Хатын-кыз дуслыгы

«Кешенең тормышында була торган иң яхшы мөнәсәбәт — ул дуслык». Авраам Линкольн. Әйе, дуслыкның ни икәнлеген һәрбер кеше үзенчә аңлата. Кайбер философлар хәтта, бу

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

«Кешенең тормышында була торган иң яхшы мөнәсәбәт — ул дуслык».

Авраам Линкольн.

Әйе, дуслыкның ни икәнлеген һәрбер кеше үзенчә аңлата. Кайбер философлар хәтта, бу мөнәсәбәт турында берничә том хезмәт язганнар. Мәсәлән, Дейл Карнеги «Дуслашуның гап-гади серләре» дигән китабында: «Дуслашуның сере - башкалар өчен вакыт, көч сарыф итүдә, дусларыгызны онытмагыз, аларны гел шатланып сәламләгез. Гап-гади кагыйдә: башкалар белән чын күңелдән кызыксыныгыз», ди.

Димәк, дуслык нәрсә ул? Дуслык ул-ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.

Бу сорауны мөселман кызларына биреп карарга булдык. Сорашуда 19-37 яшьлек мөслимәләр катнашты. Нәтиҗәдә, күбесе бу мөнәсәбәтне риясызлык, ихтирам, ышанычлылык кебек сыйфатларга бәйләделәр. Кайбер җаваплар белән сезне дә таныштырып үтик.

Айсылу, 21 яшь

«Минем уйлавымча, иң элек дуслык ул — хис, сизә белү. Башка кешегә мәхәббәт, ярдәм, таяныч, кайгы-шатлыгын уртаклашырга кирәклеген тоя белү. Таныш дус кызлар күп булырга мөмкин, берсе белән балалар яки сәләмәтлек турында, башкалары белән кием яки үз-үзеңне карау темаларына сөйләшеп булса, дөньядагы барлык нәрсәләр турында бары тик эчкерсез, чын дус белән генә уртаклашырга мөмкин».

Рәмзия 33 яшь.

"Чын дус булу –ул икейөзле булмау, ясалма тышкы күренеш, хәйләле тышкы кыяфәт чыгармауны аңлата. (мәсәлән, иң яхшы хатын-кыз, кайгыртучан күрше һ.б.). Яхшы дустың булганда кайгыларны җиңелрәк үткәреп җибәрәсең".

Инде ир кешедән хатын-кыз дуслыгы нәрсә ул дип сорасаң, хатын-кыз дуслыгы ул-дөньядагы барлык нәрсәләрне һәрьяктан тикшерү дип җавап бирер. Һәм ул күпмедер дәрәҗәдә хаклы, чөнки хатын-кыз өчен аны борчыган сораулар буенча фикер алышу табигый хәл. Кирәк вакытта аны кызганырга, ярдәм итәргә, булышлык күрсәтергә, хупларга да кирәк, юкса ул күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Хатын-кыз дуслыгы ирләрнекеннән аермалы буларак, тәэсир, хисләргә бай булу сәбәпле, аралашу эчкерсез килеп чыга.Тик бу дуслык озын гомерлеме? Күп очракта кияүгә чыкканнан соң, хатын-кызның карашлары үзгәрә, гаилә мөнәсәбәтләре өстенлек ала.

« Мин дустым белән яшьтән нык якын идем, тик кияүгә чыккач, барысы да үзгәрде. Без сирәк очраша башладык, икебезнең дә яңа дуслар барлыкка килде, без бер-беребездән читләштек. Дөресен әйткәндә, мин элекке аралашуны сагынып яшим. Башка кызларда да шулаймы икән ул?..»- дип уртаклашты Венера.

Әйе, яшьлектәге дуслар арасындагы җылылык еллар аша суына төшә . Әле кайчандыр сез бер үк бакчага йөрдегез, аннан соң мәктәп, дәресләр әзерләу, институт, яшерен серләр, хыяллар...Ә бүген арагызда зур упкын тора. Чынлыкта, сораштырган 20 кешеләрнең берсе генә «яшьлек дустым белән бүген дә якын мөнәсәбәтләрдә», — дип мактана алды.

«Без якын дустым белән бакчадан бирле бергә. Мәктәпне дә бергә тәмамладык, бер үк институтка укырга кердек. Тышкы яктан да безне охшатып, апалы-сеңелле дип уйлыйлар иде. Мин ислам динен кабул иткәч, ул моны аңлады, терәк булды. Инде ничә ел үтте, икебез дә гаиләле булдык, аралар элеккечә җылы. Борынгы рим шагыйре әйтүенчә: чын дуслык беркайчан да төгәлләнми, ә тәмамланган дуслык-башланмаган да булган, димәк»,-ди Гүзәл.

Чын дуслыкны дингә кереп китү белән дә табып була. «Күбесе дусларны мәсләк (принцип) аша түгел, бәлки рух якынлыгы буенча сайларга кирәк дигән фикердә. Ислам динен кабул иткәнгә кадәр минем эчкерсез дусларым юк иде, ә дингә кереп киту белән алар үзләре табылды. Чын күңелдән үз теләкләре белән миңа дин турында сөйләделәр, күп нәрсәләргә күземне ачтылар. Безнең тормышка уртак караш, уртак мәнфәгатьләр бар. Мин аларның барысын да яратам һәм ихтирам итәм»,-дип уртаклашты Регина.

Сезнең «йортлар» яки гаиләләр арасындагы дуслык турында уйлаганыгыз бармы? Психологлар фикеренчә, мондый дуслык гаилә мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясый. Башка гаиләләр белән дус булу, кайбер очракларда, үз гаиләңне читтән күзәтү тәэсирен бирә, яки кеше хаталарын кабатламау, үз хаталарыңны төзәтүгә этәргеч булып тора.

«Берсүзсез, гаиләләр арасындагы дуслык яши ул. Мисал өчен, ирем ягыннан шундый гаилә бар. Безгә алар белән бик кызык, балалар тугач тагы да кызыграк булыр дип уйлыйм»,- ди Мәрьям.

Ихтыяҗлары уртак булган кешеләр арасындагы дуслыкны да күздән төшермик. Мондый дуслар яңалыклар белән бүлешә, билгеле бер дәрәҗәдә амбицияләрне чынга ашыра. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә.

Дусны сайлау- ул шәхси эш. Әмма дустанә мөнәсәбәтләрне ихтирамлылык, ихласлык, ялганга юл куймау гадәтләре белән ныгытырга, дусларны гел шатланып сәламләргә, аларны ихтирам итәргә кирәген онытмагыз.

Диния Гыйльметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе