
2012 Июл 27
Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, депутат Фәрит Мифтахов Русиядәге татар-мөселманнарны, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне, барлык мөселманнарны Рамазан ае белән тәбрик итә. Рамазан ае безгә изге көннәрдә күңелләребезне чистартырга, изгелеклә эшләр эшләргә һәм якын тирәдәге ач кешеләрнең хәлләрен аңларга мөмкинчелек бирә, ди Казан татарлары лидеры Фәрит Мифтахов.
Иң изге булган Рамазан аенда һәр бер мөселман бәндәсе җаны һәм тәне белән Ислам динен тагыда якыннан аңлый. Әби – бабаларыбыз һәр чак ураза тотканнар, динебезне, гореф – гадәтләребезне шулай саклап килгәннәр. Бары тик шахси үрнәк күрсәтеп һәм изге эшләр кылып кына без ислам диненең барлык милләтләргә һәм төрле конфессия вәкилләренә карата булган мәрхәммәтлелеге һәм кешелеклелеге үз кыйммәтен үстерүгә чын мәгънәсендә лаеклы элеш кертәбез, диелә татар конгрессының Казан оешмасы башлыгы Фәрит Мифтахов котлавында.
Шушы Рамазан ае безнең күңелләребезгә җылылык, якыннарыбызга хөрмәт хисе, шатлык һәм изге уйлар өстәсен.