Дүрт яшьлек карт (тарихи хәл)

Зәйнүл Габидин хәзрәтләренең шәкертләре сорыйлар хәзрәттән: - Хәзрәтебез, Сезнең дәресләрегез, вәгазьләрегез, нәсихәтләрегез

БӘЙЛЕ
2011 Окт 14

Зәйнүл Габидин хәзрәтләренең шәкертләре сорыйлар хәзрәттән:

- Хәзрәтебез, Сезнең дәресләрегез, вәгазьләрегез, нәсихәтләрегез бик тәэсирле һәм файдалы. Безне бик кызыксындырган бер соравыбыз бар. Әгәр дә Сез рөхсәт итсәгез һәм ачуланмасагыз, сорамакчы булабыз.

- Әлбәттә, сорагыз. Сорау бирүче шәкертләрдә өметем бик зур.

-Хәзрәт, Сезнең кебек хәзрәт исемен алган галимнәр бик күп, аларның күбесенә хәзрәт дип әйтәсе урынга, хәсрәт диясе килә. Чөнки алган гыйлемнәре, сөйләгән сүзләре буенча яшәмиләр. Әмма Сез (мактау булмасын) алардан аермалы буларак, кечкенә чактан ук диндар, ихласлы булып үскәнсез. Кешеләрнең күбесе шикелле, адашып, саташып, гөнаһ эшләп, әшәкеләнеп йөрмәгәнсез. Сезнең яшьтән үк шундый булып үсүегезгә һәм тәүфыйклы булып калуыгызга берәр сәбәп бармы? Чөнки сәбәпсез бер кеше дә начар да, яхшы да булып китми.

Зәйнүл Габидин, җавап кайтарып:

- Беренче кешенең тәүфыйклы булу үзеннән тормас. Ул Аллаһы Тәгаләнең бәндәсенә биргән иң зур бүләкләренең берсе. Әлбәттә, сезнең сүзегездә дә дөреслек бар. Һәрбер әйбернең үзенең сәбәбе була һәм кеше сәбәпсез начар да, яхшы да булып китә алмый. Тормышта тәүфыйклы булып калуыма сәбәпче булган бер хәл турында, сезгә кызык булса сөйләп китәм.

Тугыз яшькә җитеп, ун яшемә аяк басканнан соң кыска-кыска сүрәләр булса да өйрәним, дип, мәчеткә барган идем. Анда килеп кергәч, нурлы йөзле, ап-ак чәчле һәм ап-ак сакаллы, битендә сабыйлык елмаюы булган бер карт каршы алды. Мәчеткә беренче, икенче, өченче баруларымда да бу агай гел күземә чалына иде. Дүртенче тапкыр килүемдә аңардан сорадым:

Абый, сезгә ничә яшь? — дип.

Ул җавап кайтарды:

-Миңа, улым, дүрт яшь,- диде һәм елмайды.

Мин аңа әйттем:

Сезгә бит инде дүрт яшь түгел. Мин дүрт яшьлек бала белән алтмыш- җитмешне тутырган кешене аера алам инде.

Карт, җавап кайтарып:

Миңа дүрт яшь, дип әйтүем шуннан. Чөнки җитмеш дүрт еллык гомеремнең соңгы дүрт елында гына Аллаһны таный башладым. Госел, тәһарәтне өйрәнеп, намазга бастым, мәчеткә йөреп, мәңгелегемә ризык хәзерли башладым. Моңа кадәр яшәгән тормышымны дөньяга туып, яшәдем, дип әйтергә дә оялам. Чөнки гомеремне фани дөнья куып, буш, кирәкмәгән эшләрдә уздырдым,- дип тәмамлады ул. Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзләреннән яшьләр акты. Бу агайның фикере күңелемдә мәңгегә калды. Җитмеш яшемә җитеп дөньяга әле генә тудым, дип әйтмәс өчен дөнья һәм ахирәтне бертигез алып бардым. Юлларыма киртә булып баскан гөнаһлардан тыелырга тырыштым. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә тәүфыйк нурын күңелләребезгә иңдерсен, адаштырмасын, ялгыштырмасын. Тән ягыннан гына түгел, рухи яктан да кеше буларак булып яшәргә насыйп итсен,- дип сөйләде, хәзрәт.

Хөрмәтле дустым! Зәйнул Габидин хәзрәтнең тормышында хикмәт тулы карт белән очрашып, бөтен гомеренә җитәрлек вәгазь сүзләре ишетеп, вәгазьләнеп калуында бик күп дәресләр бар. Беренчедән, чыннан да кешенең дөньяга тууы ике төрле була. Беренчесе — тән ягыннан, икенчесе — аң ягыннан. Тән ягыннан дөньяга тууны без барыбыз да беләбез. Туачак кешенең гәүдәсе бер тамчы судан барлыкка килә башлый. Тугыз ай дәвамында бу кечкенә генә тамчыдан кеше гәүдәсе формалаша. Аллаһы Тәгалә әмере белән ул гәүдәгә фәрештәләр җан иңдерә. Шулай итеп формалашкан тән һәм җан дөньяга килә. Бу килүне без: « дөньяга кеше туды»,- дип әйтәбез. Ә аң ягыннан туу- ул кешенең фани дөньяга кайдан килүен, ни өчен килүен һәм дөньядан соң кая барачагын белеп, булачак ахирәт дөньясына әзерләнеп яшәве. Аң ягыннан тууны тагы да киңрәк итеп аңлатканда, әгәр дә адәм баласы тән ягыннан дөньяга туып та, аң ягыннан дөньяга тумаса, аны дөньяга туган дип тә әйтеп булмый. Кеше алтмыш-җитмеш ел дөньяда гомер яшәп, үзен юктан бар итүче Аллаһны танымаса, динне дин итеп кабул итмәсә, күңелендә Аллаһка ышану, инану фикерләре булмаса, ул бәндә күзгә тере булып, хәрәкәтле булып, җанлы булып күренсә дә, Аллаһы Тәгалә каршысында дөньяга тумаган, үле кебек саналыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (г.с.) әйтте:

قال رسول اللَّه: مثل الذي يذكر ربه والذي لا يذكر مثل الحي والميت.

متفق عليه.

« Аллаһы Тәгаләне танып, изгелек эшләп яшәгән кеше белән Аллаһны танымыйча яшәгән кеше- тере һәм үле кебек.»

Әй, сөекле дустым! Күңелеңне җанландыр, йөзеңне нурландыр Аллаһыны танып, Аны гына зекер итүең белән. Күңелеңне дә үтермә, гөнаһларга кереп батуың белән. Әйтмәсеннәр синең хакта: «Үле булып туды, үле булып Аллаһ каршысына китеп барды», — дип.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе