Изге айда - изге гамәлләр (Рәҗәб ае)

Рәҗәб - Ислам динендә булган дүрт изге айның берсе. Бүген менә- Рагаиб кичәсе көне, кичә Рагаиб кичәсе иде, Пәйгамбәребезнең әти-әнисе

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

Рәҗәб - Ислам динендә булган дүрт изге айның берсе. Бүген менә- Рагаиб кичәсе көне, кичә Рагаиб кичәсе иде, Пәйгамбәребезнең әти-әнисе никахлашкан-кавышкан көннәр, бәйрәм көне. Үзе җомга көн, үзе Рагаиб кичәсе көне. Икеләтә бәйрәм көн бу. Җомга көнне шундый бер сәгать бар, шул сәгатьтә теләгән теләк кабул булмыйча һич калмас, ди. Менә аның кайсы сәгать икәнен бер Аллаһ Тәгалә генә белер, ди. Шуңа күрә җомга көн кояш баеганга кадәр зикердә булып, Аллаһ Тәгаләне олуглап, авызларыбызны начар сүзләрдән тыеп, яхшы теләкләрдә генә йөрергә кирәк.

Без кайвакыт, үзебез дә уйламастан, балаларыбызга, туганнарыбызга, якыннарыбызга теләсә нәрсә кычкырып куябыз. Җомга көнне безнең уйламыйча әйткән сүзебез афәтләр китерүе бар. Балаларыбыз авырып китсә, нәрсә булды икән, дип борчылабыз. Үзебезнең уйламыйча әйткән сүзләребезнең дә балаларыбызга зыян булып төшүе бар бит. Җомга көннәрендә яман гадәттән бигрәк тә сак булырга кирәк. Адәм баласының нәфесе бар, теле бар, күңелендә төрле уйлар бар. Әмма начар теләкне беркайчан да теләмәскә кирәк. Җомга көнне шушы теләкләрнең кабул була торган бер сәгатенә туры килүе бар.

Рәҗәб аенда Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. Айның 27 нче кичәсендә Пәйгамбәребез күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә белән очрашкан. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда мөселманнар тарихына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да Рәҗәб ае - изге ай санала. Шәгъбан ае да - изге ай. Аннары изге Рамазан ае килә. Шушы айлар безнең Рамазан аена әзерлегебез дә булып тора. Рәҗәб аенда без инде Рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз. Нәфел уразалары тотабыз, садәкалар бирәбез. Шулай иттереп, без күңелебезне сафлап, Аллаһ Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз. Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы, һәркайсыбызның эшләгән гөнаһылары бар, аларны искә төшерергә кирәк. «Әстәгъфируллаааһ»ны күп әйтергә, гөнаһларыбызга тәүбә кылырга кирәк. Берәү, гөнаһысын искә төшереп, шуңа тәүбә итсә, тәүбә кылса, үкенсә, яңадан бу гөнаһларны кабатламаса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтүенчә, аның мондый гөна-һысы кичерелгән дип санала. Димәк, безгә начар эшне эшләгәнебезгә үкенергә кирәк, тәүбәгә килеп, «Әстәгъфируллаааһ» дип. һәм инде «Кәлимәтүл истигьфәр»не әйтсәк тә бик әйбәт, һәм соңыннан ул бозыклыкны яңадан кабатламаска кирәк. Шуңа көч табабыз икән, димәк, Пәйгамбәребез әйткәнчә, шушы гөнаһ ярлыкан-ган дип санала. Тәүбәгә килгәнсең икән, Аллаһ Тәгалә шушы гөнаһыңны ярлыкасын өчен, шул тәүбәңә үлгәнче тугры калырга кирәк. Калган намазларыбызны, калган уразаларыбызны да изге айларда үтәү яхшы, чөнки бу - Аллаһның рәхмәт айлары. Бу -гамәлләребезнең кабул ителә торган айлары. Аллаһ Тәгалә әйтә: Рәҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар, -ди. Бу изге айларда әҗер-савап 100 мәртәбә артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръәннән бер аять өйрәнсәк, бер хәреф өйрәнсәк, (Аллаһның безгә вәгъдә кылган әҗер-сава-бы бар) бер хәрефкә - ун савап тияр, ди. Башка чакта бер хәрефкә - ун савап була, дисәк, изге айларда өйрәнгән бер хәрефебезгә мең савап та булырга мөмкин, һәм Рамазан аенда исә бер хәрефкә җиде меңгә кадәр савап була. Менә шуңа Аллаһның шушындый рәхмәт айлары. Бу айларда, садәка биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерүдә бик саваплы. Арабызда бар ятимнәр, бар авыру кешеләр, бар тумыштан гарипләр. Андый кешеләрнең генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең, танышларыңның, дусларыңның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, садәкалар бирергә кирәк. Хәлләрен белеп, аларны сөендерү, әлбәттә - бик тә саваплы гамәл.

Менә шундый эшләргә без шушы айларда хирыс булырга, шушыларны башкаруга гадәтләнергә тиеш. Бу айларда яман эшләрне куеп торырга кирәк. Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан айларында, яман эшләребезне куеп, изге эшләрне күп эшләсәк, Аллаһның, бәлки, безгә рәхмәте булыр. Без инде, бәлки, яман эшләрне бүтән кабатламабыз да. Телләребезне дә, күңелләребезне дә пакьләрбез яман сүзләрдән. Рәҗәб аен, изге ай дип санап, аны кадерләп, Аллаһ Тәгалә кушканча, әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, Рамазан айларында да Аллаһ Тәгалә каршы-сында чиста булып, пакь булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләребез белән күренеп калыйк.

* * *

Безнең өстебезгә биш төрле фарыз йөкләнә. Беренчесе -иманны яхшы белү, икенчесе - биш вакыт намаз, өченчесе -зәкят, дүртенчесе ураза, бишенчесе - көче җиткән кешегә хаҗ. Әгәр динебезгә ниндидер тарафтан куркыныч янаса, шул вакытта динебезне яклап көрәшкә чыгу - җиһад дип атала. Бу - безнең бурычыбыз, ягъни алтынчы фарыз шикелле. Без моннан тайчансак, без моннан читтә калсак, без гөнаһ эшләгән кешеләр булабыз. Үзебезне мөселман диеп саныйбыз икән, без Аллаһ Тәгаләгә, Пәйгамбәребезгә тел-теш тидергән кешеләргә каршы чыгарга тиешбез. Чөнки бу - Ислам диненә янаган куркыныч. Инде каршы чыгарга көч табалмыйбыз икән, аңа йөрәгебез җитми икән, без бу дин дошманнарын ташлап китәргә, алар янында тормаска тиеш. Динебезгә афәт янамаган вакытта дингә өндәү -безнең бурычыбыз. Бүгенге гандә, Аллаһка шөкер, корал тотып динне яклау ихтыяҗы юк. Дингә өндәү бүгенге көндә безнең алтынчы фарызыбыз булып, бурычыбыз булып тора. Бу эш иң элек үз гаиләңнән башлансын, үзеңнән, хатыныңнан, балаларыңнан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: сезнең хәерлегез шул кешедер ки, ул үзенең өйрәнгәнен икенче кешеләргә җиткерә, -диде. Коръәни Кәримдә дә аять бар:

- «Үә мән әхсәнү каүләм-миммән дәгәәә иләәллааһи үә гәмилә-саалиһәү үә каалә иннәнии минәл-мүслимииин». («Фуссыйләт», 33) -Аллаһ Тәгаләнең сүзен кешеләргә җиткерүче кешедән дә күркәмрәк кешеләр булмас, -диелә. Менә монысы -Аллаһ Тәгалә сүзе, Ул үзе әйтә. Миңа сүземне кешеләргә җиткерүчеләрдән дә якынрак кеше булмас, - ди. Пакыстаннан үзләренең җылы өйләрен, гаиләләрен, байлыкларын калдырып, шушында килгән кешеләр - алар алтынчы вазифаларын, алтынчы бурычларын үтәргә дип чыккан кешеләр. Араларында төрле һөнәр кешеләре бар: укытучылар, врачлар, экономистлар. Алар, үз хисапларына, бер-ике ай ял алып, безне дингә өндәргә, Аллаһ юлына чакырырга чыкканнар, һәм без болар-дан куркып, шикләнеп калырга тиеш түгел. Аларны ачык йөз белән каршы алырга кирәк. Аларның әйткәннәрен, вәгазьләрен тыңларга кирәк. Күпләребез, җомга көнне, җылы өеннән чыгып, мәчеткә килергә үзендә көч табалмый. Килә алмавына 40 төрле сылтау таба: аңа йә мулласы, йә мәчеткә йөргән кеше ошамый. Сиңа мәчеткә йөргән кешенең ошавы нигә кирәк, Аллаһка иман китергән икән, шушы иманы аны мәчеткә чакырырга, мәчеткә китерергә тиеш. Монда ул Аллаһ Тәгалә каршында булган фарызын үти. Аның монда килеп фарызын үтәве беребез өчен дә түгел, Аллаһ Тәгалә өчен дә түгел, бары тик үзе өчен генә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

- «Ин әхсәңтүм әхсәңтүм ли әңфүсикүм үә ин әсәэтүм фәләһә» (17:7). - Кылган яхшылыкларыгыз, яхшылык кылсагыз, үзегез өчендер, начарлык кылсагыз да, аның зарарын фәкать үзегез генә күрерсез, - ди.

Без нәрсәдер эшлибез икән: садәка бирәбезме, Коръән укыйбызмы, мәчеткә барабызмы, моның файдасы фәкать үзебез өчен генә. Аллаһ Тәгалә безнең намазыбызга да, биргән садәкабызга да, чалган корбаныбызга да мохтаҗ түгел. Аның үз дәүләте үзенә җиткән. Бу эшләгән эшләребез - үзебез өчен, ахирәтебез өчен, балаларыбызның киләчәге өчен. Бер риваять бар. Берәү сорый Аллаһ Тәгаләдән: «Үзеңнең каршыңдагы иң ямьсез кешене миңа күрсәт әле», -дип. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әнә, кара әле», - ди. Караса, урамда, пычракта бер кеше исереп, аунап ята. «Минем каршымда шушыннан да күңелсез кеше юк», -ди Аллаһ Тәгалә. Икенче көнне теге кеше әйтте Аллаһ Тәгаләгә: «Син, - диде, - миңа каршыңдагы иң якын кешене күрсәт», -диде. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әнә, кырга чык та кара!» -ди. Анда исә бер әдәм баласына табигатьне күрсәтеп йөри. Кырдагы чәчәкләрне, хуш исләрне, агачларны, матурлыкны, җирләрне, күкләрне. Үзе: «Менә боларның барысын да Аллаһ Тәгалә яралткан, балам, боларның барысының да хуҗасы - Аллаһ Тәгалә. Без барыбыз да Аллаһка гыйбадәт кылырга тиеш», -ди. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Мине зурларга өйрәткән кешедән дә якынрак кеше юк», - диде.

Кайвакыт улыбызга, йә булмаса, күрешебезгә: «Әйдә, мәчеткә барыйк, шушы эшне эшлик әле», -дигәч, ул безгә бер кире сүз әйтсә, бөтен дөньябыз җимерелгәндәй була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), берәүне дингә керергә өндәп, аңа 100 мәртәбә мөрәҗәгать итте. Сәхабәләр: «Йә, Расүлүллаһ, инде бу кешедән өмет өзеп, кул селтәгәнсеңдер», -диделәр. Пәйгамбәребез: «Нишләп өмет өзим, бәлки аның күңеленә һидәят 101 нчесендә керер», -диде.

Без кайвакыт күршебезне яки танышыбызны: «Әйдә, җомгага кил әле», -дип чакырабыз да, ул безне сүгеп ташласа, безнең өчен шуның белән эш бетә, тукталып калабыз.

Үзебез күпмедер хаклыкны күргәнбез, хак юлга кергәнбез икән, башкаларны да шушы юлга өндик, чөнки үлем хак булган шикелле, кыямәт көне дә хак. Тәмугтагы танышларыбыз безгә: «Үзең барганда ник мине дә мәчеткә чакырмадың, үзең хак юлны тапкач, ник мине дә өндәмәдең?» - дип, безгә үпкә белдерәчәк. Йә булмаса, без үзебез, ниндидер начарлыкка иярсәк, шул кешегә үпкә белдерәчәкбез. Шуңа күрә бу дөньяда, әле мөмкинлегебез барында, хак юлны табыйк һәм башкаларны да шушы юлга өндик. Әйткәнемчә, бер яхшылыкның йөз яхшылык булып языла торган ае.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе