“Лә иләһә илләллаһ” кәлимәсенең фазыйләтләре.

Сәет улы Әл-Худри Пәйгамбәребезнең с.г.в. әйткәнен җиткерә: “Муса пәйгамбәр әйтә: “Я Раббем, миңа сине һәрвакыт искә ала торган һәм дога

БӘЙЛЕ
2010 Фев 15

Сәет улы Әл-Худри Пәйгамбәребезнең с.г.в. әйткәнен җиткерә: “Муса пәйгамбәр әйтә: “Я Раббем, миңа сине һәрвакыт искә ала торган һәм дога кылганда сиңа эндәшә торган сүзне өйрәт!” Аллаһ әйтә: “Әйт: лә иләһә илләллаһ”. Муса г-м әйтә: “Бөтен кеше дә шуны әйтә бит!” Аллаһ әйтә: “Әй Муса, 7 кат җир, 7 кат күк үлчәүнең бер ягына, икенче ягында иман кәлимәсе булса, ул кәлимә басар”.

Югарыды әйтелгәнчә, “Лә иләһә илләллаһ” (Аллаһтан башка иләһ юк) сүзләре – иң яхшы зикер (Аллаһны искә алу) сүзләре булалар.

Гамр улы Габдулла Пәйгамбәребезнең с.г.в. әйткәнен җиткерә: “Кыямәт көнне мәхлүкләр арасыннан бер кешене чыгаралар, янына гөнаһлары язылган 99 китапны куялар. Шуннан сорыйлар: “Берәр гөнаһыңны инкарь итәсеңме?” Ул әйтер: “Юк, Раббым”. Тагын сорау бирәләр: “Берәр саваплы эшең бармы?” Ул кеше дулкынлануыннан: “Юк,” – дип җавап бирә. Аңа әйтәләр: “Бар. Ул синең “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ” дип әйткән сүзләрең”. Теге кеше әйтә: “Бер кәгазь кисәге 99 китапны баса ала мени?” Менә китапларны үлчәүнең бер ягына, кәгазьне икенче ягына куялар. Иман кәлимәсе язылган кәгазь кисәге авыррак килә”.

Гамәлләрнең саваплары төрләре яки саннары буенча түгел, ә йөрәктәге иманга карап арта. Ике гамәл бертөрле булырга мөмкин, әмма саваплары зурлыкларының аермасы бик зур булырга мөмкин. 99 китапны басучы бер кәгазь кисәге турында уйлан. Дөрес, мәҗүсилек гамәлләрен үтәмәгән һәр мөселманның да шундый кәгазе булачак, әмма гөнаһларына карап вакытлычы җәһәннәм утында яначаклар.

Әнәс Мөхәммәтнең с.г.в. сүзләрен җиткерә: “Аллаһу Тәгалә әйтә: “Әй, адәм баласы, Җир шары зурлыгындагы гөнаһлар белән килсәң дә, Мин сине кичерермен”.

Саф күңелләре ширек (мәҗүсилек) белән пычранмаган кешеләрнең гөнаһлары кичерелә. Күңеле саф булган кешенең гөнаһлары калмый, чөнки саф күңел иң беренче чиратта Аллаһны зурлауны, Аннан куркуны, Аңа гына өметләнүне, Аны яратуны күздә тота...

Ас-Самит улы Убада Пәйгамбәребезнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: “Кем тиңе булмаган Бер Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәт – Аның колы һәм рәсүле, шулай ук, Мәрьямгә җибәрелгән сүзе, Аннан булган рух, Җәннәт – хак, җәһәннәм – хак, – дип әйтә, шуны Аллаһ, гамәлләренә карап, Җәннәткә кертә”.

Иләһ – табынырга, буйсынырга яраклы зат. Иләһне иләһләндерәләр, ә иләһләндерәләр аңа лаеклы Затны гына. Аның барлыгы иләһләндерүне сорый, чөнки ул башкалардан сыйфатлары, юктан бар итә алучанлыгы белән аерылып тора. Бу сыйфатлары шушы затның иң зур мәхәббәткә, иң зур буйсынуга лаеклы икәнен күрсәтәләр. Иләһ – яратуга лаеклы Зат, яратулары аркасында Аңа буйсыналар. Аның янында кечерәяләр, кайгы килсә, Аннан ярдәм сорыйлар, Аңа гына тәвәккәллиләр, Аны искә алганда тынычланалар.

Ләкин Аллаһтан башка мондый затлар юк, шуңа күрә, “лә иләһә илләллаһ” кәлимәсе иң дөрес сүз була, моны кабул итүчеләр – мөселманнар булалар, ә инкарь итүчеләр – дошманнар булалар, чөнки аларга Аллаһның ачуы килә. Әгәр бу сүз кешенең йөрәгендә көчле булса, гамәлләре дә көчле була; бу сүз бәндәнең йөрәгендә көчсез булса, эшләре дә көчсез, кимчелекле була.

Элек күп аллаларга табынучы мәҗүси гарәпләр кәлимәне әйтмәделәр дә, үтәмәделәр дә. Хәзерге мәҗүсиләр: гороскопка, бөтигә, алдагысын әйтүчеләргә ышанучылар, кабердәге изгеләрдән ярдәм сораучылар – кәлимәне әйтсәләр дә, иманны, “лә иләһә илләллаһ”ны юкка чыгара торган гамәл эшләп, ислам диненнән чыгып китәләр. Алар иман кәлимәсен әйтсәләр дә, соңыннан Аллаһтан башка затны да иләһләндереп куялар: я бик каты яраталар, я күтәреп мактыйлар, я бик куркалар, я өметләнәләр, я аңа дога кылалар.

Әгәр кеше “лә иләһә илләллаһ” дип чын күңелдән әйтсә, шул гөнаһлар дөньясына бик чуммый, чөнки бу эшләренә Аллаһның риза булмаганын белә. Кеше “Мин мөселман” дисә, шул сүзе кешене Аллаһны барысына караганда да ныграк яратырга мәҗбүр итә, менә шунда инде аның йөрәгендә гөнаһларга омтылыш калмый, намазга, уразага, мөселманча киенеп йөрүгә җирәнү калмый. Бу – тәүбә, мәхәббәт, ышану.

Әгәр кешенең иманы гөнаһларга каршы тора алмый икән, кәлимәне аңсыз кеше әйткән шикелле генә әйткән була. Алар мөселман икәнлекләренә тугъры булмый башлыйлар.

“Лә иләһә илләллаһ” сүзләре кешене кайгы килгәндә юата, чөнки андый кеше язмышның Аллаһтан гына икәненә ышана һәм сабыр иткән өчен гөнаһларының кичерелүен белә.

Мондый сүзне әйткән кешегә намаз уку да бик җиңел, чөнки ул Аллаһның бөеклеген аңлый, Аллаһы Тәгаләне ярата, ул инде гөнаһны яратмый башлый.

Мөселман булган кеше Аллаһка гына бәйле, башка затларга инде ул бәйле түгел, һәм моны уңышлар көтә.

Рөстәм Хаҗиев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе