Мәҗит Гафури мирасы, язучының үз васыяте буенча, Казанда саклана.
Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр, әтисенең барлык кулъязмаларын зур бер чемоданга тутырып, китереп тапшыра һәм әйтә: «Безнең әти бер әсәрен дә башкортча язмады, мирасын Казанга илтеп тапшырырга васыять итте», — ди.
Мәҗит Гафури татар әдәбиятына зур өлеш керткән, беренче татар операсы либреттоларының берсен язган кеше.
Революциядән соң республикалар барлыкка килеп, чикләр билгеләнгәч, ул субъектлар башка этапка кереп яши башлый. Әлбәттә, татар халкы нинди генә чик куйсаң да, сыеп бетә торган милләт түгел.
Әмма Уфада татар мохитендә яшәгән Мәҗит Гафури, вазгыять үзгәрсә дә, үз эшен башкарган, яшәгән җиренә хезмәт иткән — башкорт әдәбиятын тудыруга өлеш керткән, башкорт халкына хезмәт иткән.
«Октябрь инкыйлабыннан соң 1928 елга кадәр М.Гафури типография«Октябрь инкыйлабыннан соң 1928 елга кадәр М.Гафури типографиядә, татар телендәге газета-журнал редакцияләрендә, җөмләдән, хәзерге «Кызыл Таң» башлангычы булган «Башкортстан» газетасында эшли.
Уфада яшәү чорында ул күп мәртәбәләр Казанга килә. Билгеле булганча, 1927 елда композиторлар В.Виноградов, С. Габәши, җырчы Г.Әлмөхәммәтов, либретто авторы М.Гафури белән берлектә «Эшче» операсын иҗат итүгә керешәләр.
Башкортстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге татарның күренекле әдибенә һәрчак диярлек игътибарлы булды. М.Гафуриның, Уфа тарафыннан әзерләнеп, рус телендә басылган китаплары «перевод с башкирского искәрмәсе белән дөнья күргән. Мәсәлән: Мажит Гафури. Избранное. Стихи. Перевод с башкирского. — М.: Худ. Лит., 1980. — 270 с.; Мажит Гафури. Черноликие. — На золотых приисках поэта. — Ступени жизни. Повести. Перевод с башкирского. Уфа: Башкнигоиздат. 1975. — 416 с. һ.б.
Бу әсәрләрнең бит оригиналы, ягъни татарча текстлары кул астында бар, алар кат-кат басылган
Мәҗит Гафури туган телгә кагылышлы шигырьләрендә ана теле дип татар телен санаганы хакында искәртә.
1923 елда ук М.Гафурига, иҗатының 20 еллыгы уңае белән, «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә».
Башка республикаларда яшәп, төрле милләтләрнең әдәбиятын һәм сәнгатен булдыруда катнашкан иҗат әһелләре турында күбрәк язарга кирәк. Бу өйрәнүләр туктамаска тиеш, без туктыйбыз икән, әлбәттә, ул шәхес безнеке булудан туктый. Без күп вакыт кемдер эшләгәнгә канәгатьсезлек белдерәбез, ә үзебез тиешле эшне эшләмибез. Бакчаң булып та, карамыйсың икән, кемдер аны кереп алмаса да, ул синеке булудан туктый һәм ташландык бакчага әйләнә. Кем эшли — бакча шуныкы була.
Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафуриның китапларын бастырырга, алар турында җәмәгатьчелеккә ишеттереп торырга кирәк. Сөйләгән саен ул безгә якыная. Без туктыйбыз икән, безнеке булудан туктый. Безгә бертуктаусыз эшләргә генә кирәк. Шушы вакытта безнеке була. Башкача берничек тә була алмый.
Шәхесләр мәсьәләсендә барлык халыклар да үзләренә ничек кирәк — шулай эшләячәк. Ә безгә шушы вазгыятьтә нишләргә? Бары тик бер генә юл кала: эшләргә һәм нигезләргә! Татар телендә генә түгел, рус телендә, чит телләрдә дә дөньяга чыгарырга!»
(Текстның бер өлеше Интертаттан алынды)

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
Дуслар