ӘБҮ ТАЛХА ӘЛ-ӘНСАРИ

(Зәйд ибн Сахл) Без Әбү Талханың хатынына биргән мәһәрдән дә кыйммәтрәк бүләкне күргәнебез юк. Ул хатынын исламга керүе белән

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

(Зәйд ибн Сахл)

Без Әбү Талханың хатынына биргән мәһәрдән дә кыйммәтрәк бүләкне күргәнебез юк. Ул хатынын исламга керүе белән бүләкләде.

Мәдинә хатыннары

Әбү Талха әр-Румайсаның ире үлеп, ялгыз калганлыгын белгәч, шатлыгыннан  сикерергә тотынды. Монда бер кызык та юк, Өмме Сулайм дип аталган әр-Румайса бик акыллы, итагатьле хатын-кыз була. Әбү Талха тизрәк аның кулын сорарга китә, югыйсә, башка ирләр дә аңа өйләнергә мөмкиннәр. Ул Өмме Сулаймның аңа гына кияүгә чыгачагына ышана.

Әбү Талха батыр, танылган һәм бай кеше була. Шулай ук, атта яхшы чабучы һәм ән-Наҗар кабиләсенең сугышчысы була. Уктан да оста ата.

* * *

Әбү Талха Өмме Сулаймның өенә китә. Юлда ул кинәт кенә Өмме Сулаймның Мусаб ибн Өмәер аша ислам динен кабул иткәнен искә төшерә. Шунда Әбү талха үз-үзенә сөйләнә: “Булса ни. Аның вафат булган ире Мөхәммәдкә каршы булды бит”.

* * *

Өмме Сулаймның өенә килеп җиткәч, керергә рөхсәт ала. Аннан башка өендә Әнәс исемле малае була. Әбү Талха Өмме Сулаймга тәкъдим ясагач, әлеге хатын-кыз:

- Синең кебек ирләрне берсе дә кире какмый, ләкин мин сиңа кияүгә чыкмыйм, чөнки син мөселман түгел (Бу хатын-кыз мөселман булмаган кешегә кияүгә чыкмавы белән күп кенә татар-мөселман хатыннарына үрнәк булып тора).

Әбү Талха Өмме Сулайм аңа караганда баерак егетләр тапкан дип уйлады. Ул аңа:

- Вәллаһи, бу сиңа минем хатыным булырга комачауламый,-диде.

- Ә нәрсә  комачаулый? – дип сорады Өмме Сулайм.

- Сары һәм ак. Алтын һәм көмеш.

- Алтын һәм көмеш?!

- Әйе, - ди Әбү Талха.

- Чынлыкта исә, Әбү Талха, әгәр син ислам динен кабул итсәң, бернинди алтынсыз да, көмешсез дә синең хатының булыр идем. Синең исламга керүең дә мәһәр булыр иде, - ди хатын-кыз.

* * *

Өмме Сулаймның сүзләрен ишеткәч, Әбү Талха агачның яхшы токымыннан эшләнгән потка табына башлады, чөнки кабилә башлыкларының үзенә күрә аерым потлары була. Ләкин Өмме Сулайм, кем әйтмешли, тимерне кызган чагында суга, шуңа күрә ул аңа болай ди:

- Әбү Талха, әллә син белмисеңме, потыңның җирдән үсеп чыкканын?

- Әйе, беләм, - диде әлеге ир.

- Андый агач кисәкләренә табынырга оят түгелме сиңа, икенче кеше бит аны мичкә ягарга дип утынга тота. Әгәр исламны кабул итсәң, мин синең хатының булырга риза. Никах өчен башка бүләгең кирәкми дә.

- Ә кем мине исламга кабул итәр?

- Мин булдыра алам, - ди хатын-кыз.

- Ничек итеп?

- Аллаһтан башка табынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәд– Аның илчесе дип шәһадәт кыл. Аннары өеңә кайтып, потларыңны ват.

Йөзен төрле хисләр биләп алган Әбү Талха әнә шулай иман китерә. Аннары ул Өмме Сулаймны хатынлыкка ала.

Мөселманнар моның хакында болай диләр:

- Без Әбү Талханың хатынына биргән мәһәрдән дә кыйммәтрәк бүләкне күргәнебез юк. Ул хатынын исламга керүе белән бүләкләде.

* * *

Шул көннән башлап, Әбү Талха ислам байрагы астына керә һәм аңа хезмәт итә. Акабада Пәйгамбәребезгә ант бирүче 70 кешенең берсе ул, хатыны Өмме Сулайм да шунда була. Ул Мәдинәнең 12 өлкән мөселманнары арасында була. Чын батырлыклар күрсәтеп, Әбү Талха Аллаһ илчесенең күп кенә хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. Өһөд тавындагы вакыйгалар бигрәк тә игътибарга лаек. Хәзер без аның хакында да әйтеп китәбез.

* * *

Пәйгамбәргә көчле мәхәббәт Әбү Талханың күңеленә үтеп керә. Ул Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләрен тыңлап туя алмый. Аңа Әбү Талха болай ди: “Минем җаным синең җаның өчен түләү, минем йөзем синең йөзең өчен саклану чарасы булыр”.

Өһөд сугышында мөселманнар Пәйгамбәр яныннан киттеләр, төрле яклап кяферләр аңа ябырылдылар, тешен сындырдылар, маңгаен кистеләр, иренен канаттылар. Кайбер кешеләр Мөхәммәд Пәйгамбәр үлгән дип ялган хәбәр тараттылар, шуңа күрә, мөселманнар чигенә башладылар. Бу җаваплы мизгелдә Пәйгамбәребез янында Әбү Талха җитәкчелегендә берничә кеше генә кала.

* * *

Какшамас кыя кебек Әбү Талха Пәйгамбәрне саклады. Ул үзенә җәя белән уклар әзерләде. Аннары ул, Пәйгамбәрне саклыйм дип, якынлашып килүче мәҗүсиләрне үтерә барды. Мөхәммәд Пәйгәмбәр укларны карыйм дип Әбү Талха артыннан башын чыгарды. Әбү Талха исә:

- Син миңа әнием һәм әтием кебек кеше. Башыңны тыкма, югыйсә, уклар сиңа тиярләр. Мин бит сине яклыйм.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) яныннан  чигенүче бер мөселман үтеп барганда, Мөхәммәд (с.г.в.) аңа:

- Укларыңны Әбү Талха янына куй, алар белән качма, - диде.

Күпмедер кяферне җиңеп, Әбү Талха Пәйгамбәребезне саклады. Сугыш тәмамланды, Аллаһ Пәйгамбәргә котылуны бирде.

* * *

Әбү Талха дин өчен барган сугышларда җанын да, малын да кызганмады, тыныч вакытларда да саранлык күрсәтмәде. Аның кулында иң зур бакча һәм чиста су була.

Беркөнне ул бакчасында урнашкан бер агачның күләгәсендә намаз укыды, ләкин бер сайраучы кош аның игътибарын җәлеп итте, шуңа күрә ул ничә рәкәгать намаз укыганын исеннән чыгарды. Намаз тәмамлангач, Пәйгамбәребез янына китте һәм булган бу вакыйганы сөйләп бирде.

Ул Пәйгамбәргә болай диде:

- Шаһит бул, йә Аллаһ илчесе, мин бу бакчамны сәдака итеп бирәм. Аны кулланыгыз.

Ул үзенең гомерен уразаларда, җиһадта үткәрә һәм ураза тоткан килеш вафат була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафат булганнан соң, 30 елга якын туктаусыз уразалар тота, бәйрәмнәрдә генә тотмый. Ул озак яшәде, хәтта картлыгы да җиһадта катнашырга комачаулык итмәде. Госман хәлифә булганда, Әбү Талха диңгездәге сугышка әзерләнә.

- Син нык картайдың, әти. Син Пәйгамбәр, Әбү Бәкер, Гомәр оештырган бөтен сугышта да булдың бит. Ял итәргә вакыт, - диде балалары.

Әбү Талха:

- Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә җиһадны фарыз кылган, аларга картлар да, яшьләр дә керә,-диде.

Аның ислам өчен көрәшергә теләге зур була.

* * *

Мөселман сугышчылары арасында корабта булганда, Әбү Талха авырый һәм вафат була. Мөселманнар аны җирләр өчен бер утрау эзләделәр. 7 көннән соң гына таптылар. Туган җиреннән бик еракта күмелгән була ул. Кешеләрдән ерак булса да, Аллаһка якын бәндә булды ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе