Былбыл турында хикәят

(Булган хәл) Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр, ягъни үз

БӘЙЛЕ
2023 Ноя 08

(Булган хәл)

Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр, ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрберсе үз хәлләре белән мәшгульләр, Аллаһыны да зекер итәләр...

«Әнгам» («Терлек») сүрәсе, 38 нче аять.

Кемнең инде бакчадагы очсыз-кырыйсыз эшләрнең бер өлешен башкарганнан соң, җиз самавырга саф чишмә суы салып, чәй эчеп аласы килмәсен! Мин дә шул ният белән самавыр тоткасына барып ябышсам, чишмә суым беткән икән.

Тиз генә көянтә-чиләкләремне эләктердем дә, җылы, кояшлы җиңел һавада очып китәрдәй күтәренкелек белән урман читендәге тарлавыкка таба сузылган сукмак буйлап, йөгерә-атлый төшеп киттем. Сукмак буенда үскән чәчәк аралаш яшел үләннәрнең чалбар балакларым аша мине кытыклап калырга тырышулары күңелемә ниндидер сихри наз өстәп, елмаерга мәҗбүр итә. Аллаһ барлыкка китергән табигатьнең шундый камиллегенә, матурлыгына сокланып, мәрхәмәтле кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә йомшак кына тавыш белән моңлы җыр сузып җибәрәсе килә...

Чү! Нинди шомлы тавыш бу? Кайчандыр бакчачылык ширкәтебезнең биләмә чикләрен билгеләп корылган койманың тимер торбалардан эшләнгән баганалары инде такталарсыз рәвештә тырпаеп калганнар. Менә шуларның берсеннән ниндедер аңлаешсыз аваз ишетелә.

Көянтә-чиләкләремне үлән арасына куйдым да, тавыш килгән баганага якынлаштым. Билгесез җан иясенең лепер-лепер килеп, торба эчендә тыпырчынганлыгы ишетелә. Кем соң анда? Еланмы, йомранмы? Әллә башка җан иясеме? Нигә ул керер юлын тапкач, чыгар юлын да эзләми?

Багананы бераз селкетеп карадым. Селкенә. Җир дымлы. Күптән түгел яңгыр да явып үткән иде. Мин селкеткәч, баганадагы җан иясе тагын берничә тапкыр лепердәп алды. Димәк, кемдер анда керүен кергән, әмма чыгар юлын таба алмыйча интегә.

Мин багананы җайлап кына кочаклап алдым да, галош кына эләктергән аякларымны бер түмгәккә терәп, тимер торбаны анда-монда селкетә-селкетә, өскә таба суыра башладым. Тырышкан табар-ташка кадак кагар, дигәндәй, ничә еллар буена җиргә сеңеп утырган теге багананы тәки сөйрәп чыгардым!

Кем икән соң теге җан иясе? Мине бигрәк тә менә шул кызыксындыра иде. Багананың аскы өлешен бераз гына күтәреп һәм селкеп җибәргән идем, аннан ләмгә буялган бер йомры нәрсә тәгәрәп чыкмасынмы?! Ә ул селкенә.

Мин ашыкмыйча гына тере йомгакны кулыма алдым. Бераз җылымса да кебек үзе. Бака да, елан да, йомран да түгел, кош бит бу! Әстәгъфируллаһ.

Салкын балчыкка чорналган кошчыкның тәненә аз гына булса да, җылы кертү нияте белән күкрәгемә кыстым да, киредән бакчага йөгердем.

Кояшта җылынсын өчен куелган сулы савытларым берничә. Алардагы су инде җылынырга да өлгергән. Кошның канатларын имгәтмәскә тырышып, ипләп кенә шуларның берсендә теге тере йомгакны су кертә башладым. Менә сизелер-сизелмәс кенә аска таба бөгелгән томшыгы, күзләре, муены ачылырга кереште. Куркуыннан гаҗиз булган, аптыраш тулы кара күзләре белән кошчыгым мине күзәтә. Ә үзенең селкенерлек тә хәле калмаган. Мин ашыкмыйча гына аны юуымны дәвам итәм. Леперди торгач, канатларына ныграк ябышып өлгергән ләмне башта озак кына җебетеп, аннары гына юып төшерергә тотындым. Менә инде күгәрченнекенә охшаган тәпиләре дә күренде. Кошчыгым азрак тыпырчына да башлады. Мин икенче савыттагы чиста су белән аны тагын бер кат коендырдым да, өйгә алып кердем үзен.

Йомшак кына сөлге белән башын, күзләрен, томшыгын, канатларын, тәпиләрен кулдан килгән иплелек илә сөртеп, киптереп, карават өстенә чиста чүпрәк җәйдем дә, кошымны шунда бастырдым. Аякларында үзе басып тора бит! Әз генә канат каккандай хәрәкәт ясап, җилкәләрен дә җыергалап алды. Димәк, исән! Димәк, яшәячәк! Тик карават буйлап йөрергә дә, очып китәргә омтылышы да күренми әле.

Балачакта әниемнең: «Ашамыйча эчкә җылы керми ул»,-дигән сүзләре келт итеп исемә төште дә, ипи кисәкләренең йомшак җирләрен ваклап, кошчык алдына сибә башладым. Тизрәк эче дә, тышы да җылынсын иде кошчыгымның! Ләкин ул ипи кисәкләренә борылып та карамады, баскан урыныннан да кузгалмыйча, бүлмәне күзәтүен дәвам итте.

Мин тары ярмасы салынган пакетны тиз генә эзләп табып, бер уч ярма салдым. Тик бу ризык та аның күңеленә хуш килмәде. Инде хәзер нишләргә? Әллә сөт җылытып бирергәме? Әмма бу эшем дә уңышсыз булып чыкты.

Карлыгач һәм сыерчыкларның очып баручы бөҗәкләрне эләктереп алу өчен очкычка охшатып, фигуралы пилотаж ясаганнарын күргәнем бар иде дә бит... Тин каян алыйм соң ул черкиләрне хәзер генә? Берсе дә күренми кирәк чакта...

Ә-ә-ә! Бәлки түтәлләремне йомшартып, миңа ярдәмләшүче суалчаннар кирәктер аңа! Гадәттә, түтәл казыганда җир өстенә чыккач, бөгәрләнеп һәм бөтерелеп, кире үз ояларына кайтырга теләгән суалчаннарны мин йомшак җир белән каплап, яраткан-яраклашкан мохитләреннән аермаска тырыша идем. Ә бүген бөтенләй башка хәл, дөресрәге, гадәттән тыш хәл!

Тиз-тиз генә бер түтәлнең читен казый-казый бер уч суалчаннар җыйдым да, аларны кечкенә савытка салып, һаман да шул урынында басып торган кошның алдына куйдым. Ул исә күз ачып йомганчы, аларны капкалап та бетерде. Кошчыгым, менә ниндиерәк икән синең яраткан тәгамнәрең!

Бу эшемне берничә тапкыр кабатлагач, кошчыкның эче бераз җылынып киткәнен аның карават буйлап йөрештерә башлавыннан аңладым.

Ә минем көянтә белән чиләкләрем...Чишмә суы салып кайнатасы җиз самавырым...

Мин шул ук сукмак буйлап, суырып чыгарылган тимер багана янына йөгердем. Багананы юлның читенәрәк алып куйдым да, чиләкләремне күтәреп, чишмәгә юнәлдем. Бу вакытта кояш үзенең җылы нурларын битемнең уң ягына түгел, җилкә тирәсенә сибә иде инде.

Кайнар чәй эчеп алгач, минем эчем дә җылынды, күңелем дә тынычлана төште. Ә кошчыгым караваттан өстәлгә очып кунгач, киң сулыш алып, аның башын һәм кипкәч кабарып киткән каурыйларыннан сыпырып куйдым. Суда юынып алганнан соң, хәзер сиңа кояш нурларында да коенып алырга кирәктер, кошчыгым.

Мин аны йомшак кына кулыма алып, әле һаман канат астындагы каурыйлары бераз дымлы булуга карамастан, бакчабызның ике түтәл арасындагы җылы сукмагына чыгарып бастырдым.

Ул азрак икеләнеп торганнан соң, алга таба йөгерде, аннары тиз генә борылыш ясап, миңа каршы атлады. Түтәл читеннән нәрсәдер чемченеп алды да, канатларын кагып, койма башына менеп кунаклады. Минем ялгыз басып калуымны күргәч, кабаттан түтәл янына төшеп, сикергәләп алды да, пыр-пыр килеп, кояш нурларында кибеп өлгергән канатларын какты да, урманга табан юл алды. Ә мин: «Сау бул, былбылым»,-дип сагыш катыш шат аваз чыгарганымны үзем дә сизми калдым. Шулай итеп, минем өчен синең исемең былбыл булып китте, кошчыгым!

Икенче көнне кояш текә күтәрелгәнче түтәлләрдә бил бөккәннән соң, өйгә кереп нәрсәдер башкармакчы булып йөри идем, ниндидер кошларның бакчада чыр-чу килгән таныш авазларын ишеттем. Чыксам, минем былбылым үзенең дус-иш, туган-тумача һәм кардәшләрен алып килгән дә, алар бакча коймасына тезелешеп утырып, былбылларга хас шатлыклы моңнарын сибә иде. Мине күргәч, аларның барысы да түтәлләр арасына шыбырдашып төштеләр дә, куанышып, чыр-чу килеп сикергәләп алгач, тагын койма башына, аннары зәңгәр күккә күтәрелеп, урман ягына канат кактылар.

Рәхмәт сиңа, былбылым! Сиңа күрсәткән кечкенә генә изгелегемә дус-ишләрең, туган-тумачаларың белән килеп, искиткеч матур мәкам белән кылган догагыз өчен. Аллаһы Тәгалә сезнең дә, минем дә зекерләребезне кабуллардан кылса иде. Әмин.

Исән-имин булыгыз. Хак Тәгалә сезгә җылы, ягымлы җәйләр, мул ризыклар, бәби чыгарып үстерү өчен йомшак ботаклы агачлар насыйп әйләсен. Тик туганнарыңны да, таныш-белешләреңне дә нык итеп кисәтеп куй: сикергәләп, дөньяларын онытып уйнап йөргәндә ачык түбәле тимер баганаларга басмагыз. Югыйсә, үзең кебек, тәпиләре таеп китеп, шома торба төбенә төшеп китүләре бик ихтимал. Анысыннан Аллаһ сакласын!

Раббыбыз сиңа бәхетле озын гомерләр насыйп итсен, былбылым!

Мәгариф РАЯНОВ


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе