Мөселманга җырлау тыеламы?

Мөселманга җырлау тыеламы? Мин Екатеринбургта җомга намазларын уку өчен мәчеткә йөрдем. Гыйбадәтханәнең ишеге төбендә балалы бер хатын һәм аның янында сәдака

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

Мөселманга җырлау тыеламы?

Мин Екатеринбургта җомга намазларын уку өчен мәчеткә йөрдем. Гыйбадәтханәнең ишеге төбендә балалы бер хатын һәм аның янында сәдака сораучы 6 сабый бар иде. Мин, әлбәттә, теге ханымга һәм балаларга вак акчалар өләштем. Алары беткәч, зуррак акчаларны да чыгарырга туры килде. Миңа акча кызганыч түгел иде. Иң кызыгы намаз бетеп, мин мәчеттән чыккач башланды: әлеге хатын һәм балалар мине төрле яктан чолгап алганнар иде. Хәтта мин машинага утыргач та, алар “зинһар” дигән сүзләр әйтеп, машина тәрәзәсенә кулларын суздылар. Шул рәвешле, мин уңайсыз хәлдә калдым. Тупас рәвештә хәләл акчаларымны тартып алалар сыман тоелды. Сәдакамны мәчет тартмасына салсам, яхшырак буласы икән, дип уйладым. Кешеләр бу кадәрле сәдака сорарга тиеш түгел дигән фикердә торам. Ә сез бу хакта ни диярсез? Мондый кешеләргә сәдака бирергә кирәкме?

Марат

Мондый мәсьәлә бар. Бу кешеләр үзләренең тормышларын сәдака ярдәмендә алып баралар. Аларны, гадәттә, чегән диләр яисә күршеләребездәге ярлы илләрдән килгән халык дип исәплиләр. Алар эшләми, сәдака хисабына яши. Ирләр бөтенләй дә көчләрен сарыф итми, гадәттә, хатыннары һәм балалары соранып йөри. Ирләре хәтта акчага да эшләмәячәк. Моны каян белдек дигәндә, аларга мөселманнар эш тәкъдим итеп тә, аңа риза булмаганнарын, хезмәтне башкармауларын ишеткәнез бар. Безгә хәтта ярлы илләрдә балаларны еш кына махсус рәвештә имгәтүләре турында сөйләделәр, чөнки инвалид баланы кызганып, аңа сәдаканы күбрәк бирәләр. Дөрес, мондый кыргыйлык бездә киң җәелмәгән. Үз күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: безнең мәчетләребез янында да шундый ук соранучылар җыела башлады. Аларга күп итеп сәдака биреп, мөселман кешеләре үзләре үк мондый җиңел юлга этәрә, дип уйлыйм. Алар арасында хәтта низаглар да килеп чыга, чөнки һәркайсының мәчет янындагы төшемле урынга ия буласы килә. Милиция дә мондый күренешне тыя алмый, чөнки Рфдә хәер сорау тыелмый. Мәсәлән, Согыд Гарәбстанында хәер сорау закон нигезендә тыелган. Алар мондый гамәл хупланырга тиеш түгел, дип исәпли. Без исә андый кешеләргә сәдаканы бирегез яисә бирмәгез, дип әйтә алмыйбыз. Кешеләр арасында ышаныч кими барганга күрә аларны гаепле, дип саныйбыз.

Кунакка баргач, алга китереп куйган ризыкның хәләлме икәнлегенә мин еш кына шикләнеп карыйм. Хуҗа кешедән бу терлекнең мөселманча суелганмы яисә суелмаганлыгы турында соравы уңайсыз була. Ризыктан баш тарту да яхшы түгел кебек. Бу очракта нәрсә эшләргә?

Марат

Әгәр дә намаз укучы мөселманнарга кунакка килсәгез һәм ризыкның хәләллегенә шикләнсәгез, бу хакта сорарга кирәкми. Әгәр дә этник мөселман булып саналган кешеләргә кунакка килсәгез, алардан итагатьле генә итеп, теге яки бу ризыкның хәләллеге турында сорый аласыз.

Элек хәләл сүзе ит ризыкларына гына кагыла иде. Хәзер исә хәләл сырлар, майонезлар һәм башкалар барлыкка килде. Моны ничек аңларга?

Бу ризыкларны әзерләгәндә терлектән алынган продуктлар да катнашкан, димәк. Ризыкка “Хәләл” маркасы куелган булса, димәк, ул хәләл терлек ингредиентларыннан файдаланып әзерләнгән яисә анда терлек әйберләре бөтенләй дә кулланылмаган булып чыга.

Мин сәхәр вакытын йоклап үткәргәнмен. Миңа нишләргә? Икенче соравым шул: мөселманга гөмбә ашарга ярыймы?

Әнвәр

Уразаның дөреслеге сәхәргә карамый. Аны дәвам итәргә кирәк. Гөмбәне ашау тыелмый.

Милекнең зәкятен бер тапкыр түләсәң, аны кабат түләргә кирәкме?

Зәкят елына бер тапкыр гына түләнә. Аны елына ике мәртәбә түләргә кирәкми.

Мин ирем белән моннан бер ел элек рәсми төстә аерылыштым.Ул үзенең ирлек вазифаларын күптән үтәми инде. Шулай да әле һаман минем аның хатыны булуым турында әйтә. Ул документлар аның өчен мөһим түгел, янәсе. Аның сүзләренчә, без ир белән хатын булудан туктау өчен мәчеттә аерылышырга кирәк. Дөресме бу? Мин кайчан аның хатыны булудан туктыйм?

Рәсми кәгазьләр аша аерылышу ул инде чын аерылышуны аңлата. Талакны шаярып кына әйтсәң дә, ул аерылышу дигән сүз. Сезнең арада ир белән хатын мөнәсәбәтләре юк икән, димәк, сез ир белән хатын түгел инде.

Хәзерге вакытта мин юрист белгечлегенә укыйм. Киләчәктә адвокат булырга хыялланам. Ә анда РФ законнары нигезендә карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шәригать бу мәсьәләгә ничек карый?

Адвокат була аласыз, әлбәттә. Тик бер шарты бар. Сез дәүләт законнарын Аллаһ кануннарыннан өстен куймаска тиешсез.

P. S. Безнең илдә мөселманнарга шулай ук адвокатлар кирәк.

Мин музыка белән мавыгам. Кыллы һәм клавишлы коралларда уйныйм. Күптән түгел музыканың шәригатькә каршы килүче шөгыль икәнлеге турында ишеттем. Мин моның белән килешер идем, әгәр дә сүз начар кәлимәләрдән тезелгән җырлар турында барса. Ә классик җырлар хакында сез нәрсә диярсез?

(Бу сорауга җавап Шамил Галәветдиновның “Музыка һәм иман” дигән язмасыннан кыскартып алынды.)

“Бәндәләр арасында бернәрсә дә белмәгән башлары белән кешеләрне Аллаһ диненнән читкә алып китәргә маташып, ул динне мыскыл итәр өчен уйдырма-буш сүзләр сөйләүче күпме адәмнәр бар. Менә шундыйларны, әлбәттә, рисвай кылучыны җәза көтә”. (Коръән, 31:6)

Коръәндәге аятьләргә аңлатма бирүче кайбер кешеләрнең фикеренчә, биредә сүз музыка турында да бара икән. Сөйләм рәвешенең бүтән төрләре белән (шигърият, чәчмә әсәрләр, юмор һәм башкалар) беррәттән, музыканы кулланганда да ният, аны файдалануның формасы зур роль уйный.

Кайбер сәхабәләр бу аятьне җырлауны тыю, дип аңлатырга тырышучылар белән килешмәүләре турында әйткәннәр. Мәсәлән, танылган фикһ белгече Ибн Хазм: “Бу аятьтә җырны тыюга дәлил юк...Кем Аллаһ каршындагы үзенең фарыз гамәлләрен үти һәм ял итәргә дә вакыт таба, шул кеше тәкъва була”,-дигән.

Шулай итеп, Коръәндә дә, сөннәттә дә музыканы тыю турында турыдан-туры дәлилләр юк. Биредә аның рөхсәт ителүе яки тыелуы нинди ният башкарылуыннан тора. Шәригатьтә “Тыелмаган әйберләр рөхсәт ителә” дигән мәгълүм кагыйдә бар.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) хәләл җефете Гайшә болай дигән: “Пәйгамбәр өйгә кайткан чакта өйдә ике хезмәтче хатын-кыз бар иде. Алар җырлыйлар иде. Пәйгамбәр урынга ятты һәм йөзен башка якка борды. Берникадәр вакыттан соң Әбү Бәкер килде һәм мине ачуланып ташлады. Ул: “Пәйгамбәрнең өендә ник шайтан сыбызгысы уйнатасыз?!”-дип кычкырды. Аллаһның илчесе аның ягына борылды һәм: “Тимә аларга”,-диде. Пәйгамбәр күзләрен йомгач, мин карашым белән аларга чыгарга кирәк дигәнне аңлатып, ым кактым. Һәм алар икесе дә өйдән чыгып киттеләр”.

Танылган мөселман галиме Йосыф Кардави да: “Җыр (музыка) үзенең асылында рөхсәт ителгәннәргә (хәләлгә) керә, чөнки Коръәндә, сөннәттә тыелмаганнар белән гамәл кылырга була”,-дигән.

Мин инде 9 ел буена тол яшим. Үземә мөслимәне сайлап таба алмыйм. Миңа ялгызым гына яшәп, барлык буш вакытымны Коръәнне өйрәнүгә багышларга мөмкинме? Тагын бер мәсьәлә бар. Намаз укыганда кайбер сүзләрне онытам. Өйрәнгәндә намаз китабын алдымда тотарга ярыймы?

Мамирҗан

Сезгә, әлбәттә, тол калып та яшәргә мөмкин. Шулай да өйләнеп яшәүчеләрнең гамәлләре Аллаһ каршында хәерлерәк санала. Исламда монахлык юк. Үзегезгә мөслимәне эзләүдән туктамагыз.

Идәнгә намаз турында язылган кәгазьне куярга ярый, әмма аны нәфел намазы вакытында эшләү мәслихәт.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе