Асыл максатыңны онытма

Чын мөселман биш вакыт намазны билгеләнгән вакытларында үти. Чөнки намаз — диннең терәге. Шул терәкне ныгытучы кеше диннең үзен дә ныгыта, ә киресенчә булса, динне

БӘЙЛЕ
2023 Дек 26

Чын мөселман биш вакыт намазны билгеләнгән вакытларында үти. Чөнки намаз — диннең терәге. Шул терәкне ныгытучы кеше диннең үзен дә ныгыта, ә киресенчә булса, динне җимерә. Намаз — бик мөһим һәм мәртәбәле эш. Ул Аллаһ һәм Аның колы арасын бәйләүче бер җеп булып тора. Намазга керешкән кеше барлык дөнья эшләрен ташлап, бөтен барлыгы белән үзенең Раббысына омтыла. Шул вакытта ул Аллаһыдан үзен туры юлга күндерүне, үзенә ярдәм итүне, һәрбер эштә Аның җитәкчелек итүен сорый. Чишмә суында юынып пакьләнгән кебек, намаз укучы да намаз укуы белән үзенең гөнаһларын юа, иманын ныгыта.

Намаз укырга теләп, аның фарызлыгын аңлап, Аллаһ кушканча яшәргә омтылып яшәүчеләр бихисап. Күп очракта алар нәкъ менә нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен белми. Догалар ятларгамы, Корәннән сүрә-аятләр өйрәнергәме, дип сораштыра. Ләкин, иң беренче чиратта безгә намазның Исламдагы һәм кеше тормышындагы урынын һәм намазга баскан кешенең нинди өстенлекләргә ия булганын белү кирәктер. Моның өчен без Нурулла мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.

Намазны диннең терәге, дип атыйлар. Ул Исламда зур урын алып тора. Намаз уку кеше тормышында нинди роль уйный?

Диннең нигезе — шәһадәт. Ягъни Аллаһтан башка иләһ юк һәм Мөхәммәт (с.г.в.) Аның илчесе, дигән сүзләр. Ә диннең җидары, яки стеналары ул — намаз. Әлбәттә инде нигездән башка стеналар тора алмаган кебек, кеше дә, иң беренче чиратта Аллаһны танырга, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) не Аның рәсүле, кешеләрне туры юлга өндәүчесе итеп кабул итәргә тиеш. Аллаһны танып, Аның кануннары белән яшәргә керешкән кеше, әлбәттә, намазга килеп, Коръән буенча яшәргә омтыла башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе бар: «Намаз — диннең терәге. Һәм шулай ук аның нуры. Кем намазны торгызды, ягъни укыды — ул динне торгызган була. Кем намазын ташлады, ул динне җимергән кебек була». Бу җидарны җимереп, йортны ишкән кебек. Шуңа күрә тагы бер хәдистә: «Намаз — ул Исламның башы» диелә. Ягъни әгәр дә кеше: «Исламны өйрәнеп, Аллаһ кушканча яши башларга телим» дия икән, ул беренче эш итеп кулына «Намаз уку тәртибе» китабын ала.

Намаз укучы кешенең намазы, аны начарлыклардан һәм фәхеш гамәлләрдән тыярга тиеш. Аллаһ Тәгалә моның турыда Коръәндә дә әйтеп уза: «Дөреслектә, намаз кешене начар һәм фәхеш гамәлләрдән тыя» (Гәнкәбут:45)

Пәйгамбәребезнең көдси хәдисендә килә. (Көдси хәдисләрне иләһи хәдисләр дип атап йөртәләр. Чөнки алар пәйгамбәребезгә вәхи аша иңгәннәр) Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мин кешегә көненә биш вакыт намаз укуны фарыз кылдым. Вакытында намаз үтәү — мөэминнәр өчен генә фарыз кылынды.» Һәм шулай ук хәдистә әлеге сүзләр бар: Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мин Үз-үзем белән килешү төзедем. Кем намазны үз вакытында үти, аның урыны җәннәттә булыр». Икенче риваятьтә әйтелә: «Җәннәткә керү белән, көнлек ризыкны вәгъдә кылдым. Ә кем намазны үтәмәгән, бу кешегә минем вәгъдәм юк».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Иң беренче сорау Кыямәт көнендә намаз турында булыр. Әгәр дә ул намаз хәерле булса, бөтен гамәле дә яхшы булыр. Әгәр дә начар булса, калган гамәлләре дә начар булыр» Икенче хәдистә «Әгәр дә мөселман кешесе тиешенчә тәһарәт алып, шуннан үзенең намазын үти икән, аның гөнаһлары көз көне коелган яфраклар кебек коелып төшәр», диелгән (Хәдисләрне Әхмәд, Әбу Дауд, Тәбарани риваять итә). Шулай булгач, һәр мөселман кешесе өчен намаз фарыз булды. Исламда аның урыны бик тә зур. Кешенең үзенә дә намаз уку әйтеп бетергесез тынычлык бирә, үз-үзенә ышаныч артуга, һәрвакты тыныч күңел белән йөрүенә сәбәпче булып тора. Бары намаз укып кына кеше яшәү мәгънәсен аңлый башлый. Күңеле тынычлана, чөнки Аллаһ аның догаларын кабул итеп, гөнаһларыннан азат итә. Намаз мәсьәләсендә бик тә мәшһүр бер хәдис бар. Пәйгамбәребез (с. г.в.) әйтә: «Ничек уйлыйсыз: әгәр берәрегезнең ишек төбеннән елга агып торса һәм ул шул елгада көненә биш мәртәбә юынса, тәнендә берәр кер калыр идеме? Сәхабәләр: «Юк, калмас», — дип җавап бирәләр. Шуннан соң Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Биш вакыт намаз да нәкъ менә шуның кебек намаз укучыдан гөнаһларын юып төшерә», — ди.

Намаз мөселманнар өчен кайчан фарыз булды?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәдә унөч ел буе дингә чакыра. Ниләр белән генә очрашмый ул бу вакытта. Ышанмаучы кәферләр аны мәсхәрә кылып, пәйгамбәребездән көләләр иде. Бу пәйгамбәрлекнең унынчы елы була. Шул вакытта ул яраткан хатыны Хәдичәне (р.г.) югалта, сөекле абыйсы, тәрбия бирүчесе булган Әбу Талиб үлә. Пәйгамбәребезнең күңелен тынычландырыр өчен, аның ялгыз түгел, Бөек Яклаучысы барлыгын белдерер өчен Аллаһ Тәгалә пәйгамбәребезгә бүләк ясый. Исламда ул Мигъраҗ кичәсе дигән исем белән йөртелә. Рәсүлебез үзенең өендә булганда, аңа Җәбраил фәрештә килеп, үзе белән Аллаһ янына алачагын хәбәр итә. Пәйгамбәребезгә Аллаһ тарафыннан Бурак исемле хайван җибәрелә. Бу канатлы атның исеме гарәп теленнән яшен дип тәрҗемә ителә. Бурак пәйгамбәребезне алып башта Иерусалимдагы Әл-Акса мәчетенә, ә аннары җиденче кат күккә юл ала. Бу сәяхәтнең могҗизаларын язып кына бетерерлек түгел. Аллаһ Тәгалә пәйгамбәребезгә җәннәтне, җәһәннәмне күрсәтә. Шунда намаз укуны фарыз кыла. Аллаһ Изге Коръәндә әйтә: «Биш вакыт намаз уку — илле вакыт намаз уку кебек» Нигә илле вакыт, ди соң Аллаһ? Чөнки башта пәйгамбәребезгә биш вакыт түгел, ә көненә илле вакыт намаз уку фарыз ителгән була. Рәхимле Аллаһ мөселманнарның өстенннән олы йөкне төшереп, илледән бишкә генә калдыра. Әлеге хәл фикерләрлек, хикмәтле бер вакыйга булып тора. Әгәр дә чыннан да безгә намаз илле вакыт итеп фарыз кылынса, кемнәр әлеге гамәлне үти алыр иде? Ә биш вакыт намазны уку тәүлекнең бары бер сәгатен генә алып тора. Шулай булуга кармастан, вакыт таба алмыйбыз. Ә бит бу дөньяга без Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен генә яратылган. Аллаһ Зарият сүрәсенең 56 нчы аятендә: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне Үземә гыйбадәт итер өчен генә яраттым», — дип әйтә. Яшәү мәгънәсе нидән гыйбарәт соң, дип баш ватучылар, гомере буе бәхет эзләүчеләргә әйтәсе килә: яшәү мәгнәсе Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышуда, Аның кануннарын үтәп, үзеңә җәннәткә юл ачуда.

Кайвакытта кешегә намазга басар өчен нәрсәдер җитеп бетми. Ә үзләре биш вакыт намазлы булырга тели. Аларга нишләргә?

Кеше Исламга төрлечә килә. Кемгәдер дин турында сөйләп кызыктыру да җитә. Ә кайберәүләргә аның фарыз икәнен аңлап, үти башлар өчен еллар кирәк. Без бик еш, намаз укырга өйрәнәсем килә, ләкин ничек тотынарга гына белмим, диюче кешеләрне очратабыз. Андыйлар барыбер өметле. Ә кайберәүләр, юк, намаз минем өчен түгел, миннән булмый, ди. Менә мондыйлар белән инде күпкә авыррактыр. Чөнки аларның дингә тартылу, намазга басу теләге юк. Ә кеше бар күңеле белән нәрсәне дә булса теләсә, ул аны булдыра. Бигрәк тә Аллаһ ризалыгы өчен берәр гамәлне эшләргә телисең икән, һичшиксез Ул Үзе ярдәмен бирә. Ә Аллаһ ярдәме ул иң көчле әйбер. Шуңа да намаз укымасак та: «Мин укырга телим. Аллаһым, Үзең миңа ярдәмеңне бир», — дип йөрергә кирәк. Ә кайберәүләр намазга басып, Аллаһ кушканча яшәргә теләсәләр дә, булдыра алмыйлар. Әйтерсең лә аларны нидер тотып тора. Моның төп сәбәбе — әйләнә-тирәдәгеләр. Без үзебез дә аңлап бетермибез әле, ни дәрәҗәдә безгә алар тәэсир иткәнен. Кайвакытта кеше намазга басарга теләгәнен берәр якынына әйтсә, син нәрсә, пенсиягә чыккач та табылыр әле вакытың, өлгерерсең әле, дип куялар да теге кешенең теләге кими төшә. Ә бу аның гыйлеме юклыктан, иманы нык булмаудан килә. Шуңа да кешегә иң беренче чиратта Аллаһ, Ислам, пәйгамбәребез турында күбрәк белергә, бу мәгълүматларны бирә ала торган кешеләр белән аралашырга кирәк. Намазны нәрсә өчен укырга тиешлегебезне, ни өчен Аллаһ кушканча яшәргә кирәклекне аңлаган кеше башкалар сүзен тыңлап тормый. Ул инде үзенә бик нык ышанып, Аллаһтан ярдәм көтеп алга бара. Ә ныклы гыйлеме, иманы булган кеше, нәрсәгә сиңа намаз уку, диючеләргә дә яхшылап аңлата ала.

«Дога — мөселманның коралы», — дигән хәдис бар. Моны ничек аңларга?

Кайбер кеше динне авыр бер йөк итеп кабул итә. Көненә биш тапкыр намаз ук, Рамазан аенда ай буе ач тору, малыңның бер өлешен зәкәт итеп түләү, хәрамнан тыюлу, хатын-кызларга, көннәр эссе булуына кармастан, капланып йөрү һ.б. Чынлыкта, болар барысы да безгә Аллаһның рәхмәте итеп җибәрелгән. Намазның файдалары нинди зур булуын, үзе укыган кеше генә аңлыйдыр, Һәм изге Рамазанда ай буе ураза тотуның да рәхәтен үзе кичергән кеше генә әйтә алыр. Аллаһ кешеләргә авырлык теләми. Һәм адәм баласы үзе булдыра алмаслык әйберне дә йөкләми. Моның хакында Коръәндә дә әйтелә. Ә инде Ул кушканнарны үтәп яшисең икән, моның нәрсәсе начар? Үзенең дөрес юлдан барганын белеп яшәгән кешедән дә бәхетлерәк кем бар? Шулай булгач, Аллаһның кануннарын авыр йөк итеп түгел, ә Аның Рәхмәте итеп кабул итә белергә кирәк. Шул киң Рәхмәтләрнең берсе — ул догаң кабул булу. Күз алдыбызга гына китереп карыйк әле. Әгәр дә без һәр фарыз намазыбыздан соң, кулыбызны күтәреп, Аллаһтан кадерле әти-әниләребез, балаларыбыз, якыннарыбыз өчен саулык-сәламәтлек, дөньяларның тыныч булуын сорыйбыз икән, моның нинди начарлыгы бар? Аны болай гына да сорап була бит инде, диярсез. Ләкин Аллаһ чын ихластан сораган кешенекен генә кабул итә. Хәтта пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе бар: «Әгәр бер кеше кулларын күтәреп, Аллаһтан чын күңеленнән дога кылып ни булса да сорый икән һәм бу вакытта аның керфекләре күз яше белән чыланса, Аллаһ бәндәсенең соравын җавапсыз калдырырга оялыр.» Һәр фарыз намазыннан соң чын ихластан дога кылып сораучылар гына дога кабул булуның нинди зур бәхет икәнен аңлый ала. Шулай ук Аллаһ: «Миңа бер адым атласагыз, Мин сезгә йөгереп килермен», — ди. Ә инде Аллаһка бер адым атлавыбыз ул аның әйткәннәрен үтәргә тырышып, Аңа якынаю. Ярдәмгә мохтаҗ булганда Аллаһтан дога кылып сорау һәм аның кабул итәчәгенә ышану ул һәр мөселман өчен чиксез бәхет. Әгәр дә безгә берәр кеше йомыш куша һәм без һәрвакыт аны үтәп киләбез. Ә үзебез бер генә үтенеч әйтсәк тә, ул аны эшләүдән баш тарта икән, безнең янәдән теге кешегә булышасыбыз килерме? Шуның кебек Аллаһ белән мөнәсәбәттә дә. Еш кына без Аннан барын да алабыз, Аның чиксез Рәхмәтен кулланабыз. Ә үзебез бер генә канунын да үтәргә теләмибез. Әмма Ул безнең гыйбадәтебезгә мохтаҗ түгел. Ә киресенчә, без Аның ярдәменнән башка яши алмыйбыз. Һәм Ул әйткән фарызларны тиешенчә үтәмәвебезгә карамастан, Аллаһ догаларыбызны кабул кыла, эшләребездә ярдәм итә. Мәрхәмәтле Аллаһ өчен бу авыр түгел. Ләкин кайвакыт сораган әйберең һаман күренми. Мондый очракта, Аллаһ догамны кабул итмәде, диючеләр бар. Тик алай күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Аллаһ — галәмнәр Раббысы безгә нәрсәнең файдалы, ә нәрсә зыянга икәнен яхшырак белүче. Шуңа да, догам кабул ителмәде, дип ашыгыч нәтиҗә чыгарыру дөрес түгел. Моның үз сере бар. Беренчедән, алда әйтелеп үткәнчә, димәк без сорый торган әйбер, тормышыбызда хәерле түгел. Шуңа да Аллаһ безне аннан ерагайта. Икенчедән ул доганың кабул булыр вакыты җитмәгән. Ягъни сораган әйберең бүген, иртәгә түгел, ә бер айдан чынга ашачак. Өченчедән, бәлки синең белән берәр күңелсезлек килеп чыгарга тиештер. Һәм кылган догаң әлеге күңелсезлек белән көрәшәдер. Бу дога сине хәвеф-хәтәрдән йолып кала, дигәнне аңлата. Һәм дога кабул булмауның тагын бер җиди сәбәбе булырга мөмкин. Бу инде хәрам ризык керү. Кеше хәрам белән тукланганда аның догасы кабул ителми Хәрам тулысынча организмнан чыксын өчен кырык көн көтәргә кирәк. Шуңа да кылган догаларыбызның кабул булуын теләсәк, хәрам ризыктан ерак торыйк.

Намазга басу, Ислам кануннары белән яши башлаучы үзендә нинди җиңеллекләр тоя?

Кешедә күңел тынычлыгы барлыкка килүне иң беренче чиратта әйтеп узу кирәк. Үзен чолгап алган проблемаларга карамастан, оптимистик рух, барысы да Аллаһтан, дип карау барлыкка килә. Ягъни кайвакытта тормышта берәр каршылык белән очрашып, аны үзебез зурайтабыз гына. Чыгу юлларын эзләр урынга, тормыштан зарланып, үзебезне артка өстерибез. Ә Аллаһка тәвәккәл итеп, Аннан ярдәм сораган кеше ул башкача фикерли. Алда әйтеп үткәнчә, дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорый һәм барысы да яхшы булачыгына ышана. Иң мөһиме кеше тормышында асыл максат барлыкка килә — Аллаһның ризалыгына ирешү. Һәм кеше Аллаһ ризалыгы, дигән төшенчәне аңлап яшәсә, беркайчан да ялгыш юлга керми, бәхетсез булмый. Асыл максат дигәннән, бер кыйссаны сөйлисе килә.

Мисырда Зиннур Мисри исемле зур галим яшәгән. Аның егерме шәкерте булган. Галим шәкертләренә гел яңадан-яңа, файдалы дәресләр бирә иде. Үзе гел култык астына кыстырып бер китап йөрткән. Һәм шәкерләр остазлары бар гыйлемне нәкъ менә шушы китаптан ала, дип уйлаганнар. Һәм бер көнне галимнән китапны укырга рөхсәт сораганнар. Зиннур Мисри, мин үлгәч укырсыз, дип җавап биргән. Бер көнне Зиннур Мисри да вафат булган. Шәкертләре бик зур хирыслык белән китапны укырга теләгән. Һәм әлеге китап өчен тарткалаша башлаган. Араларыннан берсе: «Туктагыз әле, тарткалашмыйк. Юкса ертырбыз. Һәм китап беребезгә дә эләкмәс. Әйдәгез, арабыздан берәү алып укысын, ә калганнар тыңлар», — дигән. Китапны ачып карасалар — буп-буш. Шәкертләр аптырашып кала. «Ничек инде остазыбыз гомер буе буш китеп күтәреп йөргән», — диеп гаҗәпләнә. Ә битләрен актара торгач, китапның нәкъ уртасында бер кечкенә генә кәгазь кисәге табалар. Бу кәгазьдә түбәндәге сүзләр язылган була: «Ий кеше! Үткәнеңнән гыйбрәт ал, бүгенге көнеңнең кадерен бел, киләчәгеңә әзерлән (ягъни үлемеңә). Тормышыңда асыл максатыңны онытма, уңышка ирешерсең, бәхетле булырсың». Бу сүзләргә тирән мәгънә салынганга күрә, галим шул кечкенә генә кәгазь битен буш китап эченә салып күтәреп йөргән. Асыл максатын онытмасын өчен китапны үзеннән калдырмаган.

Һәрбер кеше намазга да, тыйганнардан тыелып, кушканнарны үтәп яшәүгә дә төрлечә карый. Әмма тагы бер мөһим әйберне онытырга ярамас. Зиннур Мисриның гомере буе саклаган кәгазь битендә язылганча, киләчәккә әзерләнергә кирәк. Ә ул ерак түгел. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Галәмнәрнең Яратучысы булган Аллаһ белән очрашканда, күңелебез тыныч булсын өчен, Аның яратуына, ризалыгына бу дөньяда ук ирешергә кирәктер. Бәхет нәрсә ул дип сораучыларга да шуны әйтеп узасы килә. Бәхет ул — Аллаһның ризалыгына ирешү. Моннан да зур бәхет була алмый.

«Әгәр Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәте бер бәндәсенә төшсә, Ул Җәбраил фәрештәгә: «Мин фәлән кешене яраттым, син дә аны ярат!» — дип әйтер икән. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешене яратыр, һәм барча күк әһелләренә: «Фәлән кешене Аллаһы Тәгалә ярата, аны сез дә яратыгыз!» — дип мөрәҗәгать итәр. Күк әһелләре исә бу хәбәрне җирдәгеләргә ирештерер. Шуннан соң ул кешене җирдә дә ярата башларлар. Әгәр Аллаһы Тәгалә берәр кешегә ачулы булса, Ул Җәбраил фәрештәгә: «Мин фәлән кешегә карата ачулы, син дә аңа ачулы бул!» — дип әйтер. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешене күрә алмас. Шуннан соң ул күк әһелләренә: «Фәлән кешене Хак Тәгалә яратмый, аны сез дә яратмагыз», — дип мөрәҗәгать итәр. Аларда да шул кешегә карата ачу хисе уяна һәм шул хис җирдә яшәүчеләрнең дә күңелләренә күчә.

Әңгәмәне Айсылу Юлдашева оештырды.

"Күрәзә" газетыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе