Сөекле шәкерт (риваять)

Багдадта яшәүче шейх, Җүнәид хәзрәтнең бик тырыш егерме шәкерте бар иде. Хәзрәт бөтен шәкертләрен бик хөрмәт итә торган булса да, араларыннан берсен

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 16

Багдадта яшәүче шейх, Җүнәид хәзрәтнең бик тырыш егерме шәкерте бар иде. Хәзрәт бөтен шәкертләрен бик хөрмәт итә торган булса да, араларыннан берсен Габдулланы артыграк сөя һәм ихтирам итә иде. Көннәрнең бер көнендә дәрес беткәннән соң унтугыз шәкерт бергә җыелып, Җүнәид хәзрәт янына килделәр һәм әйттеләр:

-Хөрмәтле хәзрәтебез, без бер әйберне бер дә аңлый һәм тыныч кына кабул итә алмыйбыз. Нигә син Габдулланы барыбыздан да артыграк сөясең һәм аңа күбрәк хөрмәт күрсәтәсең? Ул да синең шәкертең, без дә синең шәкертләрең. Ул да яхшы укый, без дә бер дә артта калмыйбыз. Бәлки, арабыздан аннан да яхшырак укучыларыбыз бар? Җүнәид хәзрәт аларның сорауларына:

-Әй, шәкертләрем, сабыр булыгыз, әлеге сорауга җавапны тиздән үзегез үк күреп, ишетә алырсыз, — дип җавап бирде. Әлбәттә, хәзрәтнең бу сүзләре шәкертләрне канәгатъләндермәде. Алар һәммәсе дә, таралышып, өйләренә кайтып киттеләр.

Шулай итеп берничә атна үтеп тә китте. Шәкертләрнең күбесе, хәзрәтләренә биргән сорауларын да оныткан иделәр. Бер көнне дәрес беткәннән соң, хәзрәт шәкертләренә шундый сүзләр белән эндәште:

- Әй, хөрмәтле, нурлы йөзле шәкертләрем! Иртәгегә сезгә бер өй эше бирәм. Бүген барыгыз да өегезгә кайтып киткән вакытыгызда мәдрәсә сараеннан берәр тавык алыгыз, аннан тавыкларны, сезне беркем дә күрмәгән җирдә суеп, чистартып китерегез.

Шәкертләр бик сөенеп, җиңел булып күренгән һәм кызык кебек тоелган өй эшен алып, кайтып китте.

Икенче көнне иртәнге дәрескә шәкертләр өй эшләрен хәзерләп килгәннәр: тавыклары суелган, чистартылган иде. Араларыннан берсе — Габдулланың гына тавыгы кулында кыткылдап тора иде. Шәкертләр һәммәсе дә аңа карап сәерсенделәр: «Ничек инде хәзрәтебез кушканны эшләп килмәгән»,- дип уйлап торганда, Җүнәид хәзрәт аңардан:

-Әй, Габдулла, нигә син өй эшен эшләмәдең? Сине беркем дә күрмәгән җирдә, тавыкны суеп, чистартып килмәдең?, — дип сорап куйгач,ул:

-Гафу ит, сөекле остазым, мине Аллаһы Тәгалә күрмәгән җир таба алмадым, — дип җавап кайтарды. Бу җавапны ишеткән Җүнәид хәзрәт шатланып, елмайды һәм Габдулланы кочаклап алды да: «Ни өчен Габдулланы безгә караганда күбрәк сөясең?»- дип әйткән шәкертләренә:

-Әй, шәкертләрем, инде белдегезме, ни өчен мин аны артыграк сөйгәнемне? Ул Коръән, хәдисләрне генә ятлап чикләнми, гыйлемен күтәрүе белән бергә, ихласлылыгын һәм Аллаһка мәхәббәтен дә арттыра. Чын шәкерт, Аллаһ бәндәсе белеме һәм гамәле белән бергә ихласлылыгын да арттырырга тиеш, — дип әйтте.

Хөрмәтле дустым, бел шуны: иман ныгысын өчен, гыйлем алып, гамәл кылу гына җитми. Иман камилләшсен өчен тагы бер нәрсә кирәк: ул да булса, ихласлылык. Иман — ул бер агач кебек, аның тамырлары — гыйлем алу, ягъни белмәгәнеңне өйрәнү, ботаклары — гамәл кылу, ягъни белгәнеңне эшләү, ә җимешләре — ихласлылык. Әгәр дә агачның тамырлары, ботаклары булып та, җимешләре булмаса, аның файдасы да бик аз була. Гыйлем һәм гамәлнең җимеше булган ихласлылык нәрсә соң ул? Җәбраил (г.с.) кеше сүрәтендә пәйгамбәребез Мөхәммәт (г.с.) янына килеп бу сорауны аңа бирде һәм пәйгамбәребез шушындый җавап кайтарды:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: ان تعبد اللَّه كانك تراه فان لم تكن تراه فانه يراك. رواه الشيخان.

«Ихласлылык, башка төрле әйткәндә — ихсан. «Аллаһы Тәгаләне күрмәсәңдә, күргән кебек гыйбадәт итүең. Син бит аны күрә алмасаң да, ул сине һичшиксез күреп тора», — дип гамәл итү.»

Әй, сөекле дустым! Җүнәид хәзрәтнең шәкерте, Габдулла кебек була күр. Кая гына булсаң да, нәрсә генә эшләсәң дә, нинди генә хәлдә булсаң да, сине күреп торучы, һәр хәрәкәтеңне күзәтеп торучы Аллаһы Тәгаләне күңелеңнән чыгара күрмә.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы.

«Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе