Казанда хатын-кызлар яулыгы

90нчы елларның башында Казанда яулыклы кызлар күренә башлады, ләкин алар бик аз булгач, кешеләргә кыргыйлык булып тоелдылар. Шул заманнан башлап күп нәрсәләр үзгәрде: 21 гасыр

БӘЙЛЕ
2010 Сен 02

90нчы елларның башында Казанда яулыклы кызлар күренә башлады, ләкин алар бик аз булгач, кешеләргә кыргыйлык булып тоелдылар. Шул заманнан башлап күп нәрсәләр үзгәрде: 21 гасыр башында Казанда һәм Татарстанда ислам дине күтәрелә бара. Яулыклы кызлар җәмгыятьнең бер өлеше булдылар. Ел саен алар мәчетләр, мөселман кибетләре кебек арта баралар.

Зур россия шәһәренең берсендә дин тотучы мөслимә булу нәрсә дигән сүз? Нәрсә ул хиҗаб: гореф-гадәтләргә кайтумы, хәзерге заманның бер күренешеме? Хәзер мин шул сорауга җавап биреп карыйм. Мин Казанда яшәгән дин тотучы берничә кыз белән сөйләштем. Шулай ук, интернеттан да, дини матбугаттан да алдым.

Хәзерге замандагы Россия шәһәрендә мөслимәнең исламга таба юлы мегаполистагы тормышы, 70 ел хөкем сөргән дәһрилек, татар җанлы булуы белән бәйле.

1990нчы елларда Татарстан татарлары арасында башланган динилек 2000нче елларда ныграк сизелә. Петербург социологы Эдуард Понаринның чыганакларына караганда, 2006 елда Татарстанда яшәүче 2 миллион татарның 25 %ы еш кына дини кануннарны үти. Казанның 54 мәчетенә йөрүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил итәләр. Бигрәк тә, мөслимәләрнең эшчәнлеген билгеләп китәргә була.

Хиҗаб белән яулык турында сөйләгәндә, әйтергә кирәк, яулыулы кыз хиҗаблы кыз дигән сүз түгел әле ул. Эш шунда ки, хиҗаб (гарәп сүзе, пардә дигәнне аңлата) – яулык кына түгел, ә кызның бөтен тышкы халәте. Аның таләпләре буенча, кызның тән матурлыгы сизелмәскә тиеш. Шулай ук, кул чуклары белән йөзе генә күренергә тиеш. Бу тышкы хиҗаб дип атала, ләкин, шулай ук, эчке хиҗаб та бар, ул кызның эчке матурлыгын , әхлагын билгели.

Яулык бәйләүче кызлар арасында тышкы хиҗабның кануннарын үтәп бетермәүчеләр дә бар. Кайбер мөслимәләр чалбар һәм туник кияләр. Кайберләренең муеннары ачык була. Аны хиҗаб дип атап булмый, моны мөслимәләр үзләре дә раслыйлар. Хиҗабка омтылырга кирәк икән.

Парижда, Истанбулда, Каһирәдә яшәүче мөслимәләрне өйрәнүче күп кенә көнбатыш социологлары дөньяви илләрдә хатын-кызлар арасында мөселман активлыгын артуын күзәтәләр. Ул дини тормыш белән яшәү, үз хокукларын яклау, демократик казанышларны инкарь итмичә яңа мәдәни кыйммәтләр системасын булдыруда күренә. Казандагы хәл дә шуңа охшаш. Күп кенә мөслимәләр дәһри гаиләләрдә тәрбияләнделәр. Андагы тәртипләр ислам кагыйдәләренә туры килеп бетмиләр. Аларның тәрбиясе мөселман бердәмлегенә шартлар тудырмады.

Күп очракта яулык бәйләргә теләү совет чорында тәрбияләнгән ата-аналарның каршылыгына очрый. Хәтта кайбер дини йолаларны үтәсәләр дә, яулык бәйләү алар өчен кыйгыйлык һәм фанатиклык булып күренә.

Исламга юл үз-үзең белән эшләү белән бәйле. Күп очракта кыз үзен “мөслимә” итә. Яулык бәйләү гадәткә керә.

Казан кызларының биографияләренә карасак, тормышларында төп үзгәреш яулык бәйләгән вакытларында була, соңрак башка кайбер дини кануннарны үтәү белән тулылана. Яулык бу вакытта аларны тәртипкә утырта. Менә дин тотучы бер кызның сүзләрен карыйк:

“Чын дини тормышка барып җитәр өчен күчеш чоры булырга тиеш, шуңа әле башта гәүдә матурлыгын сиздерә торган кием кияргә туры килә. Юлдан яздыручылар күп булганда болай йөреп булмый. Кешенең киртәләре булмаса, ул акрын гына түбән тәгәри. Ләкин миңа яулык гөнаһ кылуга киртә була. Ул гөнаһтан тыя. Яулык бәйләү күп гамәл кылырга мәҗбүр итә”.

Үз ирегең белән язмышыңны үзгәртү бик мөһим. Әңгәмәдә мөслимәләр дингә яхшы караганын белдерәләр, чөнки исламны үз ирекләре белән кабул иттеләр. Әйләнә-тирәгә тәнкыйть ягыннан чыгып карау аларны дин тотуга һәм яулык бәйләүгә китерә. Бу алар өчен бердәнбер котылу юлы.

Мөслимәләрнең яшәү шартларына да, биографияләренә дә карашлары бар: көнбатыштан үтеп кергән кыйммәтләрне кабул итмиләр, замана авырулары белән көрәшергә телиләр. Шулай ук, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә телиләр. Аларның ислам кыйммәтләренә нигезләнгән яңарыш проектлары да бар.

Танылган француз тикшеренүчесе Нилюфер Голе Төркия мөслимәләрен сыйфатлый. Аларның көнбатыш хатынкызларыннан аермасы шул, әгәр мөселман хатын-кызлар өчен хиҗаб кию мөһим булса, көнбатыш кызлары өчен киемен һәм тәнен ярату хас. Бу мөслимәләрдәге күренеш көнбатышның күп кенә кыйммәтләренә каршы укилү белән бәйле. Бу Казан мөслимәләренә дә хас. Мисаллар да китерик әле:

“... Миңа университеттагы лекцияләр йогынты ясадылар. Хиҗаб кияр алдыннан постяңарыш турында дәрес тыңладык. Без күп нәрсәне белдек. Безгә нәрсә эшләргә соң? Иптәш кызым белән тыңлыйбыз һәм икебез дә бертөрле аңлыйбыз. Анда массакүләм мәдәният әһеле, аның фикерләре турында сөйләделәр. Монда барысы да тулысынча куллану дип атала. Син аның хакында белгәч, шул нәрсәнең кирәкмәгәнен аңлыйсың. Шул дәресләрне тыңлагач, аның кирәкмәгәнен аңладык, чөнки ул тоткынлыкка гына илтә”.

Яулык бәйләгәч, мөслимә үз-үзенә йомылып калмый. Киресенчә, яулык бәйләү аны халык арасында итеп күрсәтә.

Ислам җиһазлары (бигрәк тә яулык), тәҗрибәм күрсәткәнчә, мөслимәләрнең карашларын ныгыта гына, чөнки алар үз хокуклары өчен көрәшә беләләр. Кызлар көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәр өчен төркемнәргә берләшәләр. 2003 елда Зөлхия Фәтхуллина һәм Әлмира Әдиатуллина җитәкчелегендәге хатын-кызлар төркеме паспортка яулык белән төшү хокукына ирештеләр. 2003 елның маенда Россиянең югары суды рөхсәт бирде.

2006 елны ТҖ МДН каршында татарстан мөслимәләре берлеге оешты. Ул түбәндәге эшләрне башкарды: корылтайлар уздырды, мөселман хатын-кызлары матурлыгы бәйгесе үткәрде, мөселманча балалар бакчасын ачуда катнашу, мөселман модасын күрсәтте, аерылганнарга ярдә итте, хатын-кызлар арасында эчкечелек буенча профилактик чаралар уздырды, яулык бәйләгәннәре өчен эшкә алмаучы оешмаларның исемлеген хезмәт Министрлыгына бирде, Кол-Шәриф мәчете янында урнашкан пиво кибетен яптыруга иреште. Мөслимәләр үз хокукларын гына яклап калмыйлар, ә мөселманнарның иҗтимагый мәсьәләләрен хәл итүдә катнашалар.

Татарстан буенча караганда, яулык бәйләп йөрү белән татар милли гореф-гадәта арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерәләр. Мөслимәләр үзләре дә башкалардан үзләре хакында милли гореф-гадәтләрне үтәми дип әйткәннәрен сөйлиләр. Монда төрлечә караш туа. Кайберләре моның белән риза була:

“Коръән гарәп телендә язылган бит. Анда кызлар ничек киенергә тиеш икәнлеге хакында язылган. Ислам беренче булып гарәпләрдә барлыкка килә. Ләкин Казан мөслимәләренең күбесенә миллилек хас. Казан социологлары Ирина Кузнецова-Моренко һәм Ләйсән Сәләхетдинова Татарстан башкаласында сорау үткәргәннәр, аның буенча : күпчелек татар мөслимәләре катнаш никаһларга каршы. “Якын туганнарыгыз башка милләт вәкилләренә никаһланса, моңа ничек карыйсыз?” – дигән сорауга алар: “Кирәк түгел,” – дип җавап бирәләр. Мин сораштырган 40 хатын-кызның 33е үзенең милли икәнлеген әйтте. Аларга нигә татар мәдәниятен үтәмисез дигәч, алар яулык бәйләү дә татарның гореф-гадәтенә керә икәнлеген әйтәләр. Инкыйлабка кадәр татарларда хиҗаб төшенчәсе булмады, ләкин аңа охшаган киемнәр киеп йөргәннәр.

Шулай ук, татар теле алар өчен зур урын алып тора: алар ул телдә сөйләшәләр һәм балаларының да шул телне белүләрен телиләр. Булачак ирләре дә татар булырга тиеш.

Татарларда инкыйлабка кадәр булган киемгә карасак, алар калфак киеп тә йөргәннәр. Кайвакытта калфак бөтен чәчен каплаган. Ә кайвакытта каплап бетермәгән.

Яулык һәм хиҗаб дошманнары 19 гасыр ахыры- 20 гасыр башында яшәгәнәчләрен каплап бетермәгән калфак киюче шәһәр кызлары төшкән фотоларны дәлил итеп күрсәткәннәр. Ләкин шул чорда һәрбер татар кызы да фотога төшә алмаган, чөнки байлыклары җитәрлек күләмдә булмаган. Ә ул фотолар җитешле тормышлы европалашкан татарларда гына булган. Ләкин алар ул фотоларның күбрәк очравын әйтәләр.

Хәзер инде хиҗабның гореф-гадәтләргә туры килүе-килмәве турында сүз алып бармаска кирәк, чөнки хиҗаб һәм яулык татарларга үтеп керде инде, һәм яулык бәйләүчеләр артачак кына. Бу гаҗәп социаль факт.

Дәнис ГӘРӘЕВ

социология магистры

(Санкт-Петербургтагы Европа университеты (Хельсинки Университеты))


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе