Ихласлык изге эшләргә өнди, тәкъвалык начарлыктан тыя

Нәрсә ул тәкъвалык?Тәкъва сүзе (гарәп теленнән) - үзеңне саклау, тыелып тору, үзеңә охшамаган нәрсәдән качу, зарардан саклану, куркудан киртәне кую. Шәригать күзлегеннән тәкъвалык Аллаһның яклавына сыгыну, зарар килүдән һәм ахирәттә газапланудан саклану, изге эшләрдә булу дигәнне аңлата.

БӘЙЛЕ
2022 Апр 15

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Уразаның төп максаты нәрсәдән гыйбарәт?

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Ий иманлы бәндәләр! Әүвәлге өммәтләргә ураза тоту фарыз булган шикелле, сезгә дә Рамазан аенда ураза тоту фарыз! Шаять Аллаһы Тәгаләдән куркучылардан булырсыз! (Бәкара сүрәсе, 183 аять).

Ягъни ураза тоту, фәкать ашау-эчүдән һәм якынлык тыелудан тыш, бездә тәкъвалык сыйфаты булдыру шарт булып тора.

Шулай ук корбанның максаты хакында Аллаһы Тәгалә әйтте:

Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһуны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр! (Хаҗ сүрәсе, 37 аять).

Корбан кылуның максаты да, бездән Аллаһы Тәгалә тәкъвалыкны таләп итә.

Намаз укуның максаты хакында Аллаһы Тәгалә әйтте:

Мөхәммәд галәйһиссәләәм, Коръәннән вәхи ителгән аятьләрне һәм намаз укы, тәхкыйк намаз, фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһ зикерләренең иң зурысы, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә.

Ибн Габбас (радыйяллааһү ганһү) әйтте: “Намазда шундый үзенчәлек бар, ул кешене гөнаһлар кылудан тыеп тора”.

Әбүл Алия (радыйяллааһү ганһү) шушы аять хакында тәфсир яза: “Намазда 3 әйбер бар. Ихласлык, тәкъвалык, Аллаһның зикере. Ихласлык изге эшләргә өнди, тәкъвалык начарлыктан тыя, ә Аллаһның зикере - Коръән, кайсысы изгелеккә чакыра һәм начарлыктан тыеп тора.

Нәрсә ул тәкъвалык? Тәкъва сүзе (гарәп теленнән) - үзеңне саклау, тыелып тору, үзеңә охшамаган нәрсәдән качу, зарардан саклану, куркудан киртәне кую.

Шәригать күзлегеннән тәкъвалык - Аллаһның яклавына сыгыну, зарар килүдән һәм ахирәттә газапланудан саклану, изге эшләрдә булу дигәнне аңлата.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидаятьтер. (Әль-Бәкара сүрәсе, 2 аять).

Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез! (Әль-Гимран сүрәсе, 102 аять).

Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яралтучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм галәйһиссәләәмнең үзеннән хатын яралтты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче. (Ән-Ниса 1 аять).

Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә хак булган файдалы сүзләрне генә сөйләгез!

Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер, вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһуга вә Аның рәсүленә итәгать итсә, ул кеше, һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште. (Әль-Әхзәб сүрәсе, 70-71 аятьләр).

Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучыларыгыз, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар. (Әл-Хуҗүрат сүрәсе, 13 аять).

Әбү Зәр (радыйяллаһү ганһү) әйтте. Мин: “Йә Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үә сәлләм, миңа киңәш бирегез?” – дип сорадым. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Аллаһтан курык, чөнки курку бөтен яхшы гамәлләрнең тамыры”, - диде. Мин кабат: “Тагын киңәш бирегез, йә Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үә сәлләм?” – дип сорадым. “Гел Коръәнне укы, чөнки ул синең өчен җирдә нур һәм күкләрдә ризык булып тора” – дип, Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үә сәлләм җавап кайтарды.

Кем ялгызлыкта Аллаһтан курыкса, Аллаһ 5 нигъмәт бирә:

1. Бөтен авырлыклардан чыгу юлын ача.

2. Өмет итмәгән җирдән ризыгын насыйп итә.

3. Эштә җиңеллек бирер.

4. Гөнаһларын кичерер.

5. Кылган гамәлләрнең сәвабын арттыра.

Кем хәрәмнән сакланса, Аллаһ 7 бүләккә ирешүенә насыйп итә:

1. Йөзе нурлы булыр.

2. Йөрәге нур белән тулачак.

3. Кабере нурлы булачак.

4. Хәтернең яхшыруы.

5. Ризыкның мул булуы.

6. Тәннең сәламәт булуы.

7. Кешеләрнең яратуы һәм хөрмәт итүе шушы кешегә булачак.

Абдуллаһ бин Умар радыйяллааһү ганһү дуслары белән Мәдинәдән чыктылар һәм ашар өчен өстәл әзерләделәр. Шул вакыт көтүче сарык көтүе белән пәйда була. Алар исәнләшеп күрешкәч, Ибн Умар (радыйяллааһү ганһү) аны табынга чакырды. Егет: “Мин ураза тотам”, - диде. Ибн Умар (радыйяллааһү ганһү), шаккатып: “Шундый эссе көндә син ничек көтү дә көтеп ураза тотасын?” - дип сорады. Аны тикшерер өчен ул көтүчедән: “Безгә бер сарыкны сатмассыңмы? Без сиңа итен авыз ачканда бирербез”, - дип сорый. Көтүче: “Минем көтүем түгел шул һәм бу сарыкларның хуҗасы бар”, - дип җавап кайтара. Ибн Умар (радыйяллааһү ганһү): “Сарык югалды яки аны ерткыч хайван ашады дип әйтерсең”, - диде. Теге көтүче: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында нәрсә дип җавап кайтарырмын?” – дип сорады. Ибн Умар (радыйяллааһү ганһү), Мәдинәгә кайтып, теге көтүчене коллыктан азат итеп, сарык көтүен сатып, аңа бүләк итә.

Мөэминнең гыйбадәт кылганда чыккан күз яшьләре аеруча игътибарга лаек. Нәкъ менә шул энҗе бөртекләре Аллаһы Тәгалә каршында кыйммәтле. Кыямәт көнендә алар өчен коллар чиксез нигъмәтләргә ия булачак.

Бер хәдистә «Өч кеше иблистән һәм аның гаскәреннән котылачак: тәүлек буена Аллаһыга зикер әйтүчеләр, төннең икенче яртысында Аллаһтан куркып елаучылар һәм кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән тәүбә итүчеләр», - диелә.

Бу кешеләр, бер төркемгә бүленеп, төнен һәм көнен Аллаһны: «Ләә иләһә илләллааһ», - дип искә алалар. Төнлә торып: «Әстәгъфируллаһ әл-газыйм, әстәгъфируллаһ әл - газыйм» дигәндә аларның күз яшьләре чыга.

Әгәр дә күзләр Аллаһтан куркып яшьләнә икән, шул чакта җәһәннәм уты башка әгъзаларга да кагылмас. Әгәр дә күз яше яңакка тама икән, бу кешенең битенә кара төшмәс. Өммәт эчендә бер генә кеше Аллаһтан куркып елый икән, бу өммәтне Аллаһы Тәгалә төрле бәлаләрдән саклар.

Тик бөтен нәрсәнең дә үз үлчәме бар. Бу күз яше бернәрсәгә дә охшамаган. Бер күз яше белән диңгез зурлыгындагы ут учагын да сүндереп була. (Рамуз әл — Әхәдис, 4587 нче әйтем).

Бала әйбер алдырыр өчен, әнисе алдында елый, ашамый, йокламый һәм нәтиҗәдә максатына ирешә. Без дә кылган гөнаһларга тәүбә итеп, Аллаһтан елый-елый гафу сорарга тиешбез. Аллаһы Тәгаләдән куркып елау - йөрәкнең йомшаруына һәм гыйбадәт кылуда ләззәт алуына сәбәпче була.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидаять, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе