Зилә Галәветдинова: Тормышыбыз очсыз-кырыйсыз күк кебек

Быелның 1 июленнән Казандагы «Сөләйман» мәчетендә өч атна буена 5 яшьтән 14 яшькәчә 60 ир бала ял итте. Алар бирегә Татарстан һәм Россиянең төрле

БӘЙЛЕ
2011 Июл 15

Быелның 1 июленнән Казандагы «Сөләйман» мәчетендә өч атна буена 5 яшьтән 14 яшькәчә 60 ир бала ял итте. Алар бирегә Татарстан һәм Россиянең төрле өлкәләреннән килгәннәр. Араларында Үзбәкстаннан, Мәскәүдән, Мари Иле Республикасыннан, Перьм, Тольятти, Самара һәм башка калалардан әти-әниләре белән Казандагы Левченко бистәсенә юл алучылар да бар.

Мәскәүдә яшәүче 9 яшьлек Ислам Галәветдинов Казанга әнисе Зилә ханым белән килгән. Миңа аның әнисе белән күрешеп, үземне кызыксындырган сорауларга җаваплар алу насыйп булды.

- Зилә ханым, Сез балагызга ял итү урыны итеп ни өчен нәкъ Казанны сайларга булдыгыз?

- Безнең 4 балабыз бар. Балалар тугач ук без аларның татар телен белүләренә, динне өйрәнүләренә игътибар итәбез. Олы улыбыз Ислам Мәскәүдә рус мәктәбендә укый. Ул Мәскәүдә татар балаларыннан җыелган бердәнбер сыйныфта белем ала. Элек ул балалар бакчасында русча тәрбияләнде, татар теле анда бары гаиләдә генә кулланылыш таба. Балабыз үсә бара, хәзер аның русчасы басып китә, ә татарчасы артта кала башлады. Май ае азагында мин Татарстан җитәкчеләренә интернет аша баланы берәр лагерьга урнаштыра алмассызмы дигән сорау юллаган идем. Әмма уңай җавап килмәгәч, динне дә, татарчаны да өйрәтә торган урынны танышларым аша эзләргә керештем. Миңа алар Татарстан башкаласындагы «Сөләйман» мәчетенә барырга киңәш иттеләр. Без күп балалы гаилә булуга карамастан, мондагы шартларны кабул иттек һәм һич тә үкенмибез. Дөрес, башта улыбызга кыен булды, өйне сагынды, чөнки 3 атнага безнең яннан киткәне юк иде. Хәтта ул елап та куйды. Хәзер инде ияләште, күнекте, түземле, сабыр булырга өйрәнде. Мондый лагерьлар кирәк, ул баланы чыныктыра, мөстәкыйль яшәргә өйрәтә. Биредә татарча сөйләшәбез, дини белем дә әйбәт бирелә. Мөгаллимнәр дә күңелгә ятышлы. Әйтик, Раил остаз Әхмәтов Коръәнне матур мәкам белән укый, тәрбияче Раил Галәвиев белән дә уртак телне тиз таптык. Гомумән, алар-яхшы кешеләр. Мәчетнең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова кешелекле сыйфатлары белән үзенә тиз җәлеп итте. Илдар хәзрәт белән бергә алар бу гыйбадәтханәдә зур җаваплы эш башкара. Шундый дәү җәйләүне оештыру шул ук вакытта бик мактаулы да эш дип саныйм.

7 яшьлек икенче балабыз Сафия Азнакайдагы җәйге лагерьга йөри. Безнең 4 һәм 2 яшьлек тагын ике балабыз бар. Ел саен җәйге чорда авылга кайтабыз, Мәскәүдә калмыйбыз.

- Азнакайда туганнарыгыз бармы әллә?

- Азнакай-минем туган ягым. Әтием Фәндәс, әнием Гөлсинә шунда яши. Алар теләкләрбезне тыңлап, фикерләрне аңлап, безгә таяныч булып торалар. Алар миңа үрнәк һәрвакыт. Үземнең балаларыма да алар кебек була алсам иде, дип телим. Әти-әнием дә, Мәскәүдә яшәүче абыем Илһам да, апам Гүзәл дә дини йолаларны үтәп яшиләр.

- Зилә ханым, ирегез Шамил хәзрәт Галәветдиновның Мәскәүдәге Мемориаль мәчете имамы икәнлеген беләбез. Аның китаплары да нәшер ителә, сайты да эшләп тора. Шамил хәзрәт үзе мөселманнар арасында шактый танылган кеше. Шундый кешенең хәләл җефете булу кыен түгелме?

- Шамил 1974 елда Мәскәүдә туып үскән. Ул-бик системалы кеше. Аның бүген нәрсәләр эшләячәге 1 ай алдан язылып куелган була. Ул эшнең берсен тәмамлауга икенчесен башлый. Бу аңа җиңеллек бирә. Бер хәдистә «Никахның тиз ясалганы хәерлерәк» диелгән. Без шуңа күрә сузмадык, 2000 елда ике атна эчендә никах укыттык. Һәм, әлхәмдүлилләһ, үзебезне бәхетле гаилә дип саныйбыз. Мәскәүдә Мемориаль мәчете ачылганнан бирле ул анда эшли. Ул башта кечкенә мәчет иде, хәзер аның биләмәсе киңәйтелде. Гыйбадәтханә яхшылап төзәтелде. Китаплар язудан, сайтны алып барудан тыш, ремонт эшләре дә аның күп вакытын һәм көчен ала.

- Сезгә Татарстанда, Казанда еш булырга туры киләдер, мөгаен. Соңгы вакытларда булып узган вакыйгалар белән бәйле рәвештә тәэсирләрегез үзгәрмәдеме?

- Сез суга баткан теплоход турында әйтәсездер инде. Без анда һәлак булганнар рухына дога кылабыз. Хак Тәгалә аларга шундый әҗәл бирде, әҗәлләре җиткән дип әйтәбез. Дини яктан ул безгә шулай аңлашыла. Фани дөньяга без кунак булып кына киләбез. Теплоходтагы яшь балалар үзләренең вафат булуларын сизми дә калганнардыр дип уйлыйм. Иншә Аллаһ, Раббыбыз аларның җаннарын җиңеллек белән алып, Үзенең җәннәтендә урын бирсен иде дигән теләк белән дога кылабыз. Ә безгә, исән кешеләргә, бу фаҗигале вакыйгадан гыйбрәт алып, киләчәктә игътибарлырак булу сорала. Бу теплоходка гына кагылмый. Без кайда гына булсак та, автобустамы, яисә урамдамы, андагы җитешсезлекләрне җитәкчеләргә ирештерергә тиешлебез.

- Мәскәү белән чагыштырганда Казан сезгә ниндирәк шәһәр булып тоела?

-Бу — кызыклы мәсьәлә. Без көн саен, ай саен диярлек, үзебез белән булган хәлләргә, эшебезгә нәтиҗә, йомгак ясыйбыз. Ни өчен дигәндә, тормышыбыз гел үзгәреп тора. Без актив мөселманнар булырга тырышабыз. Дини белем белән бергә безнең гамәли белемебез дә булырга тиеш. Һәрвакыт үз күзләребез белән күргән шәһәрләрне, илләрне чагыштырырга яратабыз. Без үзебез, әлхәмдүлилләһ, Европада да, Төркиядә дә, Малайзиядә дә булдык. Шуңа күрә чагыштырырга мөмкинчелегебез бар. Мөселманнарга яшәү өчен Казан Россиядә иң уңайлы кала дибез. Беренчедән, биредә ислами гыйлем алып була, чөнки югары уку йортлары бар. Казанда яулыктан йөрүчеләргә дә каршылыклар юк. Киләчәктә бәлки балаларым да биредә төпләнерләр дигән теләкләрем бар. Татарлар гына түгел, ислам динен кабул иткән руслар да Казанга килеп урнаша. Чөнки биредә хәләл кафелар да, кибетләр дә күп. Берәр җиргә бару өчен транспорты да уңайлы. Мәсәлән, мин Азнакайдан 6 сәгатьтә Казанга килеп җиттем. Аннары Камал театры янында 63 нче автобуска утырып, Левченкога юл алдым. Татарстан җитәкчеләре, әлхәмдүлилләһ, халык өчен күп тырыша. Аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә татарларның тормышын яхшыртканнары өчен. Әлбәттә, кайбер эшләп бетермәгән яклар да бар инде. Әйтик, Казандагы иске биналарны сүтәргә түгел, бәлки яңартып, тарихи ядкарь итеп калдырып булыр иде. Тагын шунысы бар: Казаннан читтәге авылларның икътисадый ягы аксый. Авылда яшәүчеләргә ярдәм кирәк. Ашлыкны ура торган комбайннар бик иске.

-Минем бер генә соравым кала шикелле. Телебезне, динебезне алга җибәрү өчен безгә беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

-Татар халкы өчен шунысы мөһим: без динебезне, телебезне саклап калганда гына нәсел-нәсәбебезне югалтмабыз. Мин моны үзем өчен әйтәм: дөнья мәшәкатьләренә чумсак та, иртән йокыдан торгач, ярты сәгать татар китабын укырга кирәк. Шул рәвешле, китап арты китап укыйсың, аена бер генә китап укып чыксаң да, елына ул 12 гә җыела. Радио һәм телевидениедәге татарча тапшыруларны тыңлау, карау мәслихәт. Кайберәүләр татарча сөйләшсәм, шул җитә диләр. Алай дөрес түгел ул. Кем татарча сөйләшә, ә яза белми, ул кителгән савыт кебек була. Кеше татарча өйрәнә икән, ул инде яза да белсен. Дини якны үстерү ул-нечкә мәсьәлә. Адәм баласының кайвакытта кәефе төшеп китә. Шул көнне ул тәһарәт алып, кулына изге китапны тотып, аны укыса, хәл кереп китә. Безнең тормышыбыз очсыз-кырыйсыз күк кебек. Мин аны шулай күз алдына китерәм: рухи яктан гел чистарынып торырга, Коръән укырга, 5 вакыт намазны калдырмаска, мөселманнар белән аралашып яшәргә, белем алуны камилләштерергә, финанс ягыннан артта калмаска кирәк. Мөселман башкалардан соранып йөрмәскә тиеш, аның үз байлыгы булуы зарури. Динебездә бай булып, ярлыларга ярдәм итү хуплана. «Астагы кулга караганда, өстәге кул хәерлерәк» диелә бер хәдистә. Безгә тырышып эшләп, әдәп-әхлаклы яңа буын үстереп, Раббыбыз бу дөньядан мөселман булып китүне насыйп әйләсен.

Әңгәмәдәш-Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе