

Кечкенә чакта ураза тоту бик нык хәтергә кереп калган. Дәү әниебез безне иртән иртүк уята иде. Ул әзерләгән тәмле ризыклар белән сәхәр ашыйбыз. Аннан ятып йоклыйбыз. Дәү әни көне буе безне кайгыртып йөри: тамагыгыз ачмадымы, армыйсызмы, йоклап алыгыз бераз, дип. Тамак исә, ни гаҗәп, кичкә кадәр бөтенләй ачмый.

Рамазан аенда иң күңеллесе - бергәләп авыз ачу. Ризыкның нинди кадерле, тәмле булуын шунда гына аңлыйсың икән ул.

Быел уразага ирем белән бергә керергә җыенабыз. Моңа кадәр аның ураза тотканы юк иде әле.

 

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь, «Идел» журналы хезмәткәре:

-Рамазанга мөнәсәбәтем бик уңай. Рамазан ул кешеләрне сабырлыкка өйрәтә торган ай. Игътибар иткәнем бар: Алланың рәхмәте белән, ураза тотасы үзеннән-үзе җиңеләя.

Аллага шөкер, уразаны 14 яшьтән бирле тотам. Быел да, насыйп булса, уразаны калдырмаска җыенам.

Рамазан ае вакытында урамда йөрисең дә, кешеләрне кызганып куясың. Ураза тотуның тәмен белүдән мәхрүм алар.

 

Илмир ХӘБИБУЛЛИН, Казан федераль университеты студенты, 4 курс:

-Быел ураза тоту авыррак булачак. Беренчедән, көн озыная. Икенчедән, һава торышы кызу тора. Аннары, быел мин ураза вакытында лагерьда булачакмын. Былтыр да шулай туры килгән иде. Әмма лагерьда бары Рамазанның беренче 3 көнендә булдык. Быел исә сменаның башыннан ук ураза керә. Әмма бергә-бергә ураза тоту, тәравих уку күңелле. Авырлыгы сизелми.

Тагын шуңа да игътибар итәм: һава торышы ничек кенә кызу булмасын, Рамазан җитү белән ул берникадәр сүлпәнәя. Бу Аллаһы Тәгаләнең: «Сез миңа бер адым ясасагыз, мин сезгә ун адым ясармын», - сүзләренең үзенә күрә бер дәлилеледер инде.

 

Ләйсән СӘЛӘХЕТДИНОВА, Казан дәүләт технология университеты студенты, 4 курс:

-Ураза тоту-безнең бурычыбыз, бу эш кыямңт көнендә үзебезгә җиңеллек китерәчәк. Инша Аллаһ, быел уразаны башыннан ахырына кадәр тотарга исәп.

Минем Рамазан аенда ел саен күңел бик күтәренке була. Шулай ук Рамазанның файдалы яклары да күп. Ул Ураза нәфесне тыярга, сабыр булырга өйрәтә.

Зәйтүнә ҖАМАЛИЕВА, пенсионер:

-Рамазанны электән үк бик зарыгып көтеп алабыз. Әмма ике ел инде уразаны тулысынча тота алмыйм. Яшь барган саен ураза тоту авырлаша икән. Үткән ел башында, уртасында, ахырында берничә көнләп тоттым уразаны. Калганын сәдакалап түләдем. Быел да көннәр бик эссе тора...

Бер ияләнгәч, уразаны калдырасы килми икән ул. Безнең әни урын өстендә ятып авырса да, уразасын калдырмый иде...

Балалар, кызганычка, ураза тотмый. Оныклар менә кечкенәдән дини булып үстеләр. Намазын да укыйлар, уразасын да тоталар. Шуларга карап, сөенеп яшим.

Сораштыруны Алсу МӘҖИТОВА үткәрде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе