ХӨЗӘЙФӘ ИБН ӘЛ-ЯМӘН

Хөзәйфә сөйләгән нәрсәгә ышаныгыз, Габдулла ибн Масуд укыганны укыгыз Хәдис “Әгәр теләсәң, мөхаҗир бул (күченеп килүче), әгәр

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Хөзәйфә сөйләгән нәрсәгә ышаныгыз, Габдулла ибн Масуд укыганны укыгыз

Хәдис

“Әгәр теләсәң, мөхаҗир бул (күченеп килүче), әгәр теләсәң, ансар бул. Күңелеңә нәрсә ошый, шуны сайла”.

Аны беренче мәртәбә Мәккәдә күргәч, аңа шундый сүзләрне әйтә.

Ни өчен соң Хөзәйфә мөхаҗир дә, ансар да була ала? Моның тарихы бар.

Аның әтисе Мәккә кешесе була. Ләкин, бер кешене үтергәч, Мәккәдән Мәдинәгә күчә. Андагы Габделашхал кабиләсе белән туганлаша һәм Хөзәйфә исемле уллары туа.

Аннары аңа Мәккәгә килергә комачаулый торган сәбәпләр бетә, ул да анда бара башлый, ләкин Мәдинәдә яшәвен дәвам итә.

Гарәбстан ярымутравында ислам нуры барлыкка килгәч, Хөзәйфә Габс кабиләсеннән Пәйгамбәребез янына килгән 11 кешенең берсе була. Бу пәйгамбәр Мәдинәгә күченгәнче була. Шуңа күрә, Мәккә кешесе булган Хөзәйфә Мәдинә кешесе була.

* * *

Хөзәйфә мөселман йортында үсеп ата-анасының тәрбиясен ала. Алар исламны беренчеләрдән булып кабул иткән кешелрә булалар. Хөзәйфә пәйгамбәрне күргәнче мөселман була.

Ул Мөхәммәт пәйгамбәр белән күрешергә теләгән. Мөселман булганнан бирле ул пәйгамбәр хакында сораштырган. Ләкин аны күрү теләге артканнан-арта барган.

Аны күрер өчен Мәккәгә юнәлгән. Аның янына баргач, ул Мөхәммәттән (с.г.в.) болай дип сораган: «Мин кем, мөхаҗирме, ансармы?» Пәйгамбәр аңа: «Әгәр теләсәң, мөхаҗир бул (күченеп килүче), әгәр теләсәң, ансар бул. Күңелеңә нәрсә ошый, шуны сайла».

- Мин ансар булырга телим, Аллаһ илчесе, - диде Хөзәйфә.

* * *

Аллаһ илчесе Мәдинәгә күченгәннән бирле Хөзәйфә күләгә шикелле гел аның белән булды. Бадрдан башка барлык сугышларында катнашты. Нигә катнашмаганын хәзер ачыклыйбыз. Кечкенә булган дияр идек, хата булыр. Ә чынлыкта исә менә нәрсә булды. Хәзер сүзне Хөзәйфәнең үзенә бирәбез:

«Бадр сугышы вакытында без әти белән Мәдинәдә булмадык. Юлда безне кораеш кяферләре тотты һәм кая барганны сорады. Алар: “Сезгә Мөхәммәт кирәкме?” – дип сорадылар. Без: “Юк, безгә Мәдинә кирәк”, - дидек. Мөхәммәткә аларга каршы сугышта катнашмаска вәгъдә бирсәк, алар безне җибәрергә тиешләр иде һәм шулай эшләделәр дә. Аллаһ илчесеннән киңәш сорадык, ә ул биргән сүзегезне үтәмәсәгез дә була дип белдерде».

* * *

Өһөд сугышында Хөзәйфә әтисе белән сугышкан. Бу көрәштә бер тапкыр да яраланмыйча зур батырлыклар күрсәтә. аның әтисе ничектер мөселманнар куланнан вафат була, ә кяферләрнекеннән түгел. Ничек булган ул? Хәзер сөйлибез.

Өһөд сугышы вакытында Аллаһ илчесе әл-Ямән белән Сабитны хатын-кызларны саклар өчен калдыра, чөнки икесе дә өлкән яшьтә булалар. Көрәш ныгыгач, әл-Ямән иптәшенә әйтә: «Тыңла әле, без барыбер картлар. Үләргә күп калмады. Нигә безгә дә сугышта катнашмаска?» Тегесе риза була. Кылычларын алып сугышка чыгалар. Сабит шаһит булып үлә. Әл-Ямәнне бер мөселман танымыйча үтерә. Хөзәйфә әтием дип кычкырса да, аны беркем дә ишетми. Үлгән вакытта әтисе барысын да кичергәнен әйткәч, улы Мөхәммәт (с.г.в.) әтисе өчен биргән акчаны алмады. Шуңа күрә, ул танылып китте.

Хөзәйфәне сугышларда күзәтеп, Аллаһ илчесе анда 3 сыйфатны күрә: катлаулы мәсьәләләрне хәл итүче акыллылыгы, килеп туган хәлнең төбенә төшенү, сер саклау.

Аллаһ илчесе үзенең сәхабәләрендә яхшы сыйфатларны күргән. Шуңа күрә, ул кешеләрне тиешле урыннарга куйган.

* * *

Мәдинәдә Пәйгамбәргә һәм мөселманнарга төрле зыяннар уйлап йөрүче икейөзле кешеләр күп иде. Пәйгамбәр һәрбер икейөзле кешенең исемен әйтте һәм алар артыннан күзәтергә кушты. Чөнки мөселманнарны саклар өчен кирәк бу. Хөзәйфәне “Пәйгамбәрнең серләрен саклаучы” дип атадылар.

* * *

Аллаһ илчесенә Хөзәйфәнең бу сыйфатлары шушы куркыныч мизгелдә кирәк була. Бу хәл бер сугыш вакытында була (хиҗри буенча 5 елда). Әбү Суфьянның унмеңлек гаскәре Мәдинәне камап ала. Гарәп мәҗүсиләре Мәдинә яһүдләре белән килешү төзиләр. Яһүдләр мөселманнарга тылдан бәреп керергә тиеш булганнар. Блокада дәвам итә, хәл начарлана бара. Хәтта аларның каберләре Аллаһка шикләнә башлаганнар.

Ләкин кораеш халкының дә хәзле яхшылардан булмый. Аллаһ аларга көчле җил җибәргән, ул палаткаларын аударган, әйберлрәен очырган. Ләкин тарихи сугышларда мораль яктан зыян күргәннәр җиңеләләр, ә күңелләрендә тынычлык саклаганнар өстенлеккә чыгалар.

Монда разведкага да зур урын бирелгән. Шул вакытта Хөзәйфә кирәк була. Хөзәйфә кирәкле мәгълүмат туплый. Моның хакында Хөзәйфәгә сүз бирик әле:

«Бу төнне бездән өстә Әбү Суфьянның гаскәре урнашкан, аскы якта яһүдләр бар. Җилле төн иде. Төн шулкадәр караңгы булды, хәтта бармакларны да күрә алмадык.

Икейөзле кешеләр өйләребезгә куркыныч яный дип Пәйгамбәргә әйтеп киттеләр. Ләкин өйләренә бернинди дә зыян килмәгән. Шулай да, рөхсәт алдылар. Алар киткәч, безнең арада 300 кеше генә кала. Пәйгамбәр калган кешеләрне карап чыкты. Минем янга килеп, исемемне сорады. Хөзәйфә дип әйткәч, ул:

- Дошманда нәрсәләр булганын белергә кирәк. Андагы хәлләрне белеп кил әле.

Миңа куркыныч була башлады, шулай ук, көне дә суык иде. Ләкин пәйгамбәр минем өчен дога кылды. Догасын бетергәч тә, миндә булган курку китте, тән дә суыктан калтырамый башлады.

- Минем янга килмичә, беркемне дә рәнҗетмә, - дип миңа әйтте.

Ризалашкач, мәҗүсиләрнең лагерена барып җиттем. Шуларның берсе булып салыштым. Әбү Суфьян нәрсәдер сөйли:

- Кораеш халкы, мин сезгә бер хәбәр әйтергә телим, ул Мөхәммәткә барып ирешмәскә тиеш. Шуңа күрә, үзе янында утыручыга карасын.

- Син кем, - дип сорадым мин, үзем янында утыручы кешедән.

- Мин шул, - дип, исемен әйтте.

- Кораеш халкы,- дип дәвам итте сүзен Әбү Суфьян .-Вәллаһи, сез үлә яздыгыз. Атларыгыз бетте, яһүдләр дә ташлап киттеләр. Көчле җил дә булды. Шуңа күрә, кирегә кайтабыз.

Пәйгамбәр янына барып барысын да сөйләдем. Бу хәбәр аны сөендерде».

* * *

Хөзәйфә икейөзлеләргә карата барлык серләрне дә саклаган. Хәлифләр моның хакында аннан ярдәм сорап килгәннәр. Гомәр, әгәр бер кеше үлсә, Хөзәйфә җеназа намазында булдымы дигән сорау бирә. Әгәр ул булса, мәет өчен дога кылган, әгәр булмаса, шикләнеп кылмаган.

Беркөнне Гомәр Хөзәйфәдән: “Өлкә башлыклары арасында икейөзле кешеләр бармы?” – дип сорый. “берәү бар,” – дип әйтә ул. Ләкин кем икәнен әйтеп бирмәде. Хөзәйфәнең сүзләренә караганда, Гомәр кем икәнлеген белеп, эшеннән азат итте.

Хөзәйфә мөселманнар өчен фарсыларның кайбер шәһәрләрен басып ала. Шулай ук. Ул Аллаһ китабын туплауда катнаша.

Шуңа карамастан, Хөзәйфә үзенең күңеле өчен курыккан. Үлер алдыннан таң аткан чак була. Хөзәйфә: “Мине утка ыргыта торган иртәдән сакла”, - дип дога кыла.

Шулай ук, кәфенлекнең дә кирәк кадәр генә алырга кирәклеген әйтә. Аннары ярлылык бай булуга караганда яхшырак икәнлеген әйтә. Үлгәндә дә: “Тәүбәдән дә яхшырак нәрсә юк”, - ди.

Аллаһ аны кичерсен иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе