20.09.09 елда Сухоречкада сөйләнгән вәгазь

Газетага, сайтка... Гомум Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзаратына баглы барча иман әһленә 1430 ел “Гийд-әл-фитр” мөнәсәбәте илә Тәбрик һәм

БӘЙЛЕ
2010 Авг 10

Газетага, сайтка...

Гомум Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзаратына баглы барча иман әһленә 1430 ел “Гийд-әл-фитр” мөнәсәбәте илә

Тәбрик һәм вәгазь

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әлхәмдүлилләһи үә биһи нәстәгыйн!

Хөрмәтле мөселман дин кардәшләрем. Бер Рамазан үтеп икенчесе килер өчен, Дарйән рәисе тарафыннан башкасы якынаер өчен, яшьләр өлкәнләнер өчен, өлкәннәр исә картаер өчен, һәр җан иясе үз гомерен үтеп, дөньясыннан үтәр өчен, көн вә елларны алыштыручы Аллаһы Раббымызга хәмед вә сәнә , мактау вә олуглауларыбыз булса иде. Чыннан да, заты Җәләлдән башка – барчасы һәлак булачак, бу дөньяны үтеп бетәчәк – Бакый тик ялгыз Үзе хөкемендә ялгыз, Үзеңә кайтуларыбызны да ялгыз санадың.

            Мәшрикъ-мәгърибләрендә асыл өммәтен яктырлырлык һәм күндермеш рәхмәте һәм хак хәбибе Мөхәммәд Мостафа (с.г.в) хәер дога, сәламнәребез, ихласы һич риясыз өммәтең дигән күңелләрдән чыккан салават-шәрифә һәм өзлексез сәламнәребез дә булса иде.  Күңелләрен тәхлил илә җөмләсен хәергә багышлаган барлыгын Раббылары Аллаһыны үз Алласы итеп хозуры Кадыйр рәхмәтенә ирешер гамәлләргә дә кызганмыйча юнәлтелгән, юнәлгән әһле бәйт һәм сәхабә-кирамнарына, шулаһ ук, кыямәт көненә кадәр аларга бөтен изгелектә иярергә омтылганнарга да сәламнәребез ирешсә иде.

            Ерак-якыннардан Рамазан ләззәтеннән өлешләнеп, гайдел-фитр шәфкатьләренә ирешү өмете белән мокаддәс йортына мәхәббәтен өзмичә бәйтуллага килгән газиз кардәшләрем. Хөрмәтле гаиләләрегезне, җөмләгезне, бөтен әһле ислам кардәшләребезне, кардәшләрегезне 1430 елыбызның гайдел фитр рамазан гаете бәзһрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм дә бу сәгадәтле мөнәсәбәт илә самими сәлам һәм иң изге теләкләремне юллап калам.

Аның күкләрне һәм җирне юктан бар итүе дә, ана телләрегезне , тән төсләрегезне төрле-төрле итеп яратуы да - Аллаһның бәхассез дәлилләре дә. Хактыр ки, боларда хәбәрдәрләр өчен гыйбрәтләр бар. (Рум, 30/22)

Әссәләму галәһкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Рамазан ае Аллаһ Раббуль Гыйззәбезнең рәхмәте вә мәгърифәте; хәбибе Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтен уттан азат итә торган ай иде. Ул ай узды. Ул мөбарәк ай узганнан соң 1 шәүвәл көнне, әлхәмдүлилләһи, бирегә җыелдык. Биредә җыелудан әүвәл рамазан буена Аллаһның кушканын үтәргә тырыштык, руза тоттык, тәравих намазларына йөрдек, хәрам эшләрдән, хәрам сүзләрдән тукталырга тырышып, фарыз гамәлләрне кылырга ниятләдек. Менә яңадан Аллаһы Тәагләнең рәхмәте белән мәхәллә халкыбызның җыелышы булды. Рамазан аеннан чыккна вакытыбызда 1 еллык азык белән тәэмин ителдек, әлхәмдүлилләһи. Ай дәвамында тоткан уразаларыбызда ач йөргән булсак та, сусап йөри торган булсак та, шөкерләр булсын. 11 ай, ягъни ел буена үзебезгә җитәрлек ризыкка ия булдык. Хак Сөбханә вә Тәгалә боерды ки ”Бәндәләрем ризыкланыгыз, ризык әзерләгез, бүген яисә иртәгә генә түгел, бәлки мәңгелек азыгыгызны хәстәрләгез, иң хәерле әзерләгән ризыкларыгызның мәңгелектә ачыгу һәм сусаудан коткарырлык ризык-икмәк түгел, аш түгел, бәлки тәкъвалык, диндарлык.

            Гакыл ияләре була торган бәндәләрем, тәкъвалыкны ныгытыгыз, миннән эчке рухи курку тойгысын булдырыгыз, хәләл кәсеп итегез, шул вакытта иртәгә дә, гомерегез буенча да тук булырсыз. Мәңгелегездә дә рәхмәтенә ирешерсез”.

            Әлхәмдүлилләһи, ай буенча руза тоттык, тәравих намазларын үтәдек, шуның белән бергә дуслык һәм шатлык мәҗлесләре ифтарда катнашып, авыз ачтык, хәләл, Аллаһы нысыйп иткән ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәркөн Коръән-Кәрим тәгълиматын тыңлап, тәэсирчән вәгазләр ишетеп, күңелләребезгә шифа килерлек Җәнабе Хак Раббыбыздан зур ризык, бәрәкәтләргә ирештек.

            Беренче Шәүвәл көне гарәпчә гает көне дип атала. Руза тоту сәбәпле гәүдәләребез тагын да сәламәтләнде. Гәүдә авырлыгыбыз кимегән булса да, әлхәмдүлилләһ, иманыбыз артты,ихлас вә ниятләребез артты. Иманыбыз камилләште, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә – Раббыбыз хәерле изге гамәлләребезне арттырды.

            Иманыбыз камилләште; Аллаһы Тәгалә Рббыбыз хәерле, изге гамәлләребезне арттырды. Рамазан ае бәрәкәтендә ризыкның нәрсә икәнен тәмам белдек, суның да бик таталы икәнен башкача аңлый башладык. Гомер дә бик кадерле икән. Ошбу бөек аебызда шатланышып, сөенешеп бәйрәм итеп йөргән чагыбызда Пәйгамбәребез әйтәнчә: “Рамазан ае Аллаһының рәхмәте, Аллаһының ярлыкавы, өммәтне уттан азат итә торган ай” – икәнлеген күзләребез белән күреп, Аллага шөкер, күңелләребез белән сиздек. Аллаһ раббыбызның бетмәс рәхмәтләренә шөкераналар кылыбыз, Аның кодрәте белән мәчеткә дә килә алдык, тәравих намазларын да үтәдек, зур гыйбадәт - 5 вакыт намазны да сөенә-сөенә укыдык, аерым бер җиңеллек белән сәхәрләренә дә тордык, күз яшьләребез белән ахирәт хаҗәтләребезне дә сорадык. Әмма Аллаһының рәхмәте болар белән генә чикләнми икән. Пәйгамбәребез: “Иманлы кеше Аллаһы Раббысының хозурына кайтып юлыкмыйча, - Аның чын рәхмәтенә ирешә алмый,” – ди. Чөнки Аллаһының рәхмәте тәмле икмәк, татлы йокы, матур тормыш кына түгел. Аллаһының мәңгелек рәхмәтләренә ирешүебез, алдына кайтикан вакытларыбызда, кылган изге гамәлләребез әсасендә Аның дидар мәҗлесләрендә булачак. Я Рабби, шул мәҗесләреңә ирешүебезне насыйп әйләсәң иде.

            Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә өчен урыннарның сөеклерәге - мәчетләрдер.

 Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны, шуңа күрә сез Аллаһка тиң дип һич бер затка табынмагыз . (Җен, 72/18)

            Мәчетләр – моттакыйннарның йортларыдыр. Аллаһыга иман китергәннәр, ахирәт көненә инанганнар, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылганнар, зәят биргәннәр мәчет кордыра алалар. Аларның туры юлда булачагына өмет бар (Тәүбә,9/17).

            Әй, Адәм балалары, намаз укыган саен пакъ киемнәр киегез, ашагыз-эчегез, ләкин исраф кылмагыз, Аллаһ исрафчыларны сөйми. (Аграф, 7/31).

Шуңа күрә, пәйгамбәребез адәм баласын ананың карыныннан алып мәктәпкәчә дин нигезләрен өйрәтергә кушкан.

Аллаһы Тәгалә Раббыбыз үтә торган гомер көннәребезне исебезгә төшереп, болай ди: “Рамазаныгыз үтте, гомкерегезнең тагын бер ае кичте – гомерегезнең бер ае гына түгел, бәлки бер елы да үтте. Моннан соң тагын 72 көн үтә дә корбан гаете җитә. 27 ноябрьдә була бу, 10 зөлхиҗҗә көнне. 3 ай үтә торган була да, 17 декабрьдә 2009 елда яңа ел, икенче ел башлана.

Аллаһ Сөбханә вә тәгалә әйтә: “Дөньядагы хисабыгыз, эшләгән эшләрегез – агач кисү, иген игү, җир казу, бәрәңге утырту гына түгел, бәлки яшәгән гомерләрегезне дөньяга килгән сәгатегездән алып, Хак хозурына кайтканга кадәр һәммә нәрсә гамәл дәфтәренә язылды, муеныгызга тагылды. Кыямәт көне җитәр чагында, хозурыңа яланбаш, яланаяк, ялангач басып, күзләрегезне тутырып караган вакытларыгызда гамәл дәфтәрегезне чыгарабыз. Йә бәндәм, гамәл дәфтәреңне укы – укы да, шуңардан чамала – әллә Аллаһның рәхмәтләре, җәннәтләренә, әллә Аның шелтәсе, газабы булган җәһәннәменә барасың – үзең хөкем ит, үз-үзеңә хасиб булырсың, үз-үзеңә хөкемран булырсың, үз-үзеңне тикшерерсең; гамәл дәфтәрең үзеңә тагылган изгелекләреңне беркем дә каплаганы юк”.

Әлхәмдүлилләһи, Рамазаныбыз хәере белән үтте. Шаять, Аллаһы насыйб итсә, Рамазан аебыз хәерле, файдалы бер дару, бер дога булыр, - Аллаһы насыйп итеп, шул дәвалардан авыруларыбызга да шифалар булыр.

Шаять, Аллаһы насыйп итсә, Рамазан аебыз хәерле бер дару, бер дога булыр – Аллаһы насыйп итеп, шул дәвалардан авыруларыбызга да шифалар булса иде. Шаять, Аллаһы насыйп итсә, Рамазан ае авыру күңелләргә килеп, аларга шифаларын биргәндер. Шаять, Рамазан шәрифебез саташкан гакылларга да һидаятен насыйп иткәндер. Шаять Рамаз шәрифебез бозылган холыкларны иң зур дару, иң зур тәрбия – ачыгу камчысы белән, сусау таягы берлән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә тәрбияләргә, холыкларыбызны да төзәтергә, тыйнаграк булырга, башкаларның да хәлен аңларга, фәкыйрь, ачыккан, сусаганнарның хәлен белергә, мосафирның да хәлен аңларга, Коръән ашларының әһәмиятен аңларга ярдәм иткәндер. Шаять Рамаз шәрифебез күңелләребезгә килгән азгын фикерләрне күңел зәгыйфлегеннән иманнарыбызны сабит кылуга, иманыбыз артуга, күңелләребездә булган фикерләрне Хак кушканча дөресләргә насыйп иткәндер. Шаять Рамаз шәрифебез туганнар кадерен белмәгән кешеләргә ачыккан, сусаганнан соң җәмәгать сафларына килеп басканнан соң, туганның, кардәшнең кадер-хөрмәтен тануга, ата-анасына изгерәк, шәфкатьлерәк сәбәп булган булса иде.

Шаять Рамаз шәрифебез гөнаһ һәм саташуга бирлегән бәндәләргә тәүбә һәм Аллаһка кайту юлларын тануга , изгелек һәм хәйрәт юлларуна күнегергә, шуларда йөрергә сәбәп булса иде.

Шаять Рамаз шәрифебез биргән садакаларыбызның кабул булуына сәбәп булгандыр. Садака малын кая куйганыгызны яки кемгә дә булса нәзер ителгән малыгызны кая сарыф иткәнегезне Аллаһ хакыйкатьне белеп тора, зиндакларга һичбер ярдәм булмас. (2/270)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Сәламәтлекне садакалар белән ныгытыгыз, сәдакаларыгызны да хәерле, Аллаһ кабул итә торган юлларга бирегез. Ялгыш юлларга биреп, сәдакаларыгыз акча өләшүгә генә әйләнмәсен.

Әй, мөэминнәр, әгәр Аллаһ ризалыгы өчен исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезнең һәр эшегездә ярдәм бирер һәм аякларыгызны һидаятькә нык беркетеп куяр, һичкем, һичнәрсә аздыра алмас. (Кыйтал (Мухаммад),47/7)

Ярдәмләшә күрегез һәм тәкъвалыкта, игелек итүдә, яман эш кылулардан саклануда. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Җавап бирүдән куркыгыз, Аллаһының җәзасы бик тә хәтәр булыр. (Маидә, 5/2).

Әй, Аллаһының рәхмәте, Аллаһының ярлыкавы , уттан азат итә торган айлары, инде синнән аерылыштык. Аллаһ Сөбханә ә Тәгалә киләчәктә дә күрергә насыйп әйләсә иде. Догаларыбызны Аллаһыга юнәлдерәбез. Рамазан аенда Аллаһы бәндәчелек күрсәткән сәҗдәләргә, рөкугларга китеп, төннәр уртасында сәхәргә торып, ашау-эчү белән генә түгел, җәл таң намазлары, таң гыйбадәтләре, таң догалары белән айны үткәргәннәргә дөньяда өстенлек бирә. Шуңа күрә, безнең ата-бабаларыбыз Рамазан аенда күбрәк гамәл кылып, намазында, изгелегендә Аллаһтан өмет итеп, күбрәк гаәл кылырга тырышалар иде. Хәтта зәкәтләрен, сәдакаларын да мөбарәк айларда үтәргә омтылалар иде. Гамәл дәфтәрләренә Рамазанда башкарганнарын яздыралар иде. Мәңгелеккә Безгә кайта торган китабыңны укы дигән вакытында шатланышып, сөенешеп, укый торган гамәл дәфтәрләребезгә шушы гамәлләребез язылса иде дип тырышалар иде.

Рамазан аенда гына түгел, ул ай үтеп киткәч тә рамазандагы гүзәл үзгәртмиләр, гайрәтләрен, ихласларын, изге омтылышларын Рамазан аендагыча дәвам итәргә тырышалар иде.

Динебезне Җәнабе Хак башкалар алдында көлкегә калдырмаса, менә безнең чын динебез, бөек иманыбыз, ихлас кылган гамәлебез Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә дөньябызда да, ахирәтебездә дә йөзләребезне ак кылырлык, шуның белән шатланырлык, сөешерлек, мактарлык итсә иде.

Гаделлек белән торган мизаннарыбызны куячакбыз кыямәт көнендә, ул көндә һичбер җан иясе җәбер кылынмас, әмма тузан бөртеге хәтле гамәле булса да, алдына китерербез. Дөньяда яшәвебез – ахирәтнең игенлеге.

Дөрес, бәйрәм бүген, гает бүген, кичә рузасы кабул булган, аягүрә торып укыган тәравихлары, биргән фитр сәдакалары бушка китмәгән кешеләрнең бәйрәме бүген. Гөнаһлары ярлыканып, кылган гамәлләре Аллаһы хозурында кабул булган кешенең бәйрәме бүген. Гамәлләре Аллаһы хозурында кабул булып, шатланган бу көннең сөеченә ирешкән кешенең бәйрәме бүген. Бүген гает, безнең өчен бөек бәйрәм. Иртәгә дә бәйрәм. Һәрбер көнебездә Аллаһка карышмасак, Аллаһы кушканча яши торган булсак, Аллаһы тыелырга кушкан эшләрдән, гөнаһлардан тыела торган булсак, безнең өчен гомеребез буенча гает. Гомеребез буе безнең өчен бәйрәм булачак.

Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, шундый тормышларыбызны, шундый гомерләребезне, барчабызга да кичерергә насыйп әйләсә иде. Аебыз үтте, әлхәмдүлилләһ, Рамазан аебыз аңарга әлвидах, әлфиракларыбызны әйтә торган булсак та, иртәнге көнебезгә, калган гомеребезгә Аллаһы Тәгаләдән тагын да зур өметләр белән карый торган булабыз. Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә өметләребез бик зур. Шуның өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) гамәлләрнең дәвамлылыгын исебезгә төшереп, Рамазан аенда ураза тоткан, соңыннан шәүвәл аенда 6 көн руза илә мөшәррәф булган гомере буе ураза тоткан әҗер-савабына ирешер ди.

  

Барчагыз да Аллаһ җебенә тотыныгыз һәм бүленеп таралышмагыз. (Анфал, 46).

Шөбхәсез ки, көфер һәм өнаһлардан чистарынып, Раббысының исемен зекер итеп, намаз кылшан кемсәләр бәхет табачак. (Агла, 14-15) сөенеченә лаеклы булып, котылганнардан булырга тырышыйк. Шулай ук, шушы мөбарәк бәйрәм көнендә олыларыбызның һәм кечеләребезнең күңелләрен хуш итик, арабызда кардәшлек һәм мәхәббәт җепләрен үрикбөек бәйрәмнең сезгә һәм бөтен мөселманнарга хәерле булуын Аллаһтан сорап, барыгызны да Аллаһка әманәт итәмен. Кайтачак урын Аллаһка гынадыр.

Гайдел фитр ураза бәйрәме җөмләбезгә мөбарәк булсын.

 

                                                                                                                                                                                                        Рөстәм Хаҗиев

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе