МӘҖЗӘӘ ИБН САУР ӘС-САДУСИ

Мәҗзәә ибн Саур – шәхси алышларда 100 мәҗүсине үтергән кеше. Менә сугыш кырында күпмесен кырды икән? Тарихчыларның сүзләре Аллаһ сугышчылары

Читайте также
2010 Июн 20

Мәҗзәә ибн Саур – шәхси алышларда 100 мәҗүсине үтергән кеше. Менә сугыш кырында күпмесен кырды икән?

Тарихчыларның сүзләре

Аллаһ сугышчылары мөселманнар Кадиссия янындагы сугыштан соң ял итәләр һәм шатланалар. Аллаһ аларга –җиңү, ә кайберләренә шәһит үлеме биргән.

Алар яңа һөҗүмгә күчәргә телиләр һәм Гомәрдән әмер көтәләр.

* * *

Уңышлы һөҗүм әллә ни озак көттермәде.

Мәдинәдәге Гомәрдән Әбү Мусага Басрадан килгән мөселман гаскәренә кушылып сугыш башларга дигән әмер язылган хат белән чапкын килеп җитә. Аларга Ахваз юнәлешендә Хурмузанның гаскәрен җиңеп, Тустар шәһәрен азат итәргә кирәк була. Хатта Бану Бәкер кабиләсе башлыгы Мәҗзәәне дә алырга икәнлеге хакында сүз бара.

* * *

Хәлифәнең боерыгын үтим дип, Әбү Муса Мәҗзәәне сул флангысына куя. Басрадан килгән гаскәргә кушылып, мөселманнар Аллаһ юлында сугыш башлыйлар.

Мөселманнар шәһәрләрне азат итә баралар. Хурмузан чигенә бара. Ниһаять, ул Тустарга кадәр чигенде.

* * *

Аз гына Фарсы иленең башкаласы Тустар хакында да әйтеп китик әле. Ул –бу илдәге табигатьнең гүзәл урынында урнашкан бик матур кала. Аның ныгытмалары да көчле була. Тустар бик борынгы шәһәр икән. Ул калкулыкта төзелгән. Дуҗайл елгасы кала халкын су белән тәэмин иткән.

Калкулык өстендә бассейннар һәм фонтаннар урнашкан. Алар төрле хайванны хәтерләтә. Аларның авызларыннан су аккан. Шуларны Сабур патша төзеткән. Аларга су җир астыннан килеп торган. Чыннан да, бу – төзелеш могҗизасы. Корылмалары зур, матур итеп эшкәртелгән ташлардан төзелгән.

Тустар шәһәре зур диварлар белән уратылып алынган. Тарихчылар болай дигәннәр:

- Бу шундый зур дивар белән уратылып алынган беренче шәһәр.

Дивар янында зур чокырлар казылган. Аның артында фарсы гаскәре урнашкан.

* * *

Мөселман гаскәре Тустар чокыры янында урнашкан. 18 ай буе сугыш барган. Шул вакытта 18 сугыш булып үткән. Көрәш ике якның да иң көчле сугышчының орышы белән башланган. Монда Мәҗзәә зур батырлыклар күрсәткән һәм 100 кешене үтергән.

Аның көченнән фарсылар курыктылар, ә мөселманнар батырландылар, рухлары күтәрелде. Аның батырлыгына дуслар да, дошманнар да гаҗәпләнделәр. Хәзер аны Гомәрнең ни өчен аны сугышка җибәргәнлеге билгеле булды.

* * *

18 нче сугышта мөселманнар фарсыларда курку тудырдылар, ә тегеләр дивар артына кереп качтылар. Ләкин мөселманнар өчен хәл авырайды. Фарсылар ук яудыралар. Шулай ук, алар очлары кайнар булган тимер каптыргычлар төшерәләр.

Мөселман диварга үрмәләсә, тимер каптыргычлар белән эләктереп алалар. Утлы каптыргыч кешенең тәнен яндыра, аннары ул төшеп китә дә үлә.

* * *

Мөселманнарның хәлләре тагын да начарланды. Аннары Аллаһка ярдәм сорап дога кылдылар. Әбү Муса Тустарны алып булмый дип кайгырганда, аның алдына бер ук килеп төшә. Аның белән хат та бар икән.

Менә нәрсә әйтелгән анда:

«Мин сезгә, мөселманнарга, ышандым. Мин сезгә шәһәргә керү юлын күрсәтәм. Миңа саклыйбыз дип язмалы кәгазь генә җибәрегез».

Әбү Муса теге кешегә шундый хат яза. Әлеге ук җибәрүче кеше хатка ышана, чөнки мөселманнарның алдамаганын белә. Караңгы төшкәч, ул мөселманнар янына килә. Әбү Мусага кем икәнен әйтеп, болай дип сөйли башлый:

- Минем гаиләм шушы халыктан. Хурмузан минем өлкән абыемны үтерде, милкен алды һәм туганнарыма һөҗүм ясады. Әле дә ул миңа карата ачулы һәм мин гаиләм өчен аннан куркам. Аның вәхшилекне кабул иткәнче, сезнең гаделлеккә күчәм. Мин сезгә Тустарга керә торган юлны күрсәтәм. Миңа оста йөзүчене генә бирегез.

* * *

Әбү Муса Мәҗзәәне үзе янына чакырып ала да, оста йөзүче кирәклеген әйтә. Тегесе ризалашкач, Тустарга китә. Әбү Муса бары тик юлны гына истә калдырырга һәм Хурмузанның кайда икәнлеген генә әйтергә куша. Төнлә, чыннан да, йөзә башлыйлар. Менә шәһәргә керәләр. Юлдаш бәндә Мәҗзәәгә Хурмузанның бинасын күрсәтә. Ул Хурмузанның үзен күргәч, ук атарга җыенган иде, ләкин Әбү Мусаның сүзен исенә төшереп, кирегә борылып китте.

* * *

Оста итеп йөзә белүче 300 сугышчы туплап, Әбү Муса Мәҗзәәне гаскәр башлыгы итеп билгели. Мәҗзәә сугышчыларга киемнәрен җиңеләйтергә куша, чөнки суда йөзәргә кирәк ич. Кылычны гына алырга кирәк. Төн җиткәч, гаскәр юлга кузгала.

* * *

2 сәгать чамасы Мәҗзәә шәһәргә керде. Хәлләре беткәч, туктап калдылар. Аннары, хәл җыйгач, тагын юлга кузгалалар. Шәһәргә илтә торган юлга килеп җиткәч, 220 сугышчысының суда батканын сизә. 80 мөселман исән кала.

Анда керү белән мөселманнар кала сакчыларына һөҗүм ясыйлар, юлда очраганның һәрберсен үтереп бардылар. «Аллаһу әкбәр»,- дигәч, һөҗүмгә күчәргә кирәклеген әйтте билгеләнгән гаскәр башлыгы. Мөселман сугышчылары белән  дошманнар арасында каты бәрелеш булды.

Сугыш шактый гына кызгач, Мәҗзәә Хурмузанны күрә. Кылычын әзерләгәч, солдатлар Хурмузанны яшерделәр. Икенче тапкыр теге дошманны күргәч, Мәҗзәә аның белән сугыша башлый. Алар бер-берсе белән сугыштылар, ләкин монда Хурмузан җиңде, ә Мәҗзәә батырларча вафат булды. Мөселманнар сугышны дәвам иттеләр, аннары Аллаһ аларны җиңү белән бүләкләде, ә Хурмузан тоткынлыкка эләкте.

* * *

Шатлыклы хәбәр белән җиңүчеләр Мәдинәгә юл тоттылар. Хурмузанны да башындагы кыйммәтле таҗы, тәнендәге патша киеме белән алып киттеләр. Хәлифә аны үзе күрергә теләде.

Шулай ук, Мәҗзәәнең вафат булганлыгы хакында да әйттеләр.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе