Акыллы хатын-кыз

Сафия бик акыллы мөселман динендәге хатын-кыз була. Чыгышы белән ул Кораеш кабиләсенең хашимитлар ыругыннан. Габделмоталлиб кызы Сафия Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в) апасы була.

БӘЙЛЕ
2024 Янв 25

Сафия бик акыллы мөселман динендәге хатын-кыз була. Чыгышы белән ул Кораеш кабиләсенең хашимитлар ыругыннан. Габделмоталлиб кызы Сафия Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в) апасы була. Габделмоталлиб Хашим улы Пәйгамбәрнең (с.г.в.) бабасы, Кораеш кабиләсенең җитәкчесе иде. Шуңа күрә, кызы Сафия дә төшеп калганнардан түгел. Аның әнисе Хәлә дә Аллаһ илчесенең әнисенең кыз туганы бит. Вафат булган ире Харис Пәйгамбәрнең хатыныХәдичәнең ир туганы. Аның малае әз-Зөбәер Аллаһ илчесенең укучысы була. Аның ире вафат булгач, малае белән тол кала. Ул улын Спарта рухында тәрбияли, аны атта йөрергә дә, хәрби һөнәргә дә өйрәтә. Малаеның яраткан уеннарыннан ук ату булган. Шулай ук, Сафия аны куркынычларны үтеп чыгарга да өйрәтте. Әгәр малае укырга теләмәсә, җәзасын бирә. Бер абыйсы аңа әйтә: “Баланы алай кыйнарга ярамый. Син аны бик каты ярасың, әниләрчә дә түгел”. Аңа җавап йөзеннән, Сафия әйтә: “Улын яратмый дип әйтүче ялган сөйли. Мин аны акыллы һәм көчле булсын өчен шулай тәрбиялим”.

Мөхәммәткә (с.г.в) пәйгамбәрлек иңгәч, Аллаһ аңа якын туганнарын да дингә чакырырга куша. Ул, Габделмоталлиб ыругын җыеп, болай дип вәгазь сөйли:

- Я Фатыйма Мөхәммәт кызы! Я Сафия Габделмоталлиб кызы. Ыруг халкы. Аллаһның кулында булган әйбәрне сезгә бирә алмыйм...

Аннары ул кешеләрне бер Аллаһка табынырга чакыра. Аларның кайберләре ислам динен кабул иттеләр, ә кайберләре кире кактылар. Сафия динне кабул иткән беренче мөслимәләрдән була. Малае әз-Зөбәер белән бергә Аллаһ юлыннан китте ул. Беренчеләрдән булгач, алар Кораеш кабиләсенең төрле мыскыл итүләренә, рәнҗетүләренә дучар булдылар. Бүгенге көндә дә бит мөселманнарны төрлечә мыскыл итәләр.

Мәдинәгә күченергә карар килгәч, алар да күченәләр. 60 яше тулып килсә дә, ислам дине өчен көрәшен дәвам итә. Ике батырлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Берсе Өһөд сугышында, икенчесе соңрак булган. Өхөд сугышында ул хатын-кызлар отрядында була. Ул яраланганнарга су китерә, укларны сугышка әзерли. Ул тагын бер максат белән сугышта катнаша. Гаскәрдә туганның малае Мөхәммәт (с.г.в.), абыйсы Хәмзә, малае әз-Зөбәер дә бар. Бу сугышта ислам диненең киләчәге хәл ителә. Җәннәткә илтүче юлны исламда тапкан бит ул.

Сафия, мөселман гаскәрнең сафлары кимегәнен күреп, көрәшкә кушыла. Мөселманнарга ул болай дип кычкыра:

- Кайгы сезгә, сез Мөхәммәтне (с.г.в.) ташлап киттегез һәм аны саклый алмадыгыз”.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа якынаеп килүче Сафияне күргәч, куркып китте, чөнки апасы Хәмзәнең мәетен күрергә мөмкин иде, ә аның гәүдәсен күп аллаларга табынучылар мәсхәрәләп бетерделәр. Малаена әнисен якын китертмәскә куша. “Кит аннан,” дип әйтә аңа әнисе Сафия. “Мөхәммәд (с.г.в.) сиңа якын да килмәскә куша, чөнки Хәмзә абыйның тәнен кискәләп бетерделәр” дип, җавап кайтара. Аллаһ илчесе (с.г.в.) аңа әйтә: “Анаңа юл бир инде”. Зөбәер әнисен үткәрә. Сафия абыйсының тәнен кискәләнгән, борыны киселгән килеш күрә. Ул аның өчен дога кыла да болай дип әйтә: “Бу барысы да Аллаһ ризалыгы өчен. Мин язмышымнан канәгать. Вәллаһи, мин нык торачакмын”.

Сафия бу сугышта үзен әнә шулай тотты.

Тагын бер сугышта аның акылы, батырлыгы чагылды. Кайбер тарих китапларында бу вакыйга бирелә. Кайбер хатын-кызларны Пәйгамбәребез Хассан ибн Сабит кулында булган крепостька урнаштырды. Кояш чыгар алдыннан Сафия кемнеңдер күләгәсен сизде. Ул акрын гына тыңлап торды. Соңрак ул тикшеренүче яһүдне дә күрде. Ул Курайза кабиләсеннән булган икән. Аның таш бинаны кемнәр саклаганын беләсе килде. Сафия үзенә сөйли: “Курайза яһүдләре килешүне боздылар. Безне ңбелән бергә бернинди дә сакчы юк. Ир-атлар сугышта. Әгәр бу Аллаһ дошманы тегеләргә монда хатын-кызлар һәм балалардан башка беркемнең дә юк икәнен әйтсә, яһүдләр хатын-кызларны кулга алырга мөмкиннәр”. Аннары Сафия капка ягына таба китә. Тишек аркылы ул тегене күзәтә. Аллаһ дошманы якынлашкач, аны җиңә. Яһүднең киселгән башы кабиләсенә кадәр барып җитә. Бу хәлне күргәч, алар Сафия булган җирдә ир-атларның да бар икәнлекләрен беләләр, шуңа күрә, бу җирдән китәләр.

Ул ислам дине өчен чын мөселман динендәге хатын-кызлар кебек тотты. Үзенең бердәнбер малаен яхшы итеп тәрбияләде.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе