Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)

Рухи остаз, Ибраһим ибн Әдһәм Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта Басрада яшәүче кешеләр җыелып, хәзрәттән: -Әй, хәзрәт, Аллаһы

БӘЙЛЕ
2011 Дек 28

Рухи остаз, Ибраһим ибн Әдһәм Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта Басрада яшәүче кешеләр җыелып, хәзрәттән:

-Әй, хәзрәт, Аллаһы Тәгалә үзенең китабында әйткән:

قال اللَّه تعالي. اُدْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ ﴿60﴾ سورة غافر.

«Сез Миннән сорагыз, Мин догаларыгызга җавап кайтарырмын», — дип. Ни булды икән безгә? Без Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз, әмма ул безгә җавап кайтармый. Нигә догаларыбыз кабул булмый икән?, — дип сорадылар.

- Әй, Басра шәһәрендә яшәүче кешеләр, ничек Аллаһы Тәгалә догаларыгызга җавап бирсен? Сезнең күңелләрегез, йөрәкләрегез үле бит. Күңелләрегезнең, йөрәкләрегезнең үлүендә ун төрле сәбәп бар. Беренчесе, без Аллаһы Тәгаләгә иман китердек, аны таныдык, дип әйтәсез. Коръәнне бик матур итеп укыйсыз, әмма Коръән өйрәткәнчә эшләмисез. Аллаһының илчесе, Мөхәммәтне (г.с.) сөябез, хөрмәт итәбез, дип әйтәсез, әмма ул күрсәткән юлдан читләшеп йөрисез. Шайтан — безнең дошманыбыз, дип сөйлисез, әмма эшләгән эшләрегезгә карасаң, аны үзегезгә дус иткәнсез. Җәннәткә керергә телибез, дип аңлатмалар бирәсез, әмма анда эләгер өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Җәһәннәм утыннан котылырга кирәк, дип кычкырасыз, әмма үзегез анда илтә торган юлларда йөрисез. Үлем тиздән килер, безне алып китәр, дип сөйләгән буласыз, әмма ул үлемгә бер дә әзерлек күрсәтмисез. Кешеләрне тикшереп гомерегезне уздырасыз, әмма үзегезнең кимчелекләр чокырына төшеп, батканыгызны сизмисез. Сезнең арагызда үлгән кешеләрне, кабергә илтеп, күмеп куясыз, әмма шуннан гыйбрәт ала белмисез. Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен иртә, кич ашап торасыз, бар өстенә «юк», дип Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә белмисез. Әй, Басрада яшәүче кешеләр, сез бит тере булып күренсәгез дә, анда-монда селкенеп йөрсәгез дә, Аллаһы Тәгалә каршысында мәетләр кебек яшисез. Мәетләр Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорый алсыннар? Берәр әйбер сорасалар да, Аллаһы Тәгалә мәетләргә ничек җавап бирсен?! Догагызның кабул булуны теләсәгез, күңелләрегезне терелтеп, мәет булудан үзегезне коткарыгыз, — диде.

Хөрмәтле дустым, пәйгамбәребез (г.с.):

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: الدعاء مخ العبادة.

«Дога кылу — гыйбадәтнең җилеге (уртасы, тамыры, нигезе)» — дип әйткән. Аллаһы Тәгаләне танып, Аннан сорамыйча, дога кылмыйча яшәгән бәндә бик тирән гафләт йокысында гомер кичерә, дигән сүз. Догасыз яшәгән кеше үзенең кем икәнлеген, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм тиздән кая барачагын белмичә яши. Догасыз яшәгән кеше, никадәр күкрәк киереп: «мин бәхетле», дип әйтсә дә, ул бәхетсезләрнең иң бәхетсезе. Һәм аның бәхетсез булуын бик тиз күреп була. Дога кылу, Аллаһыга ышану, Аны тану һәм Аңардан гына сорау «дару»ына кешенең сәламәтлеге, тынычлыгы һәм бәхете салынган. Дога чишмәсеннән авыз итмәгән кеше үзен һәм башкаларны «мин бәхетле», дип ялганламасын. Доганың кабул булуы һәм кабул булмавы ул кадәр әһәмиятле түгел, иң мөһиме — догалы булып яшәүдә. Чөнки күп вакытта кеше Аллаһыдан нәрсәдер сораган була һәм шул соравының нәтиҗәсен күрмичә, кабул булмавын күреп, бик кайгыра. Коръәндә әйтелгән, пәйгамбәребезнең (г.с.) сөннәтендә урын алган шундый сүзләр бар. Ул да булса: « Әгәр дә кешенең сораган соравы аның өчен хәерле булмаса, кабул булмыйча, хәерлерәк бер әйбер белән алмаштырыла.» Шуңа күрә кеше догалы булып яшәргә тиеш. Сораган теләкләре нинди генә рәвештә кабул булса да, ул кабул булган, дигән сүз. Бер сүз белән әйткәндә, дога төшенчәсенә Аллаһтан сорау, Аллаһка ышану һәм Аллаһка таяну, һәр эшнең нәтиҗәсе — Аллаһы Тәгаләдән, дигән мәгънә салынган.

Әй, сөекле дустым! «Догам кабул булсын» дисәң, һәр хәлеңдә Аллаһы Тәгаләгә нык инан һәм таян. Ул тыйганнардан тыел, кушканнарын үтәргә тырыш. Ашаган ризыгың, кигән киемең, яшәгән йортың хәләлдән булсын. Догаң кабул булсын, дисәң, кешеләрне кулың белән, телең белән, хаксыз рәвештә аларның малларын үзләштерүең белән рәнҗетмә. Догаң кабул булсын, дисәң, күңелең сабыйлар кебек булсын. Ашыйсы килгән сабый, сүз әйтмичә, елап, әнисен чакырганы кебек, син дә кайвакыт сүз әйтмичә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, елый бел.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы.

«Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе