Миңа киңәш бирегез

  Миңа киңәш бирегез Ярты ел элек мин мөселман булдым, бик бәхетле идем. Яраткан кешегә кияүгә чыктым. Безнең бар нәрсә дә яхшы бара иде. Аннары ирем минем белән юк

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

 Миңа киңәш бирегез

Ярты ел элек мин мөселман булдым, бик бәхетле идем. Яраткан кешегә кияүгә чыктым. Безнең бар нәрсә дә яхшы бара иде. Аннары ирем минем белән юк нәрсәләр өчен тавыш куптара башлады. Әйтергә кирәк, мин әле динне аз гына беләм, ләкин биш вакыт намаз укып, дини китапларны, Коръәнне күп итеп укыйм, хиҗаб киеп йөрим. Мин Украинада, ул Туниста тора. Эш менә нәрсәдә: ирем миңа нәрсә эшләргә кирәк. Ә нәрсә эшләргә кирәкмәгәнен әйтә, мәсәлән:

1)      Тездән түбән өлешкә кадәр күлмәк киеп йөрергә, аннары чалбар да кияргә,

2)      Ияк астыннан бәйләп, башка яулык киеп йөрергә,

3)      Колакка бернәрсә дә элеп йөрмәскә,

4)      Кешеләр булган урында сөрмә, тушь сөртмәскә, диңгезгә йөрмәскә.

5)      Минем белән барганда ирем ярымшәрә хатыннарга карый аламы, алар белән кибетләрдә, урамда  сөйләшә аламы.

6)      Мин берәр нәрсә эшләмәсәм, ул миңа сүгенеп кычкыра аламы.

7)      Туниста аның гаиләсендә булганда, ул минем белән сөйләшмәде, кочакламады да, бары тик акырды гына, имеш, мин дөресен эшләмим, беркөнне иснәләшергә оялгач, ул миңа шулкадәр нык кычкырды, мин елый башладым.

8)      Минем ата-анам христиан динендә, динне үзгәрткәч, башка гаҗәпкә калганнар иде, тик соңрак алар мине кабул иттеләр. Тиздән әниемнең туган көне җитә, ирем миңа туган көнгә ресторанга баруны тыйды. Дин буенча аракы торган өстәлгә утырырга ярамаганын аңлыйм, ләкин мин барырга телим. Чөнки инде күптән туганнарымны күргәнем юк.

9)      Мин күпме генә иремә ярарга тырышсам да, ул мине бөтенләй аңларга теләми. Ул миңа кычкыра, сүгенә һәм болай дип әйтә: “Әгәр миңа буйсынмасаң, синнән аерылам. Синең менталилетың башка, миңа синең гореф-гадәтләрең барыбер, мин тунис кешесе, шуңа күрә, син мин әйткәнне эшләргә тиешсең. Әгәр Коръәннән дәлил күрсәтергә кушсам, ул: “Мин моның өчен кайгыртмыйм, чөнки үзем шулай телим. Мин синнән югарырак”, - дип әйтә.

10)  Иң мөһиме, мин балаларымның булын телим, минем өчен гаилә ике генә кеше түгел. Анда ата-ана да, балалар да була. Аңа хәзергә балалар кирәкми икән. Шуңа күрә, балага калдырудан саклана башлады. Миңа нәрсә эшләргә?

Ул минем бөтен дусларым белән сөйләшүдән тыйды, ярый, анысына әле түзеп була, ләкин монда башка хәл дә бар. Мин Украинада ата-анам белән торам, ә ул Туниста калды, бер атнадан соң кайтам диде. Беркя да чыкмыйм, йокыдан торам, гыйбадәт кылам да, тагын йокларга ятам. Әгәр бу кияүгә чыккан хатын-кызның тормышы мондый булса, мин гаҗәпкә калам. Аның илендә 80 % хатын-кыз намаз укымый һәм яулык бәйләп йөрми. Ә мин динне чын күңелдән тотам. Ләкин сабырлыгым калмады, яшисем дә килми, көн саен елыйм. Ул эшләми дә, илендә фатиры да юк. Ләкин анысы мөһим түгел, аннан башка да мин аны ярата идем. Хәзер инде ул минем белән кырыс.

Миңа ярдәм итегез. Тормыш сөюче, матур, белемле, эш сөючән кыздан бернәрсә дә калмады. Күңелемә һәрнәрсәне кабул итсәм генә, мин барысын да үтәргә телим. Ирем кушканга гына, бу эшләрне эшлим. Мин бик бәхетсез. Күрәсең, ул мине түгел, ә миндәге образны гына ярата. Озын хатым өчен гафу итәрсез, ләкин ул күңелнең кычкыруы.

 

Җавап. Мәсьәлә шунда ки. Ирегезнең дини гыйлеме җитәрлек түгел. Җавапны тәртип буенча биреп барыйк әле:

1.      Тездән түбән өлешкә кадәр күлмәк киеп йөрергә, аннары чалбар да кияргә – чалбар кимәсәгез дә була, тезләр күренмәсен өчен, озын күлмәк кисәгез, шул җиткән.

2.      Ияк астыннан бәйләп, башка яулык киеп йөрергә – сез яулыкны арттан бәйләп, киеп йөрисездер. Ләкин ияк астыннан бәйләсәгез, яхшырак булыр, чөнки әнән шулай гыйбадәт кылучы мөселман хатын-кызлары бәйләп йөри.

3.      Колакка бернәрсә дә элеп йөрмәскә – аларны ирең алдында гына киеп йөрергә була.

4.      Кешеләр булган урында сөрмә, тушь сөртмәскә, диңгезгә йөрмәскә – сөрмәләрне дә ирең өчен генә сөртергә була. Диңгезгә бару да билгесез, иң мөһиме, анда чит ирләр булмаска тиеш. Диңгездә мөселманнарның су керә торган киеме белән генә су керергә була, әле анда да чит кешеләр булмаска тиеш.

5.      Минем белән барганда ирем ярымшәрә хатыннарга карый аламы, алар белән кибетләрдә, урамда  сөйләшә аламы – юк, ярымшәрә хатыннарга карарга ярамый, гомумән, башка хатын-кызларга карамасын.

6.      Мин берәр нәрсә эшләмәсәм, ул миңа сүгенеп кычкыра аламы – берничек тә сүгенергә ярамый, чөнки бу мөселманга килешми торган гамәл.

7.      Туниста аның гаиләсендә булганда, ул минем белән сөйләшмәде, кочакламады да, бары тик акырды гына, имеш, мин дөресен эшләмим, беркөнне иснәләшергә оялгач, ул миңа шулкадәр нык кычкырды, мин елый башладым – ул вакытта кычкырырга кирәкми, ә аңлатырга гына кирәк. Күрәсең, иреңнең гаиләсендә бөтен нәрсә кычкыру белән генә хәл ителгәндер.

8.      Минем ата-анам христиан динендә, динне үзгәрткәч, башка гаҗәпкә калганнар иде, тик соңрак алар мине кабул иттеләр. Тиздән әниемнең туган көне җитә, ирем миңа туган көнгә ресторанга баруны тыйды. Дин буенча аракы торган өстәлгә утырырга ярамаганын аңлыйм, ләкин мин барырга телим. Чөнки инде күптән туганнарымны күргәнем юк – анда башка вакытта да барырга була, аракы эчкән җиргә барып булмый бит инде. Туганлык җепләрен өзмәгез.

9.      Мин күпме генә иремә ярарга тырышсам да, ул мине бөтенләй аңларга теләми. Ул миңа кычкыра, сүгенә һәм болай дип әйтә: “Әгәр миңа буйсынмасаң, синнән аерылам. Синең менталилетың башка, миңа синең гореф-гадәтләрең барыбер, мин тунис кешесе, шуңа күрә, син мин әйткәнне эшләргә тиешсең. Әгәр Коръәннән дәлил күрсәтергә кушсам, ул: “Мин моның өчен кайгыртмыйм, чөнки үзем шулай телим. Мин синнән югарырак”, - дип әйтә – бу гыйлемсезлек һәм горурлык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: “Хатыннарына һәм балаларына иң яхшы мөнәсәбәттә булганнар сезнең арагызда иң яхшыларыгыз”.

10.  Иң мөһиме, мин балаларымның булын телим, минем өчен гаилә ике генә кеше түгел. Анда ата-ана да, балалар да була. Аңа хәзергә балалар кирәкми икән. Шуңа күрә, балага калдырудан саклана башлады. Миңа нәрсә эшләргә – ир-ат хатын-кызның теләге белән генә саклана ала, чөнки хатын-кыз балаларга хокуклы, аны балаларыннан мәхрүм итәргә ярамый, чөнки ул – мөһим максат.

Бөтен хәл ирегезне динне белеп бетермәүдән күренә. Әтисеннән күреп үскәндер. Хатын-кызны еларлак дәрәҗәгә җиткерергә ярамый инде. Аллаһтан ярдәм сорагыз. Ул сезгә ярдәм итәр.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе